Матсьендрасана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Матсьендрасана latin yazuında])

Матсьендрасана (Санскрит телендәː मत्स्येन्द्रासन}}; IAST: Matsyendrāsana), Балыклар Ходае Позасы, ул Хатха Йогада асана. Тулы формасы катлаулы Парипурна Матсьендрасана (Санскрит телендәː परिपूर्णमत्स्येन्द्रासन}}), бу парипурна, камил сүзеннән, Матсьендра, Хатха Йогансының нигезләүчеләрнең берсе һәм асана, позиция. Гадирәк һәм җиңелрәк вариант - ул Ардха Матсьендрасана (Санскрит телендәːअर्धमत्स्येन्द्रासन), бу ардха, яртыдан.[1][2] Асана гадәттә утырган килеш сыртны борып күрсәтелә, аның юрамалары күп, һәм аның ярым формасы Хатха Йоганың күп системаларында унике төп асаналарның берсе.[3]

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Санскрит сүзләре ардхадан килеп чыга, моның мәгънәсе "ярты", Матсьендра, бу Хатха Йога нигезләүчеләрнең берсе.[4][5] (аның исеме үз чиратында "балыкларның Ходае") һәм асана (आसन ), моның мәгънәсе "позиция".[6]

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер аяк идәнгә капма-каршы аяктан тыш яссы итеп куела һәм торс өстәге аякка таба сыгыла. Астагы аяк табаны капма-каршы боттан тышта итеп бөгелгән булырга, яки бармаклары вертикаль итеп куелып сузылырга мөмкин. Куллар сыгылган торсны тотар өчен һәм күп конфигурацияләрдә бөгелгән булырга мөмкин (Баддха Ардха Матсьендрасана), я кулларны, я капма-каршы кулларны тотып.

Юрамалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ардха Матсьендрасана I[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу позициядә бер аяк җирдә бөгелгән итеп утырыгыз, табан тәнгә бөгелгән, һәм башка аяк тән буйлап кисешкән итеп куела, тез бөгелгән һәм күтәрелгән һәм аяк җирдә башка аяктан тышта. Тәнне бөгегез һәм күтәрелгән тезне тотыгыз; яки кулны күтәрелгән тезне басыр өчен уздырыгыз; яки кулларны арка артында тотыгыз.[7]

Ардха Матсьендрасана III[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ардха Матсьендрасана I-дән, аскы аяк Падмасанага таба хәрәкәтләнә (Лотос Позициясе) һәм куллар нинди булса да табанны тотар өчен бөгелә.[7]

Файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ардха Матсьендрасана аркага нигездән арканың өстенә кадәр сыгылырга мөмкинчелек бирә. Бу асана арка нервларын һәм бәйләмнәрне тонлаштырырга ярдәм итә һәм ашкайнатуга ярдәм итә һәм бавыр һәм панкреатит саулыгына ярдәм итә.[8] Хатха Йога Прадипика раслаганча ул апетитны арттыра, авыруларны бетерә, һәм тәндә кундалинины күтәрә.[4]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Half Lord of the Fishes Pose. Yoga Journal. 9 April 2011 тикшерелгән.
  2. Yoga poses, Ardha Matsyendrasana, Half Spinal Twist:. 9 April 2011 тикшерелгән.
  3. The Half Spinal Twist - Ardha-Matsyendrasana. Hatha Yoga. Advaita Yoga Ashrama. әлеге чыганактан 2013-06-16 архивланды. 6 May 2013 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Iyengar, 1979, 273 бит.
  5. Maehle, Gregor; Gauci, Monica (November 2009). Ashtanga Yoga - The Intermediate Series: Mythology, Anatomy, and Practice. New World Library. p. 43. ISBN 978-1-57731-669-5. https://books.google.com/books?id=OhYeGdNK0UoC&pg=PA43. 
  6. Long, Ray (22 January 2011). Yoga Mat Companion 3: Anatomy for Backbends and Twists. Greenleaf Book (Distributor). p. 162. ISBN 978-1-60743-944-8. https://books.google.com/books?id=iGTIdmn6RgsC&pg=PA162. Retrieved 9 April 2011. 
  7. 7,0 7,1 Iyengar, B. K. S. (1979). Light on Yoga (Revised ed.). New York: Schocken Books. pp. 259–262, 270-273. ISBN 978-0-8052-0610-4. 
  8. Yogeswar (1980). Textbook of yoga. Yoga Centre. p. 161. https://books.google.com/books?id=eRUaAAAAMAAJ. 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]