Кали-Гандаки
| Кали-Гандаки | |
|---|---|
| Су агымы башы | Дхаулагири[d] |
| Кушыла: | Gang |
| Кушылдыгы | Myagdi Khola[d], Трисули[d] һәм Rahughat Khola[d] |
| Су җыю бассейны | Ganges Basin[d] |
| Су чыгымы | 1760 ± 0,001 м³/с |
| Бассейн мәйданы | 46 300 км² |
| IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме | ХТСБ II категориясе: милли парк[d] |
| Дәүләт |
|
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 52 метр |
| Озынлык | 630 km |
| Бассейн категориясе | [d] |
, , һәм
Га́ндак (Нараяни; Непал телендә: कालीगण्डकी नदी, Һинди телендә: कालीगण्डकी) — Непалда һәм Һиндстанда елга, Непалның дүрт иң зур елгаларының берсе.
Өске агымында елга Ка́ли-Га́ндак исеменә ия. Елганың башы Гималайларда, тамагы Музтанг-Кхола һәм Кьюгома-Кхола елгаларының кушылган урыны.[1].
Елганың бассейны Непалның үзәк өлешен алып тора. Елганың башлары янында Мустанг патшалыгы урнашкан, ул Тибет белән янәшә. Елга Гангка Патна (Һиндстан) районы тирәсендә коя.
Тарихта үзән Һиндстан һәм Тибет арасында сәүдә юлы һәм тоз белән сәүдә юлы буларак мәгълүм.
Елга үзәне Гималайлар сыртын һәрберсе 8000 м дан югары булган дөньяның ике иң өске түбәсе - Аннапурна һәм Даулагири арасында кисүе белән мәшһүр, түбәләр арасында ара - 35 км. Бу урында елга 2540 метр биеклегендә ага, шуңа күрә Калигандак тарлавыгы - дөньяда иң тирән тарлавык.
Тарихи мәгълүматлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XVI гасырда елга үзәнендә Чаубиси морзалыклар конфедерациясе барлыкка килде, ул 1786 елга кадәр булган.
Непалда гражданнар сугышы вакытында үзән кайвакыт Маоистлар контроле астына төшкән. Үзән аша туристик трассалар үткәнгә күрә, Маоистлар туристлардан якынча 5-10 доллар салым җыйганнар, моны "үз ихтияр" буенча бүләк яки төркемнәрне "саклау" өчен акча дип атаганнар, моның өчен салым ике мәртәбә алынмасынга язулар биргәннәр. Туристлар саны күп булса да, Маоистлар һәм туристлар арасында инцидентлар булмаган.
Традицион һәм популяр мәдәнияттә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гандаки елгасы борынгы Санскрит эпосы Махабхаратада искә алына.
- Аның эволюциясе Шива-пуранада, Кумарахандта, Шанкхачуданы үтерү бүлегендә тасвирланган.
- Дэйвид Аттенбороуның икенче табигать документаль сериалы "The Living Planet"-ның Кали Гандаки Тарлавыгында уза.

Рамгһатта Сьянгҗа Районын һәм Палпа районын бүлүче Гандаки елгасы.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Муктинатхка юлдан Гандака үзәненә күренеш
- Мустанг районында Гандак
- Аннапурна һәм Дхаулагири арасында Гандак

