Тал Барахи Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тал Барахи Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Башка исеме - Күл Гыйбадәтханәсе. Координаталары: 28°12′26.64″N 83°57′13.06″O. Непалда, Каски даирәсендә, пагода архитектурасы тибында Тал Барахи гыйбадәтханәсе

Тал Барахи Гыйбадәтханәсе шулай ук Күл Гыйбадәтханәсе яки Барахи Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм, ул ике катлы пагода гыйбадәтханәсе,[1] ул көнбатыш Непалның Гандаки зонасының Каски районында урнашкан.[2] Бу Ходайларны саклаучы Дурга (Барахи) Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Покхарада Пхева Күленең көньяк-көнчыгыш бүлегендә кечкенә утрауда урнашкан.[3] Гыйбадәтханәгә Һинд дине тарафдарлары да, Буддизм дине тарафдарлары да йөри.[4]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу гыйбадәтханәне нигезләү турында күп хикәяләр бар. Аларның берсе түбәндә тасвирланган:
Патша Кулмандхан Шаһ (Каскиның беренче Шаһ патшасы) төшендә күргәнчә гыйбадәтханә күл өстендә булган. Алиһә Дурганың бөек тугърысы Патша Кулмандхан Шаһ гыйбадәтханәне Пхева Күленең урта утравында төзегән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Barahi Temple, Pokhara. Nepal.com. 9 April 2015 тикшерелгән.
  2. Taal Barahi Temple (Lake Temple). Np.geoview.info. 9 April 2015 тикшерелгән.
  3. Taal Barahi Temple in Pokhara. Thelongestwayhome.com. 9 April 2015 тикшерелгән.
  4. Taal Barahi Temple. Wikimapia.org. 9 April 2015 тикшерелгән.