Маһабһаратам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маһабһаратам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Маһабһаратам
Kurukshetra.jpg
Атама महाभारतम्
Жанр Эпос
Автор Вьяса
Әсәр яки аның атамасы теле санскрит
Авторлык хокуклары статысы иҗтимагый милек[d]
Commons-logo.svg Mahabharata Викиҗыентыкта

«Маһабһа́ратам» (санскр. महाभारतम्, mahābhāratam IAST, «Бһарата токымы турында хикәя», борынгы патша Куру токымы Бһарата патша исеме хөрмәтенә) — борынгы Һинд эпосы. Дөнья мәдәниәтенең иң зур әдәби әҫәрләренең берсе, «Маһабһаратам» — катлаулы, эпик хикәяләр комплексы. Унсигез китаптан (парва), 75 меңдән  ике юллыклардан (шлока)  тора, бергә алганда Илиада һәм Одиссеядан күпкә озынрак. «Маһабһаратам» — күп образлар һәм сюжетлар чыганагы, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә киң таралга. Һинд йоласында «бишенче Веда» булып санала. Дөнья әдәбиәтендәге үз эчендә бар нәрсәләр бар дип раслаган сирәк әсәрләрнең берсе булып тора.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Маһабһаратам» авторлыгы акыл иясе Вьясага бәйле, сүз аның турында да бара (Пандавлар һәм Кауравлар дәү әтисе). Эпос эчендә ике туган төркөмнәре арасындагы ызгыш — биш Пандав (Панду патша һәм Кунти патшабикә уллары) һәм йөз Каурав (Дһритараштра патша һәм Гандһари патшабикә уллары). Пандавлар, Кауравлар борынгы Ай династиясе патшасы Куру токомынан, әммә хикәяттә күбесенчә Дһритараштра улларына карата Кауравлар зат исеме кулланыла. Ызгыш Дһритараштраның өлкән улынан чыгып китә, астыртын Дурьодһана, бала чагынан «хәкимлык итүгә комсызлыктан җинаятиь нияте туа». Олы патша Дһритараштра варисына ирек биреп, акыл ияләре, киңәшчеләр, олылар сүзенә карамый. Күп еллар дәвамында ызгыш кубып, 18 көнлөк сугыш изге Курукшетра кырында башлана. Кауравлар ягынан сугышта Пандавларзың өлкән абыйлары Карнаның катнашуы зур драматизм өсти

Пандавлар һәм Кауравлар арасындагы сугышның мифологик нигезе бар:Илаһлар нияте буйынча Курукшетрада Кауравлар тәненә оялаган данава шәйтаннарын бетерү кирәк. Ыруг арасындагы сугышны башлар өчөн, Шива тарафынан данавага бүләк итеп Дурьодһана булдырыла. Аннан башка, корбан миһрапынан могҗизалы рәвештә Драупади туа, ул кшатрийлар арасындагы сугышны кузгата. Илаһлар ниятендә зур урын Карнага бирелә: бар нәрсәне белгән Вьяса әйтүенчә, Сурья улы Карна җирдә ызгыш тудыру өчен барлыкка килгән.

Эпик хикәя I китап ахырында һәм II—XI китапларда бара. I китапта Пандавлар, ярты патшалыкны мираска алып, зур һәм чәчәк аткан империя төзиләр, II китапта Пандавлар патшалыкны Кауравларга нокталы шакмак уенында оттыралар, унөч еллык сөргенгә китәләр (III, IV китаплар), V китап тулысынча дипломатия ярдәмендә конфликтны юкка чыгаруга бәйле, көрәш турында VI—X китапларда бәйән ителә, XI китапта яуда баш салган яугирләр турында сүз бара. Көрәш алдынан Арджуна, Пандавтарлың уртанчы улы (һәм алар арасында иң батыр яугир), туганнарын үтерүдә катнашудан баш тарта, әммә Кришна, аның арба йөртүчесе, геройның этик икеләнүен билгеле вәгазе — «Бһагавад-гита»да хәл итә. Курукшетрадагы бөек сугыш Кали-юга башын ача — кешелек тарихындагы дүртенче һәм соңгы иң авыр дәвер.

Кришна ярдәмендә Пандавлар җиңә, әммә күп тапкыр мәкерле хәйлә юлын сайлыйлар (остаз Дрона , дәү әтиләре Бһишманы, тугандары гадәл Бһуришравасны, Гхатоткачи туганны, туганнары Карна, Дурьодһананы үтерү). Бөтен Кауравлар һәм аларның уллары сугыш яланында кала (Пандавлар ягына күчкән туганнары Юютсунан башка), әммә җиңү яулаган Пандавларда ул, туганнарын югалта. Җиңүдән суң өлкән Пандава Юдһиштһира патша, кан коюда үзен гаепләп, патшалыгын калдырып, урманга дәрвиш булып китәргә җыена, әмма илаһи акыл ияләре һәм туганнары үгетләве белән (XII, XIII китаплар) патша бурычын (раджадхарма)ны башкарып, утыз алты ел дәвамында патшалык итә (XIV, XV китаплар), туганнарын, дусларын юк итүдә гаепли. Беренче унбиш елда Юдһиштһира элекке патшаны хөрмәт итеп, патшалык итә. Пандавларның икенсе иртуганы Бһимасенаның нәфрәтен күрә алмый, Дһритараштра хатыны, киңәшчесе, Пандавлар әнисе Кунти белән урманга чыгып китә. Соңгы егерме елда Юдһиштһира үзе генә патшалык белән идарә итә. Картлык көнендә Пандавлар уртак хатыннары Драупади белән патшалыкларын калдырып, Гималай тауларына юлланалар, юлда үлеп калып, дөнья белән хушлашалар (XVII, XVIII киталтар). Эпик сюжет «Маһабһаратам»ның яртыдан аз өлөшен ала. Әсәр гасырлар агымында яңа новеллалар, фәлсәфи темалар белән тулыландырыла, кайсы бер галимнәр «Бһагавад-гита»ны соңгы өстәү мисалы итеп күрә. «Бһагавад Гита» — «Маһабһаратам»дың билгеле өлөше, Һинд диненең дини язмасы (Вишнуизмда), күпләр аны Упанишаданың берсе дип саный («Гита-упанишада»).

«Маһабһаратамның» төп эпик герое дип Карна санала. Карна Курукшетрадагы көрәшнең кшатрийлар һәм аларың шәйтаннарын куу өчөн булачагын белә. Кришна уйлаувынча, Карнасыз бу көрәш килеп чыкмас иде. Аның үлеме белән Курукшетрада Кауравлар җиңелүе котолгысыз була, шулай ук Двапара-юга тәмамланып, Кали-юга башлана, моның турында Җиһан торышы сөйли. Карна үлеменә хикәядә күп урын бирелә.

Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Маһабһаратам» өстөндәге мөхәррирлек эше безнең эраның беренче гасырларында тәмамланһа да, поэманың бер төренә килә алмыйлар, аны төзүче дип шагыйрь һәм акыл иясе Вьяса әйтелә. Төньяк һәм көньяк төрләре бар. Пандавлар һәм Кауравлар арасындагы ярышны сүрәтләү төлзәре күп аерылмый.

«Маһабһаратам» китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Маһабһаратам» 18 парва (китаптан) тора:

Адипарва (Беренче китап. Бһараттар токомының килеп чыгышы, Дһритараштра патшаның һәм ике туганнары Пандавлар арасындагы көрәшнең башланып китүе турында сүз бара)

Сабхапарва (Җыелыш турында китап. Пандавларзың борынгы һинд кенәзлекләренең берләшүе, патшалыктан баш кагуы турында)

Араньякапарва (Урман китабы. Пандавларзың урманда үткәргән ун ике елы турында)

Виратапарва (Вирата турасында китап. Һөргөндөң ун өсөнсө йылында Пандавтар менән булган хәл-вакигалар турасында)

Удьйогапарва (Тырышлык турында китап. Пандавларның Кауравлар белнән сугышка юл куймау өчөн эшләгән эшләре турында)

Бһишмапарва (Бһишма турында китап. Курукшетрадагы ун сигез көнлек көрәшнең

беренче ун көне турында)

Бһишманың үлеме

Дронапарва (Дрона турында китап. Курукшетрадагы сугышның биш көн дәвамында (ун беренчедән ун бишенчегә кадәр) барган вакыйгалар турында)

Карнапарва (Карна турында китап. Ике көн эчендә (уналтынчы, ун җиденче көннәр) барган вакыйгалар турында)

Шальяпарва (Шалья турында китап. Курукшетрадагы көрәшнең унсигезенсе көне турында)

Сауптикапарва (Йоклаучыларга һөжүм итү турында китап. Дронаның Ашваттһаман исемле улының Пандавларның йоклаган яугирләренә намуссыз ташлануы турында)

Стрипарва (Хатыннар турында китап. Ашваттһаман үтергән яугирләрнең хатыннары кайгыларын сүрәтли)

Шантипарва (Канәгатьтлек турында китап)

Анушасанапарва (Боерык турында китап)

Ашвамедхикапарва (Атны корбанга китерү турында. Пандавлар, Кауравларны җиңгәч, Һинд кенәзлекләренең берләшүен бәян итә)

Ашрамавасикапарва (Урманда яшәү турында китап. Патша Дһритараштра, хатыны Гандһари һәм Кунтиның урманга китеп, тормыш юлын тәмамлавы турында сөйләнә)

Маусалапарва (Чукмарлар белән сугыш турында китап. Үзара тугандаш ырулар —Ядав, Вришни, Андхак, Кукурларны юк итү, Кришна, Баладева үлеме хакында)

Маһапрастханикапарва (Бөек нәтиҗә турында китап. Пандавлар һәм Драупадиның тормыш юлының соңгы көннәрендә ил гизү, дәрвишлектә үткәрү турында)

Сваргароханикапарва (Күккә күтәрелү турында. Пандавларзың, ике туганнары Кауравларның аянычлы тәкъдире хакында)

Шулай ук Кришна тормышы турында 16 375 икеюллыктан торган «Һаривамшапарва» кушымтасы бар.

Басмалар һәм тәрҗемә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасырларда ук «Маһабһаратам»ны Һиндстан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия телләренә тәрҗемә итәләр.

Тәнкыйть басма өстендә эш Пуна шәһәрендә 40 ел дәвамында бара (1927—1966), анда 156 мең тирәсе юл бар.

Инглиз тәржемәләренең иң мәшһүре К. М. Гангули 1883—1896 елларда эшләгән. 2009 елда Һинд шагыйре П. Лал поэманың тулы тәржемәсен тәмамлый.

«Бһагавад Гита»ның беренче басмасы рус телендә 1788 елда чыга.

Урыс телендәге тәрҗемә өстендә эшне В. И. Кальянов (1908—2001) Ленинградта 1939 елда башлый. 16 китап тәржемәсе басылды (I—XI, XIV—XVIII), калган ике китап тәрҗемәсе өстендә эш дәвами итә.

== «Маһабһаратам» кинематографта ==

  • 1965 елда Һиндстанда

режиссёр Бабубхай Мистри төшергән «Маһабһаратам» фильмы чыга.

  • 1989 елда Питер

Брук өч серияле «Маһабһаратам» исемле фильм-спектакль куя.

  • 1990-сы елларда

Һиндстанда «Маһабһаратам» исемле 94 серияле сериал төшөрелә, режиссёр Рави Чопра куя.

  • 2013 елның 16

сентябрендә Star Plus һинд телеканалында «Маһабһаратам» сериалының премьерасы үтә. Бөтенесе 267 серия төшерелә.

Чыганактар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглизчә
  • Brokington

J. The Sanskrit Epics. Leiden-Boston, 1998

  • Dahlmann J.

Das Mahabharata als Epos und Rechtsbuch. Berlin, 1895.

  • Dahlmann J.

Genesis des Mahabharata. Berlin, 1899.

  • Goldman R.

P. Gods, Priests and Warriors. The Bhrgus of the Mahabharata. N.Y., 1977.

Gonzalez-Reimann L. The Mahabharata and the Yugas. N.Y., 2002

  • Gupta S.

P., Ramachandran K.S. Mahābhārata: Myth and Reality. Different views. Delhi, 1976.

  • Held G. J.

The Mahābhārata. An Ethnological Study. London-Amsterdam, 1935.

  • Hiltebeitel

A. The Ritual of Battle: Krishna in the Mahābhārata. Ithaca-London, 1976. 2nd ed. N.Y. 1990.

  • Hopkins E.

W. Epic Mythology. Strassburg, 1915.

  • Hopkins E.

W. The Great Epic of India. Its Character and Origin. N.Y. 1901.

  • Jacobi H.

Mahabharata. Inhaltsangabe, Index und Concordanz der Calc. und Bomb. Ausgaben. Bonn, 1903.

  • Laine J. W.

Visiong of God. Narratives of Theophany in the Mahābhārata. Vienna, 1989.

  • Patil N. B.

Folklore in the Mahābhārata. Delhi, 1983.

  • Sharma R.

K. Elements of Poetry in the Mahābhārata. Berkeley-L.A. 1964.

  • Sorensen S.

An Index to the Names in the Mahabharata. Delhi, 1978.

  • Sukthankar

Memorial Edition. Vol. I. Critical Studies in the Mahabharata. Poona, 1944.

  • Sukthankar V.

S. On the Meaning of the Mahābhārata and its Critics. Bombay, 1957.

  • Sullivan

Bruce M. Seer of the Fifth Veda. Krishna Dvaipāyana Vyāsa in the Mahābhārata. Delhi, 1999.

  • Sutton N.

Religious Doctrines in the Mahābhārata. Delhi, 2000.

  • Tivari J.

N. Disposal of the Dead in the Mahābhārata. Varanasi, 1979.

  • Vaidya C.

V. The Mahābhārata: A Criticism. Bombay, 1929.

  • Yardi M. R.

Epilogue of Mahabharata. Pune, 2001.

Урыс

телендә

  • Гринцер П. А.

«Махабхарата» и «Рамаяна». (Серия «Массовая историко-литературная библиотека»). М., Худож. лит. 1970. 96 стр. 8000 экз.

  • Гринцер П. А.

Древнеиндийский эпос. Генезис и типология. (Серия «Исследования по фольклору и мифологии Востока»). М., Наука (ГРВЛ). 1974. 424 стр. 4800 экз.

  • Дандекар, Р. Н.

«[http://wiki.shayvam.org/index.php?title=Махабхарата:_ее_происхождение_и_развитие Махабхарата: её происхождение и развитие]» в сборнике статей «От вед к индуизму. Эволюционирующая мифология». М., «Восточная литература» РАН ISBN 5-02-016607-3; 2002 г.

  • Ибрагимов А. Р.

Образ Карны в Махабхарате. Разыскания о трагическом герое индийского эпоса. М., CK. 2009. 248 стр.

  • Невелева С. Л.

Мифология древнеиндийского эпоса (Пантеон). (Серия "Исследования по фольклору и мифологии Востока). М., Наука (ГРВЛ). 1975. 120 стр. 5000 экз.

  • Невелева С. Л.

Вопросы поэтики древнеиндийского эпоса: Эпитет и сравнение. Серия "Исследования по фольклору и мифологии Востока). М., Наука (ГРВЛ). 1979. 136 стр. 2150 экз.

  • Невелева С. Л.

Махабхарата. Изучение древнеиндийского эпоса. М., Наука (ГРВЛ). 1991. 232 стр. 2500 экз.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махабхарата — сайт с полным русским переводом книг Махабхараты для чтения онлайн.

Махабхарата на сайте «Эпическая сила»

[http://www.bolesmir.ru/index.php?content=smirnov&name=s-write-1 Махабхарата] в переводе Б. Л. Смирнова

Махабхарата в библиотеке Монастыря-академии йоги «Собрание Тайн»

Махабхарата в Библиотеке ведической литературы

«Махабхарата» на английском] в электронной библиотеке Института философии РАН.(ингл.)

[http://audioveda.ru/audio?id=289 Махабхарата — выборочный перевод с санскрита в стихах. Аудио книга mp3. 1974 г. ] (рус.)