Кизләү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кизләү latin yazuında])
(Евпатория битеннән юнәлтелде)
Кизләү
Байрак Герб
[[Файл:|160x160px|байрак]] [[Файл:|90x160px|Герб]]
Ил
Төбәк
Район
Координаталар
Климат төре
субтропик
Халык саны
105 915 кеше 
Телефон коды
+380 6569
Почта индекслары
97400—97490
Автомобиль коды
Кырым Җөмһүрияте: RUS 82
Кырым АҖ: AK, КК / 01
ГМБТК коды
УАТТОК коды
Рәсми сайт
(Россия Кырым Республикасы)
Кизләү

Кизләү (рус. Евпатория, укр. Євпато́рія, кырымтат. Kezlev, Кезлев) — Кырым ярымутравының урнашкан шәһәр-курорт. Рус телендә бөек Понт патшасы Митридат Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җомга-Җәмигъ мәчете (Хан-Җәмигъ мәчете)

Кизләү урынында кешеләр б.э.к.3 мең элек торган инде.

Биредә таврлар, киммерийләр, соңрак греклар яшәгәннәр. Каланың борынгы исеме — Керкинитида. III—II гасырда кала скифлар тарафыннан җимерелгән.

Һуннар, болгарлар, хәзәрләр, печенеглар, кыпчаклар Кизләү урынында торганнар.

Алтын Урда чорында Кизләү — сәүдә үзәге.

1475 елда Госман империясенә керә, Кизләү (төрекчә Гөзлөв) кирмәне төзелә.

1552 елда Дәүләт-Гәрәй хан идарә иткән чорда Җомга-Җәмигъ мәчете төзелә.

1774 елда Россия Кырым ханлыгын басып ала.

Кизләү каласы рус телендә борынгы гаскәр башлыгы, патша Митридат VI Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.

Кырым сугышы вакытында Кизләү инглиз-француз-төрек гаскәрләре тарафыннан басып алына.

1941 елның 31 октябреннән 1944 елның 13 апреленә кадәр фашистлар тарафыннан басып алына.

1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы сөргенгә җибәрелә, 26 июнендә әрмәннәр, болгарлар, греклар да сөргенгә җибәрелә.

Сугыш вакытында 12 мең кеше атып үтерелгән, халык саны 45–55 %ка кими.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евпатория Кара диңгез ярында, Кырымның далалы көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евпатория климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C 0,5 1,0 4,1 10,2 15,6 20,3 22,8 22,3 17,9 11,9 7,4 3,5 11,5
Чыганак: [1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[6] 1926[7] 1939[7] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2001[12]
17 913 23 341 47 030 56 992 79 444 93 281 107 792 105 915

Милли состав (2001): руслар — 64,9 %, украиннар — 23,3 %, кырымтатарлар — 6,9 %, белоруслар — 1,5 %.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евпатория — Россиянең тар уколейлы трамвай йөри торган өч шәһәренең берсе. Башка ике шәһәр: Пятигорск һәм Калининград.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бу торак пункт Русия һәм Украина арасында территориаль бәхәс астында торган Кырым ярымутравында урнашкан. Ярымутрауны фактик рәвештә контрольдә тотучы Русия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Җөмһүрияте һәм Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәре урнаша; Украина административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Автономияле Җөмһүрияте һәм Акъяр махсус статуслы шәһәре урнаша.
  2. Русия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча
  3. Украинаның административ-территораль бүленеше буенча
  4. Кырым Җөмһүриятенең административ-территораль бүленеше кысаларында
  5. Кырым Автономияле Җөмһүриятенең административ-территораль бүленеше кысаларында
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1437
  7. 7,0 7,1 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
  12. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=01&rn=&id=&botton=cens_db
  13. Совет министров Крыма(үле сылтама) — Информация о побратимских связях городов и районов АРК.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]