Казан тирәсендә Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан тирәсендә Һинд дине latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Борынгы заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәяхәтче Ибн-Фадлан 921-922 елда Болгарга сәфәр кылганда, анда сәүдә иткән русларның соңгы юлга озату йоласы белән кызыксынып, аны язып куйган. Әгәр дә ул рус затлы кеше булган, аны байлыклары һәм хатыннары белән зур көймәгә салып елгага җибәреп яндырганнар. Бу бераз бозылган Һинд дине сати йоласына охшаган. Әгәр дә ул рус кешесе ярлырак булса, аны кечерәк көймәгә салганнар.

Г.Семирадский "Болгарда затлы русны соңгы юлга озатуы" (1833)


Рус телендә Санскрит теленә охшаш сүзләр күп: "Кришна" - "крыша", "Вишну" - "всевышний", һ.б.
Шулай ук кайбер юрамалар буенча Гайсә Пәйгамбәр Һиндстанда өйрәнгән, анда ул сиддхиларга (мистик көчләргә) ия булган, ул Ведик тәгълиматын шудралар арасында тараткан һәм дини табынуда каста тигезлеген дәгъва иткән. Орисса штатыннан брахманнар Гайсәне шуның өчен куганнар дигән фараз бар. (Николай Нотович "Гайсәнең таныш булмаган тормышы")
Тәүраттагы Нух пәйгамбәр тарихы Һинд динендәге Матсья хикәясе белән охшаш.
Мари дине исә табигать көчләренә ышануга нигезләнгән, аны кеше хөрмәт итәргә тиеш. Марилар күп Ходайларга ышанганнар (һәм кайберәүләр ышаналар да), аларның исеме Юмо булган, иң олысы Олы Ак Ходай (Ош Кугу-Юмо) булган. XIX гасырда мәҗүси ышануларга күршеләрнең монотеистик карашлары йогынтысы белән Бердәм Ходай Тÿҥ Ош Поро Кугу Юмо (Бердәм Якты Юмарт Бөек Ходай) культы аякка баскан. Бу ышанулар һәм Һинд дине арасында параллельләр үткәреп була.

Мари халкының каһиннәре-"карт"лар сурәте


Мукшы халкының дога кылуы.
Җәмәгать дога кылулары (озкст) һәм очраклы дога кылулар (озондомат) традицион календарь буенча билгеле урыннарда һәм билгеле хәлләрдә (корылык, йот) үткәрелә. Җәмәгать табынуларын гадәттә изге урманнарда (репеште), һәм шулай болында, ерганакларда (озондома лотка) яки өйдә үткәрелә. Кереметь дигән урында ярсулы Ходайларга табыналар. Кереметь елганың урманлы ярында урнаша, анда якында изге агачлар иняру шуфтт үсә: каен, имән, усак. Бабаларны искә алу Атянь пъшкядема елга буенда, куе таллар үскән җирдә үткәрелә, шундый урынны элек
ямкаль дип атаганнар. Дога кылуны гомер буена сайланган каһин инятя һәм каһинә ёнцава (элекке заманнарда -имбаба) үткәрә, өйдә табынуларны — ыру башы. Барлык изге әйберләр инятя өендә сакланалар. Шуларга изге чүмечләр (иняру кечет), изге мичкә (иняру парь), иганә өчен мичкә (озкспарь), дога эчемлекләре поза һәм пуре өчен савытлар, пешерү вакытында эчемлекләрне бутау өчен изге ишкәк (иняру миле) , корбан пәкесе (иняру пеель) һәм башка дога кылу вакытында кулланган әйберләр керә. Инятяга ярдәм итү өчен өч аксакалны «пурень тии атят» сайлыйлар, алар дога эчемлеген пурены әзерлиләр. Инятя аларга озкспарь бирә һәм алар дога кылуга кадәр иганә җыя башлыйлар. Иганә бирүдән баш тарту гөнаһ (пеже) дип санала. Шулай ук изге агачларга, изге ташларга табыналар. Табынуларның атамаларыː

  • Юрхтонь озкc — йорт, гаилә, учак турында
  • Айгор озкс — атлар турында
  • Лисьмонь озкс — чишмә янында
  • Келувонь озкс — изге агач - каен янында
  • Тумонь озкс — изге агач - имән янында
  • Пяшень озкс — изге агач - юкә янында
  • Пичень озкс — изге агач - нарат янында
  • Сувафтомань озкс — яз көне, болында, көтүне болыннарга чыгарганчы
  • Веле озкс — авыл турында
  • Юрхтава озкс — йорт һәм учак турында
  • Видемозкс — уҗымнар чәчкәндә
  • Пакся озкс — болын турында
  • Варма озкс — җил турында
  • Лайме озкс — болын турында
  • Пизем озкс — корылык вакытында яңгыр турында дога кылу
  • Атянь пъшкядема — бабаларга табыну, елга буенда, таллар булган урында башкарыла.
  • Од тол — Яңа учак. Бәла яки кырылу вакытында ут белән чистарыну.

Л.Н.Гумилёв "Борынгы төркиләр" китабында язганча:
Борынгы төркиләрдә Күк культы - Тәңречелек [1] - орхон язмалары тарафыннан теркәлгән: "Башта өстә зәңгәр күк булган, ә аста караңгы җир, алар арасында адәм балалары пәйда булган"; Күк-Тәңре (Зәңгәр Күк) - ул материаль булмаган күк, күренә торган күккә капма-каршы куела. Күккә корбан чалу XIX гасырда качинецлар арасында тасвирланган. Табыну объектлары "Күк һәм Кояш" булган. Бу, мөгаен, кытайлар "Вэйшу"да язган йолага туры киләдер.

Бу борынгы Төркиләрнең Кояшка табыну культы һәм Һиндлеләрнең Сурьяга табыну культы белән параллельләр үткәреп була. Шулай ук, хәзерге заманга кадәр татарлар арасында "багучылар" булган - алар ногыт борчагы чәчеп, мәсьәлән, югалган сыерны таба алган булганнар. Шулай ук "өшкертүче"ләр дә бар - алар әфсен-төфсен укып дәвалый дигән ышаныч бар. Татарлар еш "Тутыйнамә" (бу "Шукасаптати" әсәренең тәрҗемәсе) һәм бигрәк тә "Кәлилә вә Димнә" (бу "Панчатантра"ның тәрҗемәсе) китапларын укыганнар.
Мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай, мәсьәлән, үзенең шигырендә шундый фикерләр әйткән:

Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,

Ит исе, тире исе аңкый иде…

Бар да сөйли кайда нәрсә алганын.

Бу базарда күпме табыш калганын.

Шул кадәр туйдым тире ит исенә,

Валлаһелгазим, икенче бармыймын.

Мөселманнарда һәм Һинд дине тарафдарларда кайбер кагыйдәләр туры килә. Мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәр уң кул белән ашарга өйрәткән, бу Һинд диненә туры килә. Кәгъбә гыйбадәтханәсен әйләнеп йөрү - бу шулай ук Һинд дине гадәтләренә охшаш, әмма Һинд дине тарафдарлары изге кеше яки изге гыйбадәтханә тирәли сәгать йөреше буйлап әйләнәләр. Шулай ук планеталар үзләренең гурулары йолдыз яки Кояш тирәли хөрмәт итеп әйләнеш ясыйлар.

Хәзерге вакытта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда Петербург урамында Кришна тарафдарлары

1989 елдан бирле Казанга Кришна аңы дәгъвачылары - Маму Тхакур-дас һәм Ананта-махатмья-дас килә башлаганнар. Ананта-махатмья Казанда 1991 елда Татарстан "Санкиртана" дәгъва үзәген теркәгән. 1992 елда Юдино бистәсендә сәламле Тамара дигән хатын Кришнаитларга өйнең яртысын акчасын шунда ук бөтенесен түләмичә, соңрак түли торган итеп саткан. Монда Кришнаитлар прасад пешерә башлаганнар. Ул вакытта прасад булып тәмләткечле борчак һәм тминлы икмәк иде. Хәзер Казанның Юдино бистәсендә, Сортировочная, 13а адресы буенча Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) гыйбадәтханәсе эшли. Аңа кадәр (11.04.2018) 46-нчы һәм 72-нче автобуслар йөри ("Тимерьюлчылар Мәдәният Сарае" тукталышы), шулай ук якында "Көньяк Парк" тимер юл станциясе урнашкан, монда шәһәр яны тимер поезды йөри.
Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафдарлары шулай ук "Бхакти-Врикша" ("Ходайга мәхәббәт агачы") җыелышларына йөри. Монда алар изге язмалар турында сөйләшәләр, киртан җырлыйлар, джапа медитация укыйлар, фәлсәфә, әдәп турында өзекләр укыйлар һәм прасад ашыйлар. Сезнең районыгызда якын булган Бхакти-Врикшаның адресын [2] сайтында табып була. Шулай ук Казанда башка Сампрадая тугърылары да бар (Шри Саи Баба, һ.б) һәм шулай ук Һинд динендәге чит ил кешеләре (студентлар, сәүдәгәрләр) күп.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Л.Н.Гумилев "Древние Тюрки", "Наука", главная редакция Восточной литературы, М., 1967;
  • А.П.Ковалевский "Книга Ахмеда-ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 г.", Издательство Харьковского Государственного Университета, Харьков, 1956.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]