Панспермия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Панспермия latin yazuında])
Панспермия
Панспермия күренешен күрсәтү

Панспермия (бор. юнанча πανσπερμίαбар орлыклар катнашмасы, πᾶν (pan) — барлык, σπέρμα (sperma) — орлык) — Җирдәге тереклек галәми фәзадан "тереклек бәбәнәкләре"н кертү нәтиҗәсендә барлыкка килгән дигән фараз.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панспермия фаразы буенча галәми фәзада тереклек орлыклары (мәсәлән микроогранизмнар споралары) чәчелеп таралган һәм күк җисемнәре арасында метеоритлар яки яктылык басымы ярдәмендә таратыла.

Панспермия фаразы Җирдә тереклекнең барлыкка килүен аңлатмый, бу тәгълимат буенча тереклек - матдәнең фундаменталь бер үзлеге була.

Техноген панспермия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панспермия фаразы нигезендә техноген панспермия дигән төшенчә килеп чыккан: бүтән галәми объектларга җибәрелгән галәми аппаратлар белән Җирдәге микрооганизмнар килеп кертелә ала һәм алар андагы биосфераны бетереп, дөрес итеп тикшерү мөмкинлеген бирмәсләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]