Якшалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якшалар latin yazuında])
Якша сурәте. Амаравати, III гасыр, Токио Милли Музее.

Я́кша (санскр. यक्ष, санскр. (IAST) yakṣa), яки Пали телендә яккха — Һинд динендә, Буддизмда һәм Джайнизмда — агачлар белән ассоциацияләнгән һәм табигый хәзинәләрнең саклаучылары булып торган табигый рухларның бер төре.[1]. Хатын-кыз формасы — якши яки якшини. Бер яктан, якша урманнар һәм таулар белән ассоциацияләнгән зыянсыз мәхлукат булырга мөмкин, ә икенче яктан Ракшасага охшаш кешеашар-монстр, куе урманда юлчыларны ашаучы усал рух яки шәйтан булырга мөмкин. Калидасаның "Мегхадута" поэмасында якша сөйгәне белән аерылганга күрә интегүче булып күрсәтелгән һәм ул сөйләүче булып тора. Моның белән контрастта "Якшапрашна" ("Якша сораулары") дигән дидактик Һинд дине трактатында якша күрсәтелгән. Монда ул Юдхиштхира каһарманы тормышына янаучы куркыныч кешеашар, сулар рухы булып күрсәтелгән. Һиндстан сәнгатендә якшалар я дәһшәтле гаскәриләр буларак, я юан гномнар буларак күрсәтелә. Якшини дип аталучы якши кызлары зур күкрәкле һәм ботлы гүзәл, елмаючы, түгәрәк битле кызлар буларак тасвирлана. Көньяк Һиндстанның Керала штатында якшини сихерче-вампирлар буларак сурәтләнә. Шри-Ланкада наглар, ракшаслар һәм дэвлар белән беррәттән мифик асаба халык булып санала.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. yaksha. Encyclopedia Britannica. әлеге чыганактан 2012-04-23 архивланды. 2007-07-15 тикшерелгән.