SETI

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Волонтерлар буш йөреш санак егәрлеген җирдән читтәге акыл эзләү өчен иганә итә торган SETI@home , өмә исәпләү проекты өчен артта урнашкан бизәкнең скриншоты.

Җирдән читтәге акыл эзләү (инглизчә SETI) - галимнәрнең Җирдән читтәге тереклекне эзләү буенча фәнни проектлары өчен җыелма термин. Мәсәлән, башка дөньялардан йолдыз ара элемтәнең билгеләре булган электромагнетик нурланышны мониторлау. Галәмдә акыллы тормышны эзләү өчен зур чакырулар бар, идентификация һәм интерпретацияне дә кертеп. Төрле SETI проектлары прогресста, кайберләре тикшеренүчеләрнең иртә игъланнарын артык "эйфорик" булуда тәнкыйтьләнә. Потенциаль феноменнның фәнни тикшеренүе радио уйлап чыгарудан соң 1900-нче еллар башында башланган. Халыкара күп фәнни сорауларга җаваплар бирергә тырышу 1980-нче еллардан бирле барган. 2015 елда Стивен Һокинг һәм рус миллиардеры Юрий Милнер яхшы финансланганнан эшләп карауны игълан иткәннәр, ул Бәреп кертеп үтү инициативасы дип аталаган, ул Җирдән читтәге тереклекне эзләү өчен тырышып карауларны киңәйтү өчен булган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң элек эш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кояш системасы эчендә җирдән читтәге акылны эзләү өчен иң элек эзләүләр булган. 1896 елда Никола Тесла аның чыбыксыз электр тапшыру системасы Марстагы мәхлукатлар белән элемтә өчен кулланырга мөмкин дип фаразлаган. 1899 елда, үзенең Тесла Тәҗрибәләр Станциясендә тәҗрибәләр үткәргәндә, ул шул планетадан сигналны тоткан дип уйлаган, чөнки сәер кабатланучы сигнал Марс төнге күктә утырганда юкка чыккан булган. Тесла тикшеренүенең анализы Тесла бернәрсә дә тотмыйча эшләгән яңа технологияне аңламаганнан алып, Тесла Маркониның Европа радио тәҗрибәләреннән сигналларын күзәткәнгә һәм хәттә аның Юпитерның плазма торы сигналларын тотканга кадәр бәяләнгән. 1900-нче еллар башында Гульельмо Маркони, Уильям Томсон, беренче барон Кельвин һәм Дэвид Пэк Тодд шулай ук марсианнар белән элемтә өчен радио кулланырга мөмкин икәнен ышануларын расланан, шул ук вакытта Маркони аның станцияләре шулай ук потенциаль Марсиан сигналларын тотканын игълан иткән.

1924-енче елның 21-23 августында Марс Җиргә моннан бирле 80 ел элек иң якын каршы урын алган. АКШ-да "Милли Радио Тынычлыгы Көне" игълан ителгән, бу 21-23 августта, 36 сәгатьлек чор булган, шул вакытта барлык радиолар сәгать саен биш минутка тынып калган. АКШ-ның Хәрби Флоты Обсерваториясендә радио алгыч дирижабльдә җир өстеннән күтәрелгән һәм 8-9 км арасындагы дулкын озынлыгына көйләнгән, бу Амхерст Колледж һәм Чарльз Фрэнсис Җенкинс эшләгән "радио-камера" кулланып эшләнгән. Программа Дэвид Пэк Тодд тарафыннан алып барылган, аңа Хәрби флот операцияләре адмиралы Эдвард Уолтер Эберле хәрби хезмәттәшлек күрсәткән, шул ук вакытта АКШ армиясенең баш криптографы Уильям Ф. Фридман нинди дә булса потенциаль Марсиан юлламаларын тәрҗемә итәргә билгеләнгән булган.

1959-ынчы елда Филип Моррисон һәм Җузеппе Коккони беренче мәртәбә микродулкын нурланышы спектрында эзләү мөмкинчелеген күрсәткәннәр, һәм ешлыкларны һәм беренчел максатлар тупланмасын тәкъдим иткәннәр.

1960-ынчы елда Корнелл университеты астрономы Фрэнк Дрэйк беренче хәзерге заман Фрэнк Л. Баумның фэнтэзи китапларындагы Принцесса Озма хөрмәтенә "Озма Проекты" дип аталган SETI тәҗрибәсен үткәргән. Дрэйк Грин Бэнк, Көнбатыш Вирджиниядәге 26м диаметрлы радиотелескопын кулланган, моны ул Тау Сети һәм Эпсилон Эридани янындагы 1,420 ГГц маркеры ешлыгын тикшерү өчен кулланган, бу радиоспетрның өлкәсе водород һәм гидроксил радикалы спектр сызыкларына охшашлыгы өчен "су тишеге" дип аталган. Маркер ешлыгы тирәсендәге 400 кГц диапазон сканланган булган, бу бер каналлы 100 Гц диапазонлы алгыч белән эшләнгән булган. Ул үзен кызыксындыра торган бернәрсә дә тапмаган.

Советлар Берлегендә галимнәр SETI-да 1960-ынчы елларда зур кызыксыну алганнар һәм бөтеньяклы антеннаны кулланып көчле радио сигналларны тотарга өмет итеп берникадәр эзләнүләр алып барганнар. Совет астрономы Иосиф Шкловский бу өлкәдә пионер булган китапны язган, ул "Галәм, Тормыш, Акыл" (1962) дип аталган, бу Америка астрономы Карл Саган тарафыннан киңәйтелеп "Галәмдә Акыллы Тормыш" (1966) бест-селлеры буларак чыккан.

WOW! Сигналы: Оһайо Дәүләт Радио Обсерваториясе һәм Төньяк Америка АстроФизик Обсерваториясе кертеме.

1955-нче елның мартында Scientific Americanның басмасында Җон Д. Краус галәмне табигый радио сигналларны сканирлау өчен параболик рефлектор белән җиһазланган яссы тәлинкә радио телескопын кулланырга була дигән фикерне тасвирлаган. Ике ел эчендә аның концепциясе Оһайо Дәүләт Университеты корылмасында хупланган булган. Милли Фән Фондыннан 71000 АКШ доллары гранты белән, төзелеш Оһайо, Делавэрда башланган. Бу Оһайо Дәүләт Университеты Радио Обсерваториясе "Зур Колак" дип аталган. Соңрак, анда беренче дәвам итүче SETI программасы башланган, ул Оһайо Дәүләт Университеты SETI программасы дип аталган.

1971 елда, NASA Дрэйкны, Хьюлетт-Паккард Коропорацисеннән Бернард М.Оливьены керткән SETI программасын башлаган. Нәтиҗә рапорты "Проект Циклоп" дип билгеле булган Җирдә урнашкан 1500 тәлинкәле радио телескоп массивын төзүне тәкъдим иткән. Моның бәясе 10 миллиард доллар булырга тиеш булган. Циклоплар төзелмәгән булган, әмма рапорт аннан соң булган SETI эшенең нигезен формалаган. Оһайо Дәүләт SETI программасы данны 1977-енче елның 15 августында яулаган, ул вакытта Җерри Эһман, проектның волонтеры телескоп тарафыннан гаҗәп калдыручы көчле сигналга шаһид булган. Ул басылган кәгазьдә күрсәтмәне әйләндереп сызган да “Уау!” дип язган. “Уау!” сигналы кайчан булса да тотылган ясалма, җирдән читтәге тереклекнең радио сигналның чыганагы булып танылган, ләкин ул берничә өстәмә эзләүләрдә яңадан детектланмаган.

Сентинел, META, һәм BETA[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980-енче елда , Карл Саган, Брюс С. Мюррей һәм Луис Фридман, өлешчә SETI өйрәнүләре өчен АКШ Планета Җәмгыятенә нигез салганнар. 1980-енче еллар башында Һарвард Университеты физигы Пол Һоровиц яңа адым ясаган һәм SETI тапшырулары эзләү өчен максат белән спектр анализаторы конструкциясен тәкъдим иткән. Традицион “өстәл өсте” анализаторлары аның эше өчен әз файдасы булган, чөнки алар ешлыкларның шаблоннарын аналог фильтрлары банкларын кулланып эшләгәннәр һәм шулай итеп алар ала торган каналларның микъдарында чикләнгән булган. Шулай да, хәзерге заман интеграцияләнгән челтәр цифрлы сигнал эшкәртү технологияләре автокорреляцион алгычлар төзү өчен һәм шактый күбрәк канал тикшерү өчен кулланылган. Бу эш 1981 елда "Чемодан SETI” дип аталган портатив спектр анализаторына китергән, аның сыйдырышлыгы 131000 тар тасма канал булган. 1982 елга кадәр сузылган тестлардан соң, "Чемодан SETI”-сы 1983-енче елда кулланылышка Һарвард, Массачусеттста Оук Ридж Обсерваториясендә Һарвард/Смитсон радио телескопы белән кулланылышка кертелгән. Бу “Сентинел” дип аталган һәм 1985-енче елга кадәр дәвам иткән. Хәтта 131000 канал күкне тиз дәрәҗәдә эзләү өчен җитмәгән, шуңа күрә "Чемодан SETI”-сының дәвамы булып 1985-енче елда Мегаканал Җидән Читтә Тикшеренү өчен "META" проекты булган. МЕТА спектр анализаторының 8,4 миллион канал булган 0,05 Гц канал чишелеше булган. META спектр анализаторының мөһим хасияте булып аның җирнеке һәм җирнеке булмаган сигналларны аеру өчен ешлыкның Допплер күчешен куллануы булган. Проект Һоровиц тарафыннан Планетар Җәмгыять ярдәме белән җитәкләнгән һәм өлешчә фильмнар ясаучы Стивен Спилберг тарафыннан финансланган. Икенче шундый эшләп карау, META II, Аргентинада 1990-ынчы елда башланган булган, ул көньяк күкне тикшергән. META II һаман эштә, 1996-ынчы ел камилләштерүеннән соң. МЕТА-ның дәвамы "BETA" дип аталган, бу "Billion-channel Extraterrestrial Assay" (Миллиард Канал Җирдән Читтә Тикшеренүе) кыскартылмасы булган һәм ул күзәтүне 1995-енче елның 30-ынчы октябренда башлаган. "BETA" эшкәртү мөмкинчелегенең йөрәге 36 багышланган тиз Фурье рәвешүзгәртүе двигателеннән торган һәрберсе 2 секундына 222 комплекс Фурье рәвешүзгәртүе эшли алган һәм 21 цифрлы сигнал эшкәртүе тактасы белән гомуми максатлы шәхси санак бәлән җиһазланган булган. Бу BETA-га каналына 0,5Гц чишелеш белән 250 синхрон канал алырга мөмкинчелек биргән. Ул микродулкын спектры аша 1,400 Гигагерцтан алып 1,720 Герцка кадәр сигез сикерештә сканирланган, һәрбер сикереш ике секунд эчендә булган. BETA эзләнүенең мөһим мөмкинчелеге булып кандидат сигналларның тиз һәм автоматик яңадан күзәтүе , моңа күкне янәшә торган ике нур белән күзәтү белән ирешелгән, берсе бераз көнчыгышка таба, икенче бераз көнбатышка таба. Уңышлы кандидат сигналы беренче чиратта көнчыгыш нурны узган, һәм аннан соң Җирнең әйләнү тизлеге белән көнбатыш нурны узган. Өченче алгыч офыкны ачыктан-ачык җирнеке чыгышлы вето сигналларны күзәткән. 1999-ынче елның 23 мартында анда Сентинел, МЕТА һәм BETA булган 26-метрлы радиотелескоп көчле җилләр тарафыннан аударылган һәм җитди зыян күргән. Бу BETA проектны операцияне туктатырга мәҗбүр иткән.

MOP һәм Феникс проекты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

SETI радио эзләүләре өчен сиземлелек – диапазон графигы. Диагональ сызыклар төрле егәрлекле тапшыргычларны күрсәтә. X-күчәре эзләүнең сиземлелеге. Уңда Y-күчәре яктылык елларындагы диапазон, ә сулда бу диапазонда Кояш сыман йолдызлар саны. SS ярлыгы белән вертикаль сызык – ул тулы күк эзләве тарафыннан ирешелгән сиземлелек, мәсәлән, алдарак күрсәтелгән BETA кебек. TS ярлыгы белән сызык максат эзләве тарафыннан, (мәсәлән Феникс кебек) типик сиземлелек.

1978-енче елда NASA SETI программасы Сенатор Уильям Проксмайр тарафыннан авыр тәнкыйтьләнгән, һәм SETI тикшерүе финанславы 1981-енче елда NASA бюджетыннан Конгресс тарафыннан алынган булган. Шулай да, финанслау 1982-енче елда торгызылган булган, бу Карл Саган Проксмайр белән сөйләшкәннән соң һәм программа әһәмиятле булачагына ышандырганнан соң булды. 1992-енче елда , АКШ хөкүмәте операцион SETI программасын финанслаган, NASA-ның Микродулкын Тикшерү Программасы Microwave Observing Program формасында. MOP күкнең озын-чор гомуми тикшеренүен эшләп каравын уздырыр өчен планланган һәм шулай ук янәшәдәге 800 махсус йолдызларны тикшерүне максат итеп куйган. MOP NASA Deep Space Network белән ассоциацияләнгән радио антенналар тарафыннан эшләнергә тиеш булган, шулай ук Көнбатыш Вирджиниядә, Грин Банкта Милли Радио Астрономиясе Обсерваториясе радио телескопы беләнһәм Пуэрто Рикода Аресибо Обсерваториясе радио телескопы белән эшләнергә тиеш булган. Сигналлар спектр анализаторлар тарафыннан анализланырга тиеш булганнар, һәрберсе 15 миллион канал сыйдырышлыгы белән. Бу спектр анализаторлар зуррак сыйдырышлыкка ирешер өчен бергә төркемгә җыелган булган. Максат эзләвендә кулланылганнары каналына 1 Герц тасма киңлегенә ия булганнар, шул ук вакытта күк тикшеренүендә кулланылганнарда тасма киңлеге каналына 30 Герц тасма киңлегенә ия булган.

Пуэрто Рикодагы Аресибо Обсерваториясенең 300 м (980 фут) дөньядагы иң зур тутырылган апертуралы (ягъни тулы тәлинкәле) радио телескопларның берсе булган тәлинкә, кайбер SETI сигналларын үткәрә.

MOP Америка Кушма Штатлары Конгрессының игътибарын җәлеп иткән, анда программаны сәер күргәннәр һәм башланганнан соң бер елдан соң туктатканнар. SETI –ны яклаучылар дәүләт финанславыннан башка дәвам иткәннәр һәм 1995 елда Маунтин Вью, Калифорниядә урнашкан табышсыз SETI Институты MOP программасын “Феникс” атамасы астында торгызган, аңа шәхси финанслау чыганаклары ярдәм иткән. Җил Тартер юнәлеше астында Феникс проекты MOP программасының дәвамы була һәм якынча 1000 Кояш-кебек йолдызларны тикшерә. 1995 елдан Мартның 2004 елына кадәр, Феникс Паркес Радио Телескопында, Австралиядә күзәтүләр алып барган, шулай ук Грин Бэнк, Көнбатыш Виргиниядә Милли Радио Астрономия Обсерваториясенең радиотелескобында һәм Пуэрто Рикода Аресибо Обсерваториясендә күзәтүләр алып барган. Проект 800 йолдызның эквивалентын рөхсәт булган каналларның 1200-дән 3000 МГц-ка кадәр ешлык диапазонында күзәткән. Эзләү якынча 200 яктылык елы энергия нурландырган 1 GW-ка кадәр тапшыргычларны сатып алырга мөмкин иткән. Профессор Тартер сүзләренә караганда, 2012 елда SETI Институтында тикшеренүне алып бару елына 2 миллион доллар торган һәм шуннан якынча ун мәртәбә артыграк SETI тикшеренүен дөнья буйлап тәэмин итүгә китә.

Дәвам итүче радио эзләнүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигезе җирдә корылган системадан күренгәнчә микродулкын тәрәзәсе. NASA-ның SP-419 доклады өчен: SETI – Җирдән читтәге Акыл эзләү.

Җирнең атмосферасы аша күп радиоешлыклары җитәрлек яхшы үтә, бу зур радио антенналарын кулланып космосны тикшерүче радио телескопларга китергән. Моннан соң кеше тырышлыгы белән исәпкә алырлык электромагнетик нурланыш тапшыра һәм бергә булган элемтәләр продукты буларак телевидениены һәм радионы. Бу сигналларның ясалма икәнлеге җиңел тикшерелә ала, чөнки алар кабатланучы табигатьле һәм тар тасмалы. Бу типик булса да, җирдән читтәге цивилизацияне табу өчен бер ысул булып Кояш Системасыннан читтәге урыннан ясалма радио тапшыруларны детектлау була ала. Күп халыкара радиотелескоплар хәзер SETI эзләнүләре өчен кулланыла, шул исәптән Аурупада Түбән Ешлык Массивын кертеп, Австралиядә Мёрчисон Уайдфилд Массивы (MWA) кертеп һәм Берләшкән Корольлектә Ловелл Телескопын кертеп.

Аллен Телескоп Рәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

SETI институты Берклидагы Калифорния Университетының Радио Астрономия Лабораториясе белән SETI эзләнүләре өчен махсуслаштырылган радио телескоп рәтен ясау өчен хезмәттәшлек иткән, бу мини-циклоплар рәте кебек булырга тиеш булган. Элек ул Бер Гектар Телескопы буларак билгеле булган, соңрак ул проектның иганәчесе Пол Аллен хөрмәтенә "Аллен Телескоп Массивы" буларак атамасын үзгәртелгән. Аның сиземлеге ясалып беткәч диаметры 100 м булган бер зур тәлинкәгә эквивалент булырга тиеш булган. Хәзерге вакытта төзелүче рәтнең төньяк Калифорниядә авыл җирендәге Кат Крик Обсерваториясендә 42 тәлинкәсе бар. Тулаем рәт (АТА-350) 350 яки шуннан артык тармак радио тәлинкәләрдән торырга планлаштыра, һәрбер тәлинкә диаметрда 6,1 м булырга тиеш. Бу тәлинкәләр коммерциядә булган юлдаш телевидение технологиядә ясалачак. АТА 2007 елда тәмамланырга тиеш булган, кимендә 25 миллион долларда. SETI Институты АТАны төзү өчен акча тәэмин иткән, ә Калифорния Университеты, Беркли телескопның конструкциясен ясаган һәм операцион финанслауны тәэмин иткән. Массивның беренче өлеше (АТА-42) 2007-енче елның октябреннан операцион булган, 42 антенна белән. АТА-350 өчен планлаштырылган DSP системасы шактый амбицияле. Тулысынча 350 элемент рәтенең тәмамлануы финансларга һәм АТА-42 дән техник нәтиҗәләргә бәйле. ATA-42 (ATA) күпсанлы күзәтүчеләргә бер үк вакытта интерферометр чыгышына мөрәҗәгать мөмкинлеге өчен конструкцияләнгән. Типик рәвештә (астрономик тикшеренүләр һәм SETI өчен кулланылган) АТА фотосурәт алгычы (беренче чиратта SETI өчен кулланылган) нур формалаучы система белән параллель рәвештә эшли. АТА шулай ук бер үк вакытта күпсанлы синтезланган нурларда күзәтүләрне тәэмин итә. Күпнурлылык SETI-да ялган максатларны идентификацияләү өчен эффектив фильтр булып тора, чөнки бик ерак тапшыргыч күкнең бер генә ноктасында пәйда булырга тиеш.

SETI тикшеренүе өчен SETI институтының үзәге (CSR) АТАны җирдән читтәге акылны эзләү өчен куллана. Көненә 12 сәгать, атнасына 7 көн күзәтә. 2007-2015 елдан, АТА миллионлаган технологик сигнал идентификацияләде. Хәзергә кадәр барлык бу сигналларга тавыш яки радио ешлыгы интерференция статуты билгеләнгән, чөнки а) алар Җирдә урнашкан тапшыргычлар яки иярченнәр тарафыннан генерацияләнгән булып чыга, яки б) алар бусага вакыт чигенә кадәр 1 сәгатькә кадәр юкка чыга. CSR тикшеренүчеләре хәзерге вакытта бусага вакыт чиген кечерәйтү өстендә һәм АТАның эчендә корылган юлламалар булырга мөмкин сигналларны детектирлау өстендә эшлиләр.

Беркли астрономнары АТАны берничә фәнни мәсьәләне чишү өчен кулланган, аларның кайберләре күчүче SETI сигналлары булырга мөмкин, бу 2011 елга кадәр дәвам иткән, монда Калифорния Университеты һәм SETI институты арасында хезмәттәшлек туктатылган булган. ATA өчен планлаштырылган DSP системасы бик амбициоз булган. Рәтнең беренче өлеше 42 антенна белән 2007 елның октябренда эшли башлаган. 350 элементлар рәтенең эшләнеп бетерелүе финанслауга һәм 42 элементлы суб-рәтнең техник нәтиҗәләренә бәйле.

CNET Аллен Телескоп Рәте турында мәкаләне һәм сурәтләрне 2008-енче елның декабренда бастырган.

2011-енче елның апрелендә финанслау җитмәгәнгә күрә АТА 8 айлык "йокыга" талырга мәҗбүр ителгән. АТАның даими эшләве 2011 елның 5 декабренда дәвам ителгән. 2012 елда АТАга QUALCOMM Incorporated-ның нигезләүчеләренең берсе һәм баш галиме Франклин Антонио тарафыннан 3,6 миллион доллар иганә ителгәнгә күрә янә җан өрдертелгән булган. Бу бүләк АТА тәлинкәләрнең кискен рәвештә камилләштерергә, элеккегә караганда күбрәк сиземлелеккә һәм сиземле күзәтүләрнең киңрәк ешлыклар тасмаларына (1-18 ГГц ка кадәр), гәрчә башта радио ешлыгы электроникасы 12 ГГц ка кадәр генә барган. 2013 елның июлена хәлендә бу алгычларның беренческе куелган һәм тикшерелгән. Барлык 42 антеннаны да тулаем кую 2014 елның июненда көтелә. АТА бигрәк тә җирдән читтәге акылны эзләүгә һәм астрономик радио чыганакларны ачуга, мәсәлән моңа кадәр аңлатылмаган, галактикадан читтәге булырга ихтимал, беренче радио чайпалуларны табуга яраштырылган.

SERENDIP[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

SERENDIP (Search for Extraterrestrial Radio Emissions from Nearby Developed Intelligent Populations - Якындагы Акыллы Расалардан Җирдән читтәге радио тапшыруларын эзләү) - ул 1979-ынчы елда башланган Беркли, Калифорния Университетында башланган SETI программасы. SERENDIP дәвам итүче "төп агым" радио телескопы күзәтүләре Грин Бэнктагы NRAO 90 м телескопын һәм Аресибо 305 м телескопларын да кертеп зур радио телескопларын кулланып "комбинирланган" яки "табындаш" программа буларак файдалана. Үзенең күзәтү программасын булдырганчы, SERENDIP deep space радио телескопы бирелгән мәгълүматларын анализлый, ул аларны башка астрономнар телескопларны кулланганда ала.

Иң соңгы җәелдерелгән SERENDIP спектрометры, SERENDIP V.v Аресибо Обсерваториясендә 2009 елның июненда куелган булган һәм хәзер дә эшли. Цифрлы фонлы корал - ул FPGA нигезле 200 МГц ешлык тасмасын каплаучы 128 миллион каналлы цифрлы спектрометр. Бу программа якынча 400 шикле сигнал тапкан, ләкин аларның җирдән читтәге акылныкы булганын исбатлау өчен җитәрлек мәгълүмат булмаган.

Ерып чыгу тыңлавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ерып чыгу тыңлавы - ул 100 миллион $ финанслау белән 2015 елның июленда башланган Галәмдә җирдән теш аралашуны табу өчен, киңәйтелгән ысулда, бу максат өчен элек киң кулланылмаган ресурсларны кулланып актив эзләү өчен 10 еллык инициатива. Ул хәзерге вакытта иң заманча җирдән теш акыл белән аралашуны эзләү буларак тасвирлана. 2015 елның июлендә игълан ителгән проект һәр елны ике төп радиотелескопта - Көнбатыш Вирджиниядә Грин Бэнк Телескопында һәм Австралиядә Паркс Обсерваториясендә меңнәрчә сәгатьләр кулланачак. Моңа телескоп елына фәкать якынча 24 тән 36 сәгатькә кадәр җирдән читтәге тереклекне табу өчен кулланылган. Аннан соң, Лик Обсерваториясенең Автоматлыштырылган Планета Табучысы лазер тапшыруларыннан килүче оптик сигналларны эзләячәк. Массив бирелгән мәгълүматларны эшкәртү өчен SETI Институты һәм SETI@home тәҗрибәсе кулланылачак.

FAST[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытайның 500 метрлы Апертуралы Сферик Телескопы үзенең фәнни миссиясе өлешенә "йолдызара сигналларны детектлау"ны кертә. FAST фиксланган 500 м диаметрлы сферик тәлинкәдән тора, ул регионда Карст процесслары тарафыннан табигый чокырда корылган. Ул дөньяның иң зур тутырылдырган апертуралы радио телескопы. Вебсайтындагы мәгълүмат буенча FAST 28 яктылык елына кадәр эзли ала һәм ул 1400 йолдызга ирешергә мөмкин. Әгәр дә тапшыргычның нурландырылган егәрлеге 1000 000 МВт ка арттырылса, FAST миллион йолдызга ирешергә мөмкин. Бу Аресибо 305 метр телескопы 18 яктылык елы белән чагыштырыла.

Җәмәгать SETI проектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

SETI@home[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

SETI@home Дэвид Гедье һәм Крэйг Каснофф тарафыннан уйланып чыгарылган Беркли, Калифорния Университеты тарафыннан 1999 елның маенда башланылган популяр волонтер өләшеп санау проекты. Ул иң башта Paramount Pictures һәм Планета Җәмгыяте һәм соңрак Калифорния штаты тарафыннан нигезләнгән. Проект директор Дэйвид П.Андерсон һәм баш галим Дэн Вертхаймер тарафыннан җитәкләнә. Теләсә нинди шәхес SETI эзләнүенә кертем ясый ала, моның өчен ул Berkeley Open Infrastructure for Network Computing (BOINC) программа тәэминатын йөкләп, SETI@home проектына кушылып бу программага санакның буш йөреш егәрлеген кулланып фон процессы буларга рөхсәт итә ала. SETI@home программасы үзе SERENDIP IV коралының үзәк 2,5 МГц ешлык тасмасыннан язылган бирелгән мәгълүматлар "эш берәмлегендә" сигнал анализын алып бара. Эш берәмлегендә исәпләү беткәннән соң, нәтиҗәләр кире Беркли, Калифорния Университетының SETI@home - ның серверларына җибәрелә. 2009-ынчы елның 28 июнена SETI@home-ның 290 000 волонтер санак белән 180 000 нән артык актив катнашучысы булган. Бу санаклар SETI@home - га 617 тераФЛОПС уртача исәпләү егәрлеге бирә.

2010 елга, ун ел бирелгән мәгълүматлар җыйганнан соң, SETI@home Аресибодан күзәтеп булган күкнең 67 проценттан артыгын шул бер ешлыкта һәр ноктада кимендә өч скан белән (максат тугыз сканнан) тыңлаган, бу күк сферасының якынча 20 процентын каплый.

SETI Net[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

SETI Net - ул бер шәхес тарафыннан барлыкка китерелгән шәхси эзләү системасы. Ул SETI Лигасы белән тыгыз бәйләнештә һәм Аргус станцияләрнең проекты булып тора. SETI Net станциясе киштәдән, кулланучы дәрәҗәсе электроникасын эченә ала, бу бәяне арзанайту һәм конструкцияне кабатлау җиңел булыр өчен эшләнә. Ул азимуты һәм күтәрелүе идарә ителә торган 3 метрлы параболик антеннадан, 1420 МГц спектрны каплаучы түбән тавышлы көчәйткечтән, киң тасма аудионы янә барлыкка китерү өчен алгычтан, контроль әсбабы буларак һәм детектлау алгоритмнарын эшләү өчен стандарт санактан тора. Антенна күкнең бер ноктасына төбәлә һәм бикләнә ала, бу системаны озын периодларга интеграцияләргә мөмкинчелек бирә. Хәзерге вакытта Уау! сигнал өлкәсе офыктан югарырак булганда күзәтелә. Барлык эзләү бирелгән мәгълүматлары җыела һәм Интернет архивы итеп мөрәҗәгать ителә ала. SETI Net эшләүне 1980-енче еллар башында эзләү фәне турында күбрәк өйрәнү ысулы буларак башлаган һәм һәвәскәр SETI җәмәгате өчен берничә программа тәэминаты пакетларын барлыкка китергән. Аның эчендә астрономик сәгать, SETI бирелгән мәгълүматларның эзен саклау өчен файл менеджеры, һәвәскәр SETI өчен оптимальләштерелгән спектр анализаторы, Интернеттан станция белән идарә итүе һәм башка пакетлар.

SETI Лигасы һәм Аргус Проекты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994-енче елда Америка Кушма Штатлары Конгрессы NASA SETI программасын бетергәннән соң барлыкка килгән, SETI League Inc. - ул 62 илдә 1500 әгъзасы булган әгъзаларыннан тәэмин ителә торган табышсыз оешма. Бу гади кешеләр төзегән һәвәскәр һәм профессионал радио астрономнар альянсы ат казанган директор Х. Пол Шу тарафыннан җитәкләнә, ул дөньядагы беренче коммерция өй иярчен ТВ алгыч барлыкка китерүгә дә кертем ясаган. Күп SETI лигасы әгъзалары лицензияләнгән радио һәвәскәрләр һәм микродулкын тәҗрибәчеләре. Башкалар цифрлы сигнал эшкәртү галимнәре һәм санак (компьютер) энтузиастлары.

SETI Лигасы өй яны 3-5 м (10-16 фут) диаметрлы иярчен ТВ тәлинкәләрен тыйнак сиземле тикшеренү дәрәҗәсе радио телескопларына конверсиясенең пионеры булган. Оешма кечкенә, Аргус Проектының һәвәскәрләр төзегән радио телескопларның глобаль ятьмәсен координацияли, ул радио телескоплар бөтен күкне тикшереп чын вакытта бөтен күкне каплыйлар. Аргус Проекты соңгы NASA SETI программасының бөтен күк эзләвенең компонентының дәвамы буларак уйланылган (Максат эзләнүе SETI Институтының Феникс Проекты тарафыннан дәвам ителгән). Хәзерге вакытта 27 илдә 143 Аргус Проекты телескопы эшли. Аргус Проекты коралы типик рәвештә 10−23 Вт/м2 тәртибенең сиземлелеген күрсәтә яки якынча Оһайо Дәүләт Университетының Зур Колак радио телескопының 1977 елда "Уау!" кандидат сигналының билгесен детектлаганга якынча эквивалент.

"Аргус" исеме грек саклау җанварыннан килә, аның 100 күзе булган, ул төрле юнәлешләрдә карый алган. SETI контекстында бу исем фантастикада радио телескоплар өчен кулланган (Артур Кларк "Империя Җире", Карл Саган "Контакт"), элегрәк NASAның соңыннан "Циклоплар" буларак билгеле өйрәнүе өчен кулланылган, һәм аның исеме Оһайо Дәүләт Университетында барлыкка китерелгән бөтен юнәлешле радио телескоп конструкциясенә бирелгән.

Оптик тәҗрибәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек SETI күк эзләнүләре радио спектрны өйрәнсә, кайбер SETI эзләнүчеләре җирдән читтәге цивилизацияләр йолдызара элемтә өчен оптик дулкын озынлыгындагы егәрле лазерлар куллана дип фараз иткәннәр. Бу фикер иң элек Р.Н.Шварц һәм Чарльз Хард Таунз тарафыннан Nature журналында басылган "Мазерлар ярдәмендә Йолдызара һәм Планетаара Элемтә" дип аталган мәкаләдә тәкъдим ителгән. Шулай да, 1971 елгы Циклоплар өйрәнүе оптик SETI мөмкинчелеген төшергән, моның өчен ерак йолдыз системасының яп-якты үзәк йолдызыннан да яктырак булган лазер системасын төзү авыр булганлыгы дәлилен китергән. 1983 елда, Тауэрс Proceedings of the National Academy of Sciences Америка Кушма Штатлары журналының фикеренең җентекләп өйрәнүен бастырган, бу SETI җәмәгате тарафыннан киң җәелгән ризалык белән каршы алынган.

Оптик SETI белән ике проблема бар. Беренче проблема ул - лазерларның "монохроматик" булуы, ягъни алар яктылыкны бер ешлыкта сибәләр, бу нинди ешлыкны эзләргә кирәк икәнен сайларга авырлыклар тудыра. Шулай да, яктылыкны тар импульсларда сибү нурланышның киң спектрына китерә; яктылыкның сибелү ешлыгы импульс тараю белән югарырак була, бу тапшыруны детектларга җиңелрәк итә.

Башка проблема - ул радио тапшырулар бөтен юнәлешләрдә тапшырыла алса, лазерлар үтә юнәлешле. Бу лазер нурларының йолдыз тузаны тарафыннан җиңел блоклана алуын аңлата һәм алу мөмкинчелеге булсын өчен Җир аның туры ут сызыгын кисәргә тиеш икәнен аңлата. Циклопларны өйрәнү лазер нурын тотрыклы күреп булмас икәнен фаразлап моның дөрес булмаганын исбатлаган.

Мондый система үзен автоматик рәвештә максат исемлеге аша идарә итәрлек итеп ясалырга мөмкин булган, ул һәр максатка даими дәрәҗәдә импульс җибәрә алыр иде. Бу 100 яктылык елы ераклыгындагы барлык Кояш-сыман йолдызларның максат итәргә мөмкинчелек бирер иде. Өйрәнүләр шулай ук түбән бәяле, карбон композит материалларыннан торган ике метрлы көзгесе булган, яктылык детекторлары рәтендә концентрацияләнгән автоматик лазер импульс детектор системасын тасвирлаган. Бу автоматик детектор системасы күк өйрәнүләрен алып бара алган, бу контактка керергә теләгән цивилизацияләрдән кабынуларны детектларга мөмкинчелек бирер иде.

Хәзерге вакытта берничә SETI тәҗрибәләре прогресста. Пол Һоровиц конструкцияләгән һәм Һарвардның 155 см оптик телескопында урнаштырган лазер детекторын керткән Һарвард-Смитсон төркеме. Бу телескоп хәзерге вакытта гадирәк йолдыз тикшерүе өчен кулланыла, һәм оптик SETI тикшеренүе бу эшләп карауның "комбинирлаштыруы". 1998 елның октябре һәм 1999 елның ноябре арасында тикшерү якынча 2500 йолдызны инспекцияләгән. Юри лазер сигналына ошаган бернәрсә дә табылмаган, ләкин эшләп караулар дәвам иткән. Һарвард-Смитсон төркеме хәзер Принстон Университеты белән охшаш детектор системасын Принстонның 91 сантиметр (36 дюйм) телескопына кую өстендә эшли. Һарвард һәм Принстон телескоплары шул ук максатлардан шул ук вакытта алыр өчен парлаштырылырлар, ният ике урыннан да шул ук сигналны детектлау, детектор тавышыннан хаталарны киметү ысулы буларак.

Һарвард-Смитсон төркеме хәзерге вакытта тугрылыклы бөтен күк оптик эзләү системасы белән алдарак тасвирланган 1,8 метр (72 дюйм) телескопының сызыкларын төзи. Яңа оптик SETI тикшерү телескопы Һарвард, Массачуссеттста Оук Бридж Обсерваториясендә урнаштырыла.

SERENDIP һәм SETI@home - ның өе булган Беркелей, Калифорния Университеты шулай ук SETI эзләнүләрен алып бара. Берсе Җоффри Мэрси тарафыннан җитәкләнә, ул Кояш системасыннан читтәге планеталар аучысы һәм импульска караганда даими лазер сигналын Кояш системасыннан читтәге планета авы дәвамында алынган спектрлар тикшеренүләрен кертә. Башка Беркелей оптик SETI эшләп каравы Һарвард-Смитсон төркеме ирешергә теләгәнгә охшаган һәм Беркелейдан Дэн Вертхаймер тарафыннан җитәкләнә, ул Һарвард-Смитсон төркеме өчен лазер детекторын төзегән. Беркелейдагы тикшерү Лёйшнер Обсерваториясендагы 76-сантиметр (30 дюйм) автоматик телескопын куллана һәм Вертхаймер төзегән искерәк лазер детекторын куллана.

Гамма нурлары чайпалуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамма нурлары чайпалулары (Gamma-ray bursts - GRB) Җирдән читтәге элемтә өчен кандидат булып торалар. Бу югары энергияле чайпалулар күзәтелә торган галәмдә якынча көненә бер мәртәбә күзәтелә. SETI хәзерге вакытта гамма нурлары ешлыкларын мониторлауларында төшереп калдыра, чөнки алар Җир атмосферасы тарафыннан йотыла һәм Җирдә урнашкан алгычлар тарафыннан детектларга авыр. Өстәвенә, киң чайпалу ешлыклар тасмалары хәзерге сигнал эшкәртү системалар өчен җитди чакыру булып кала. Шулай да, гамма нурлары чайпалуларын уратучы серләр җирдән читтәге акыл ияләре гипотезаларын дәртләндергән. MIT Хэйстэк Обсерваториясеннән Җон А. Болл Технология сингулярлыгына ирешкән алдынгы цивилизация 1018 бит кодланган мәгълүматлы ике миллисекунда импульсны тапшыра ала дигән фикергә килгән. Бу Җир биосистемасының тулаем мәгълүмат составы белән (геннар һәм барлык китапханәләрне һәм санак медиаларын кертеп генетик булмаган хәтер) чагыштырып була торган зурлык.

Җирдән читтәге артифактлар эзләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирдән читтәге акылны эзләү өчен йолдызара юллама зондын куллану мөмкинчелеге беренче мәртәбә Рональд Н. Брейсвелл тарафыннан 1960-ынче елда тәкъдим ителгән, һәм бу ысулның техник мөмкинчелеге Британия Планетаара Җәмгыятьнең Дедал Проекты йолдыз корабы өйрәнүендә демонстрацияләнгән. 1979 елда башлап, Роберт Фрейтас космик зондлар радио сигналларның йолдызара элемтәнең югары рәвеше дигән тәкъдимендә аргументларны алга сөргән. Вояджер Алтын Язмасын карагыз.

Җир янында теләсә нинди җитәрлек үсеш алган йолдыза ара зонды җир Интернетын җиңел мониторлый алуын танып, 1996 елда Профессор Аллен Таф тарафыннан Җирдән читтәге акыл өчен чакыру нигезләнгән булган, бу ятьмәдә нигезләнгән SETI тәҗрибәсе, ул шундый космик зондларны кешелек белән элемтәгә керергә чакыра. Проектның 100 имзалаучылар арасында физик, биологик һәм иҗтимагый галимнәр бар, шулай ук рәссамнар, укытучылар, тамашачылар, фәлсәфәчеләр һәм футуристлар бар. Профессор H. Paul Shuch, SETI Лигасының хөрмәтле башкаручы директоры, проектның Баш Тикшерүчесе буларак хезмәт итә.

Бу юлламаны матдә ярдәмендә язу һәм аны йолдызара максатка җиткерү яктылык күчеше вакытыннан озаграк булуына түзеп булса электромагнетик дулкыннар кулланудан шактый энергоэффективрак булырга мөмкин. Ягъни "сәлам" кебек гади юлламалар өчен SETI радиосы күпкә эффективрак булырга мөмкин. SETI радио маяк теориясендә "яраткан ешлык" концепциясе кебек үк, Җир-Ай һәм Кояш-Җир либрациясе орбиталары шулай итеп, җирдән читтәге йолдыз кораблары тикшерүче арбитраж йолдыз системалары өчен универсаль иң җайлы парклау урыннары булырга мөмкин. Бу объектларны эзләүгә нигезләнгән озак-вакыт яшәүче SETI программасы төзелергә мөмкин.

1979 елда, Фрейтас һәм Вальдес Җир-Ай L4 һәм L5 өчпочмак либрация нокталары янында һәм ассоциацияләнгән Кояш белән синхронланган гало орбиталарның мөмкин булган орбитадагы җирдән читтәге йолдызара зондларны эзләп фотографик эзләү үткәргән, әмма 14-енче зурлык детектлау чигенә кадәр бернәрсә тапмаган. 1982 елда авторлар икенче, күбрәк аңлый торган зондларны эзләүче фотографик эзләүне үткәргән, ул биш Җир-Ай Лагранж торышларын тикшергән, шуларга тотрыклы L4/L5 либрация орбиталарында Кояш белән синхронланган торышлар кергән, шулай ук L1/L2 янында планар булмаган потенциаль тотрыклы планар булмаган орбиталар, Җир-Ай L3 һәм шулай ук Кояш-Җир системасында L2 кергән. Тагын L3/L4/L5 янында 17-19-ынчы зурлыкка кадәр җирдән читтәге зондлар табылмаган L1/ L2 өчен 10-18 зурлыкка кадәр, һәм Кояш-Җир L2 14-16 зурлыкка кадәр табылмаган.

1983 елның июненда, Вальдес һәм Фрейтас Хэт Крик Радио Обсерваториясендәге 26 м радиотелескопын кулланып 108 сортирланган объектлардан 1516 МГц-та тритий үтә нечкә сызыгын эзләгән һәм 53 якын йолдызга акцент ясаган, шул исәптән 20 яктылык ел радиусындагы барлык күренгән йолдызларны да кертеп. Тритий ешлыгы SETI эше өчен бик үзенә тартучы булып танылган, чөнки (1) изотоп космоста сирәк очрый, (2) тритий үтә нечкә сызыгы Җир микродулкын тәрәзәсенең SETI waterhole region (су чокырында (радио термины)) үзәкләшкәнгә күрә, һәм (3) маяк сигналларына өстәп, тритий үтә нечкә сызыгы Җирдән читтәге цивилизацияләрнең экстенсив термо-төш реакциясе энергия эшләп чыгаруның ян продукты булырга мөмкин булуына күрә. Киң тасма һәм тар тасма канал күзәтүләре туры килерлек итеп 5–14 x 10−21 Вт/м²/канал һәм 0.7-2 x 10−24 Вт/м²/канал сиземлелегенә ирешкән, ләкин бернәрсә дә детектланмаган.

Техносигналлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традицион SETI-ны билгеләүче йолдызара радио юлламалардан кала барлык технология билгеләрен кертүче техносигналлар Җирдән читтәге акылны эзләү өчен соңгы ысул булып тора. Техносигналлар төрле чыганаклардан булырга мөмкин, Дайсон сфералары һәм Галәм көзгеләреннән яки космик шейдерлардан алып сәнәгый цивилизация барлыкка китергән атмосфера пычрануына яки Кояштан тыш планеталардагы шәһәр утларына кадәр һәм киләчәктә зур гипертелескоплар белән детектланырга мөмкин.

Техносигналларны өч киң категориягә бүләргә мөмкин: астроинженерия проектлары, планета чыганагы сигналлары, һәм Кояш Системасы эчендә яки читендә космик кораб.

Дайсон сферасы кебек астроинженер корылма, ул йолдызының барлык очраклы радиациясен энергиягә әверелдерү өчен конструкцияләнгән, Кояш аналогы йолдызының инфракызыл артып калганын күзәтү аша детектлана ала. 100 000 якында ятучы йолдызны тикшергәннән соң, тикшеренүчеләрнең командасы аларның берсе дә югары үсеш алган цивилизациясе билгеләренә ия түгел дигән фикергә килә.

Астроинженериянең башка теоретик формасы, Шкадов двигателе үзенең йолдызын йолдыз яктылыгының берникадәрен үзенә чагылдырып хәрәкәткә китерә һәм алдында двигателе белән йолдызның кырые аша күчешен (астрономия) күзәтеп детектларга була. Кояш системасы эчендә Астероидларның сәнәгать үзләштерүе шулай ук беренче төр техносигналларның детектлау мөмкинлеге бар.

Шәхси Кояштан читтәге планеталар технология билгеләренең бармы-юкмы икәнлеге тикшеренелә ала. Астрофизиканың Һарвард-Смитсон Үзәгеннән Ави Лоеб экзопланетаның төнге ягында даими яктылык сигналлары шәһәрләрнең һәм үсеш алган цивилизациянең билгесе булырга мөмкин дигән тәкъдим белән чыкты. Шуңа өстәп, артып калган инфракызыл нурланышы һәм химикатлар акылга күрсәтә ала.

Билгеле, планеталардан детектланган яктылык һәм җылылык планетада цивилизация булганын исбатлау өчен табигый чыганаклардан аертылырга тиеш. Шулай да, Колосс командасы китергән аргументлар буенча, цивилизация җылылык сигналы "җайлы" температура диапазонында булырга тиеш, мәсәлән, Җирдәге шәһәр җылылык утраулары кебек, ягъни планетаның үзеннән берничә градуска гына җылырак булырга тиеш. Капма-каршы, кыргый янгыннар, вулканнар һ.б. кебек табигый чыганаклар шактый җылырак, шулай итеп, алар икенче дулкын озынлыгы буенча яхшы аертылырга тиеш.

Техносигналларны эзләүнең башка максаты буларак Җирдән читтәге кораблар бар. Магнит җилкәнле Йолдызара космик кораблар меңнәрчә яктылык еллары аша алар йолдызара пространство белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән синхротрон радиация аша детектлана ала; башка йолдызара космик кораб конструкцияләре тыйнаграк араларда детектлана ала. Өстәвенә, Кояш Системасы эчендә робот зондлары шулай ук оптик һәм радио эзләүләре ярдәмендә эзләнәләр.

Шактый алга киткән цивилизация өчен, Планк шкаласы тизәйткечләреннән гипер энергетик нейтринолар күп Mpc арасында детектлана ала.

Ферми парадоксы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Италия физигы Энрико Ферми 1950-нче елларда Галәмдә технологик алга киткән цивилизацияләр гадәти хәл булса, аларны ничек булса да детектлап була дигән фаразны алга сөргән. Ферми я "Алар кайда?" яки "Барысы да кайда?" дип сораган.

Фермик парадоксы гадәттә Җирдән читтәге акыл ияләре нишләп зиярәт кылмаган икән сорау кебек аңлашыла, әмма шул ук фикерләү ни өчен Җирдән читтәге акыл ияләреннән сигнал юк икән дигән сорауга кагыла. Сорауның SETI юрамасы кайвакыт "Зур Тынлык" дип атала. Ферми парадоксы ваклыкларга кадәр түбәндәгечә расланырга мөмкин: Калып:Quote

Ферми парадоксы өчен күп аңлатулар тәкъдим ителгән, аларның диапазоны акыллы тормыш сирәк дигән анализлардан ("Сирәк Җир гипотезасы"), гәрчә Җирдән читтәге цивилизацияләр гадәти хәл булса да, алар аралашмый һәм йолдызара ераклыкларны кичми дигән анализларга кадәр.

Фантастика язучысы Тимоти Феррис Галәм җәмгыятьләре күчүче булырга тиеш кебек булганга, ачыктан күренә торган җавап булып йолдызара элемтәләр ятьмәсен төзү яки күбесенчә автоматик системалардан тора торган китапханәне төзү дип фикер йөртә. Алар беткән цивилизацияләрнең белемен саклаячак һәм шул белемне Галәм буенча таратачак. Феррис моны "Йолдызара Интернет" дип атый, шул ук вакытта төрле автоматик системалар "серверлар" буларак хезмәт итә. Шундый йолдызара Интернет булса, гипотеза фаразлаганча серверлар арасында элемтәләр күбесенчә тар ешлык тасмалы, югары юнәлдерешле ради яки лазер элемтәләре арасында булырга мөмкин. Мондый сигналларны тоту, югарырак аңлатылганча, бик авыр. Шулай да ятьмә яңа цивилизацияләр белән элемтә өмете белән берничә тапшыру төеннәрен тәэмин итә ала.

Гәрчә "мәгълүмат мәдәнияте" терминнарында билгелән нәрсә булса да, күптөрле тормыш формаларның билгеле элемтә технологияләрдә килешеп эффектив эшли торган системасының ачыктан күренә торган технологик проблемаларын исәпкә алмасак та, бу гипотеза тикшерүгә лаек.

Исәпкә алырлык проблема ул Галәмнең зурлыгы. Җирдәге иң сиземле радио телескопны уртак куллануга да карамастан, "Шарль Стюарт Бойер әйткәнчә, корал безнеке кебек цивилзациядән (100 елдан кимрәк вакыт эчендә радио һәм ТВ сигналларыннан агып китүче) сибелүче очраклы радио тавышын детектлый алмый. SERENDIP өчен һәм күпчелек башка SETI проектлары өчен Җирдән читтәге цивилизациядән сигналны детектлау өчен, цивилизация нәкъ менә безгә егәрле сигнал нуры сибәргә тиеш. Бу шулай ук Җир цивилизациясе 100 яктылык еллары арасында гына детектлана алганны аңлата.

Табылган юлламаларны ачу протоколы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара Астронавтика Академиясенең озак яшәүче SETI Даими Өйрәнү Төркеме бар (SPSG-Permanent Study Group, элек ул IAA SETI Комитеты дип аталган), ул SETI-ның фән, технология һәм Халыкара сәясәте белән эш итә. SPSG Халыкара Астронавтик Конгресс белән берлектә очраша, бу очрашулар дөнья буйлап ел саен төрле урыннарда була һәм һәрбер Халыкара Астронавтик Конгресста ике симпозиумны спонсорлый. 2005-енче елда IAA SETI-ны нигезләгән: Пост-детектлау Фәне һәм Технология Бирем төркемен (рәисе, профессор Пол Дэвис "Җирдән читтәге акыл чыганаклы дип фараз ителгән сигналны ачудан чыгучы сораулар буенча консультация һәм киңәш өчен теләсә нинди вакытта чакырлык итеп Даими Комитет өчен эшләү өчен".

Шулай да, телгә алынган протоколлар фәкать радио SETI-сына гына кагыла, ә METI-га түгел (Актив SETI). METI өчен эшләп карау SETI хартиясенең "Җирдән читтәге акыл белән Элемтәләр җибәрү принциплары декларациясе"ндә каралган.

2000-енче елның Октябренда астрономнар Иван Алмар һәм Җилл Тартер Бразилия, Рио де Жанейрода SETI Даими Өйрәнү Төркеменә ноль һәм ун арасындагы тәртип шкаласы булган Торино шкаласына таянып модельләнгән язма тәкъдим иткән, монда Җирдән читтәге акыл шәһадәте булган теләсә нинди публик игълан тәэсирен санала. "Рио шкаласы" шуннан соң Сан Марино шкаласын 2005-енче елда алыштырган (Җирдән тапшыруларның рискы темасына кагылган) һәм 2010 ел Лондон Шкаласын алыштырган (Җирдән читтәге тормышны детектлау темасына кагылган).

SETI Институты рәсми рәвештә Wow! сигналын Җирдән читтәге чыганаклы дип танымый (чөнки моны исбатларга мөмкин булмаган). SETI Институты шулай ук публик рәвештә SHGb02+14a Радио чыганагы кандидат сигналы Җирдән читтәге икәнен инкарь иткән, гәрчә сигналның тулы детальләре, мәсәлән, аның төгәл урыны җәмгатькә беркайчан да ачылмаган. Гәрчә Зоогаләм кебек башка волонтер проектлары ачышлар өчен кулланучылар җәлеп итсә дә, сигналны ачудан соң SETI@Home иртә игъланының бернинди ышануы да әлегә юк.

Кайбер кешеләр, шуларга Стивен М. Грирны да кертеп әһәмиятле интереслар сәбәпле Җирдән читтәге акылны чынлап ачу очрагында киң җәмәгатьчелеккә бу мәгълүмат тапшырылуы турында цинизм чагылдырганнар. Кайберәүләр, мәсәлән Брюс Яковски шулай ук җәмгыять өчен еракка алып баручы һәм әлегә билгеле булмаган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, бигрәк тә дөньяның диннәре өчен дигән аргументлар китергән.

Актив SETI[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук (METI) (messaging to extraterrestrial intelligence - Җирдән читтәге акылга юлламалар җибәрү) буларак билгеле актив SETI Җирдән читтәге акыл тарафыннан дигән өмет белән космоска сигналлар җибәрүдән тора.

Чынлыкка ашырылган йолдызара радио юлламалар проектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елның ноябренда Аресибо Обсерваториясендә башка дөньяларга юллама җибәрү өчен зур символик проект ясалган булган. Аресибо Юлламасы буларак мәгълүм булган, ул Мессьер 13 глобуляр кластеры тарафына җибәрелгән булган, ул Җирдән 25000 яктылык елы арасында урнашкан. Башка йолдызара радио юлламалар Космик Чакыру, Тин Эйдж Юлламасы, Космик Чакыру 2 һәм Җирдән Юллама 1999, 2001, 2003 һәм 2008 елларда Евпатория Планета Радарыннан тапшырылган булган.

Бәхәсләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең Вакытның кыска тарихы дигән китабында физик Стивен Һокинг Җирдән читтәге акылларны безнең барлыкка "чакыру" ул технология үсү дәрәҗәсе аермасы зур булган очрашуларда үзенең иптәш кешесе белән эш итүнең кешелекнең чыдамлы тарихы дип фараз итә. Ул фараз иткәнчә, бу тарих караш ноктасыннан, без "түбән ятабыз". Һокингка бер җавапта, 2016 елның сентябренда астроном Сет Шостак мондый борчылуларны тынычландыра.

METI турындагы борчылулар 2006-ынчы елның октябрендагы "Табигать"(Nature) фәнни журналында күтәрелгән булган, ул Халыкара Астронавтика Академиясенең SETI өйрәнү төркеменең очрашуында комментарланган. Бастыручы әйткәнчә, "Бу барлык Җирән читтәге цивилизацияләр яхшы сыйфатлы икәне ачыктан-ачык түгел, яки хәтта яхшы сыйфатлысы белән мондый контакт җитди нәтиҗәләргә китерүе-китермәве әлегә билгеле түгел". Астроном һәм фантастика язучысы Дэвид Брин охшаш борчылуларны чагылдырган.

Шикаго, Иллиноис янындагы Ферми Милли Тизләткеч Лабораториясендәге кисәкчә физигы Ричард Карриген пассив SETI шулай ук куркыныч булырга мөмкин дип фараз иткән, чөнки Интернетка җибәрелгән сигнал санак вирусы буларак гамәл кылырга мөмкин. Санак куркынычсызлыгы белгече Брюс Шнайер "сәер кино сценарие буенча куркыныч" мөмкинчелеген кире каккан.

Җирдән максатлы юлламалар тапшыруы куркынычы турындагы бәхсәләргә микъдар нигезе кулын сузу өчен Милли Астронавтика Академиясенең Даими SETI Өйрәнү Төркеме 2007 елда яңа аналитик эш коралы кабул иткән, ул Сан-Марино Шкаласы була. Профессор Иван Алмар һәм профессор H. Paul Shuch тарафыннан барлыкка китерелгән шкала Җирдән тапшыруларның әһәмиятен сигнал интенсивлыгы һәм мәгълүмат составы функциясе булрак чамалый. Аның кабул итүе бу барлык шундый тапшырулар бер-берсенә тигез булмаска мөмкин һәм һәрберсенә актив SETI-га караган гомуми халыкара сәясәт керткәнче аерым бәя бирелергә тиеш.

Шулай да кайбер галимнәр METI куркынычларның борчуларын иррациональ хорафат дип таный; мәсәлән, Александр Л. Зайцев язмаларын карагыз. Биолог Хуан Педро де Магальяэс Зоопарк Гипотезасы контекстында шулай ук безне күзәтүче теләсә нинди Җирдән читтәге акылга чакыру юлламасын тапшыру һәм җавап бирергә чакыруны тәкъдим иткән, Зоопарк Гипотезасы дөрес булса бу безне күбрәк куркынычка дучар итмәячәк дип фикер йөрткән.

2015 елның 13 февраленда (Джоффри Мэрси, Сет Шостак, Фрэнк Дрэйк, Элон Маск һәм Дэйвид Бринны кертеп) галимнәр Америка Фән Алгарышы Ассоциациясе конвенциясендә Актив SETIны һәм Космоска акыллы Җирдән читтәгеләргә юллама җибәрүе яхшы фикерме икәне турында бәхәсләшкәннәр. Шуларның бер нәтиҗәсе булып күпләр имза куйган гыйбарә - "нинди дә булса юллама тапшырганчы халыкара фәнни, сәяси һәм гуманитар бәхәс булырга тиеш" булган.

Бәреп үтү юлламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәреп үтү юлламасы программасы ул 2015 елның июленда игълан ителгән программа, аның максаты Җир тарафыннан Җирдән читтәге цивилизациягә тапшырыла алырлык цифрлы юллама эшләү, аның призы US$1,000,000. Юллама "кешелекнең һәм Җир планетасының вәкиле" булырга тиеш. Программа "алга киткән цивилизацияләр белән контактның уңай һәм тискәре якларын югары фән һәм сәясәт дәрәҗәләрендә киң бәхәсләр үткәрелгәнче бернинди юллама да тапшырмаска" өнди.

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле SETI проектлары прогресста, кайберәүләр тикшеренүчеләрнең иртә игъланнар артый "эйфорик" булуда тәнкыйтьләгән. Мәсәлән, Питер Шенкель, SETI проектларының тәэмин итүчесе булганда: "яңа табулар һәм аңлаулар яктыртуында, артык эйфорияне калдырырга һәм күбрәк "реалистик" караш яклы булырга кирәк... Без шыпырт кына миллион, безнең галактикада йөз мең, яки ун мең алга киткән цивилизация бар дигән иртә чамалар нигезсез булырга мөмкин." Клайв Тротмэн вакыт кысаларын зурайтучы айнытучы, ләкин реалистик исәпләүләрне тәкъдим итә.

SETI шулай ук аны псевдофән формасы икәнлеген әйтүчеләр тарафыннан очраклы рәвештә тәнкыйть максаты булган. Бигрәк тә, тәнкыйтьчеләр Җирдән читтәге акылны раслаучы күренешләр булмаганын һәм алга таба Җирдән читтәге акылның дөрес булу-булмау өчен яхшы Карл Поппер критериена туры килмәве турында әйткәннәр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «SETI» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]