Җирдән читтәге тереклек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җирдән читтәге тереклекне эзләү халыкара тырышулары

Җирдән читтәге тереклек (бүтән планеталар тереклеге) — Җирдән тыш хасил булган фараз ителүче тереклек формасы. Астробиологиядә, ксенобиологиядә тикшерелә һәм фәнни фантастикада тасвирлана.

Шартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аурупа иярчене астындагы су океан мөмкин булуы
Титан өслегендәге ачык метан-этан күлләр. Әлегә Җирдән тыш тик Титанда өслегендәге даими сыек күлләр һәм елгалар табылган

Җирдә тереклек хасил булуы бүтән планетада мөмкин булган охшаш шартлар килеп чыгуы хакында фаразлар тудыра.

Кояшның спектр сыйныфына якын G, K, M спектр сыйныфындагы йолдызлар тирәли әйләнә торган планеталарда тереклек хасил булу өчен уңайлы шартлар бар. Галактикабызда шундый йолдызлар саны якынча 109 тигез.

Бүтән йолдызлар системаларында экзопланеталарны табу Галәмдә "яшәү өлкәсендә" тереклеккә яраклы урыннар барлыгына күрсәтә. Бүгенге астрономия шундый ерактагы планеталарда тереклек булу өчен кирәкле шартларны төгәл итеп билгели алмый, ләкин киләчәктәге техник мөмкинлек бу планеталар атмосферасында уттуар булу-булмавын билгелер, ахры. Ул күрсәткеч Җирдән читтәге тереклек барлыгының бер мөһим дәлиле булыр.

Җирдә экстремаль шартларда (югары температурада, басымда, агулы мохиттә) тереклек формалары саклана, шуңа күрә Җирдән ерактагы шартларда да тереклек булуы мөмкин.

Җирдә тереклекнең барлыкка килүе панспермия күренеше (тереклек бәбәнәкләрен галәми фәзадан кертү күренеше) белән аңлатыла, бу таралган теория Җирдән читтәге тереклеккә да кагыла ала.

Эзләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марс[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марс метеоритында ( ALH84001) кайбер структуралар ташка әверелгән бактерияләргә охшаш

Узган гасырларда Кояш системасындагы тереклек булуы бик ихтимал саналган, аеруча Марста фасыллар алмашу, мөмкин булган диңгезләр һәм каналлар табылганнан соң, әле XX гасырның башында Марс үсемлекләре булуы шиксез дип саналган, ләкин бу фараз хаталы булып чыккан.

1970 елларга кадәр Марста югары оешкан тереклек, хәттә шәһәрләр булуы хакында фараз бик җитди итеп каралган, ләкин 1962-1973 елларда ССРБ һәм АКШ җибәргән галәми аппаратлар Марста югары оешкан цивилизациясе булмавын исбатлыйлар.

Хәзер астробиологлар Марста тик иң гади тереклек формаларын табырга тырышалар, ләкин әлегә бөтен тырышулар нәтиҗәсез булып калганнар. Марста магнит кыры булмаганга күрә, атмосферасы бик сирәк, шуңа күрә бик зыянлы Кояш нурланышыннан саклану юк, температуралар зур төшү (-140 С, +20 С экваторда), бик көчле ком гарасатлар яшеннәр белән Марс өслегендә экстремаль шартлар тудыра.

Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәсендә Марста су барлыгының кайбер билгеләре һәм метан булуы табылган. Бер фараз буенча иң гади бактерияләр метан чыгара ала.

Чулпан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марска караганда Чулпанда тереклек өчен шартлар шактый начаррак, чөнки өслеге температурасы 464 С (738 К, хәттә кургаш эри), бик агулы атмосферасы (күмерәче газ 96,5%, күкерт диоксиды һ.б.), күкерт әчелегеннән торган болытлар, бик зур атмосфера басымы 93 атм. Шушы коточкыч шартларны күмерәче атмосфера парник эффекты тудырган.

Чулпан өслегендә тик ССРБ галәми аппаратлары утырганнар һәм кайбер төшерелгән рәсемнәрдә сәер объектлар табылган, хәттә 2012 елда РФ Фәннәр Академиясе хезмәткәре Леонид Ксанфомалити ниндидер тереклек иясен күзәткәнен белдерә, ләкин бу фараз бик тәнкыйтьләнә.

Иярченнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы тикшеренүләр Юпитер иярчене Аурупа, Сатурн иярченнәре Титан, Энцеладда тереклеккә яраклы кайбер билгеләрне табалар.

Җирдән тыш тик Титанда өслегендәге даими сыек (метан) күлләр һәм елгалар табылган, Энцелад боз өслеге астындагы су океан, гейзерлар бар һәм Аурупа өслеге астындагы су океан булуы фараз ителә. Сыеклык булуы, аеруча сыек су барлыгы тереклеккә яраклы кирәкле бер шарт була.

2010 елда НАСА галимнәре Титанда тереклек туры булмаган билгеләрен тапканын белдерәләр.

Экзопланеталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары оешкан тереклек яшәү өлкәсендәге экзопланеталарда булырга мөмкин һәм актив тикшерелә (Кеплер миссиясе). Молекуляр уттуар, озон, су һәм метан табылган очракта тереклек барлыгының туры булмаган бер дәлиле санала.

2017 елда Сукояр йолдызлыгында TRAPPIST-1 йолдызы тирәсендә Җир зурлыгы сыман 7 планетадан торган система табылган. TRAPPIST-1 йолдызының зурлыгы Юпитерныкына якын, әлеге йолдыз Җирдән 39 яктылык елы ераклыгында урнашкан һәм кызыл кәрлә йолдызына карый. Бар 7 планетада температура сыек су булуына туры килә, ләкин алардан тереклек булу өчен тик 3 планета яраклы булырга мөмкин.

Метеоритлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күмерле метеоритларны тикшергәндә, Җир шартларындагы тереклек эшчәнлегенең продуктлары табылалар.

Фәнни фантастика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирдән читтәге тереклеккә бик күп фантастик китаплар багышланганнар.

Заманча фәнни-фантастик әдәбият гадәте Һерберт Уэллс (Дөньялар сугышы), Роберт Шекли (Сөлек), Алексей Толстой (Аэлита), Кир Булычев (Авыл), Иван Ефремов (Елан йөрәге, Андромеда томанлыгы), Стругацкийлар бертуганнар ("Көн уртасы, 22 гасыр", Кучкар калкулыкта, Кызыл болытлар иле һ.б.), Станислав Лем (Солярис, Җиңелмәгән һ.б.) тарафыннан салынган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]