Эчтәлеккә күчү

Мантра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мантра latin yazuında])
«Ом намах шивая»мантрасы

Ма́нтра (санскр. मन्त्र, «психик гамәл башкару коралы»[1], башка мәгънәдә "шигырь", "сихер сүзе", "әфсен", "тылсым","ырым" [2]) — Һинд динендә, Буддизмда һәм Джайнизмда кагыйдә буларак аны тәшкил итүче авазларны дөрес итеп әйтергә тиеш булган изге текст, сүз яки иҗек. Мантраларны псаломнар, догалар һәм тылсымлы сүзләр белән чагыштыралар. Һинд дине тарафдарлары фаразлаганча, мантра - ул акылга, эмоцияларга һәм хәтта тышкы әйберләргә дә йогынты ясаучы сөйләмнең билгеле формасы. Гадәттә мантра Санскрит телендә берничә аваз яки сүзнең сүзтезмәсе. Шул ук вакытта мантраның һәрбер сүзенең, иҗегенең һәм хәтта аерым авазының тирән дини мәгънәсе булырга мөмкин (мәсәлән, иң мәшһүр мантраларның берсе - сакраль "Ом" авазы, аны кайбер дини-фәлсәфи тәгълиматларда өч авазның (А, У һәм М)ның комбинациясе дип санарга мөмкин, аларның һәрберсе, үз чиратында, төрле мәгънәләргә һәм аңлатмаларга ия).

« ТЕКСТ
Ике төп сыйныф мантралар бар. Беренче сыйныфка үзенең гамәлендә мантра көчен башкарган һәм нәтиҗәләрен сизгән шәхестән тапшыру-кабул итүне таләп ителгән мантралар.<…>Икенче сыйныф, нәтиҗәләрне шундый тапшыруга бәйсез рәвештә нәтиҗәләргә китерә дип санала.

Бу очракта яңгырауны җентекләп кабатларга кирәк. Иң мөһим Һинд дине мантрасы - Ом.

А. В. Парибок
»

Мантралар Веда чыгышлы - Һинд дине әдәбиятында күп мантралар бар. Мантралар шулай ук Буддизмда һәм Джайнизмда кабул ителгән. Һинд дине әдәбиятының рәтендә расланганча, мантраларны өч иң югары каста гына җырлый ала, ә башкалар садхананы мантраларны декламацияләмичә генә башкарырга тиеш дип әйтелә. [3].

Буддизм мантрасы мисалы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Парибок А. В. Матра // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм, под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996. — С. 262. — ISBN 5-250-02557-9.
  2. Мантра 2016 елның 31 май көнендә архивланган. // Жуковская Н. Л., Корнев В. И. Буддизм как культурно-исторический феномен. — М.: Республика, 1992. — 288 с. — ISBN 5-250-01657-X.
  3. Махабхарата 12.298.29; Бхагавата-пурана 7.11.24; Гаруда-пурана 2.19.21, 2.32.13; Ману-смрити 10.127