Яшәү өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшәү өлкәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яшәү өлкәсе йолдыз төренә бәйле, рәсемдә х1 бүгенге Кояш системасына туры килә, х2 - Кояш яктыртучанлыгы ике тапкыр зуррак булган очракта яшәү өлкәсе күрсәтелгән һ.б.

Яшәү өлкәсе яки яшәү зонасы, тормыш зонасы, шулай ук Алтынчәч өлкәсе (инглизчә habitable zone, HZ) — Галәмдәге шартлы өлкә, бу өлкәдә урнашкан планеталар өслегендәге шартлар Җирнекенә якын һәм сыек су булуы тәэмин ителә.

Тиешенчә шундый планеталар яки аларның иярченнәре Җирдә сыман тормыш төре барлыкка килүенә уңайлы була.

Галактиканың яшәү өлкәсендәге (galactic habitable zone, GHZ) йолдызның яшәү әйләнә-тирәсендә (circumstellar habitable zone, CHZ) тормыш хасил булу ихтималы иң зур.

Планетаның яшәү өлкәсендә булуы планеталар системасы шартларын тасвирлый, ә тормыш булуы өчен уңайлылыгы планетаның өслеге шартларын тасвирлый.

Инглиз әдәбиятында яшәү өлкәсе шулай ук Алтынчәч өлкәсе (инглизчә Goldilocks Zone) атала, бу атама инглиз әкиятеннән алынган, ул әкиятне рус теленә Лев Толстой "Өч Аю" итеп тәрҗемә итә, шулай ук бу русча әкият "Маша һәм өч аю" дип йөртелә. Әкияттә Алтынчәч (яки Маша) өч әйбердән тик берсен сайлый ала, нибары ул туры килә, шулай ук планета яшәү өлкәсендә булу өчен тик билгеләнгән шартка туры килә: йолдыздан ерак та якын булмаска тиеш.

Йолдыз яшәү өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек биохимик реакцияләрдә сыек су кирәкле эреткеч буларак таләп ителә, шуңа күрә планеталарда сыек су барлыгы яшәү өлкәсенең чикләрен билгели.

Яшәү өлкәсеннән тыштагы планета җитәрлек йолдыз нурланышын алмый, шуңа күрә аның температурасы суның кату ноктасыннан түбәнрәк була. Йолдызга якындагы, яшәү өлкәсендә кермәүче планета йолдыз нурланышы тарафыннан бик җылытыла һәм су буга әйләнә.

Йолдызның яктыртучанлыгы яшәү өлкәсен билгели:

биредә
— яшәү өлкәсенең уртача радиусы, а.б.
— йолдызның яктыртучанлыгы яки болометрик күрсәткече
Кояшның яктыртучанлыгы яки болометрик күрсәткече

Кояш системасында яшәү өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кояш системасында яшәү өлкәсе өчен төрле исәпләүләр бар:

Эчке йолдыз, а.б. Тышкы чиге, а.б. Чыганак Искәрмә
0,725 1,24 Dole 1964[1] Үтә күренмәле (оптик) атмосфера һәм даими альбедо өчен фаразы.
0,95 1,01 Hart et al. 1978, 1979[2] K0 һәм ерактарак спектр сыйныфындагы йолдызлар янында яшәү өлкәсе юк
0,95 3,0 Fogg 1992[3] Күмертуар цикллары кулланылганнар
0,95 1,37 Kasting et al. 1993[4]
1 %—2 % ерактарак… Budyko 1969[5], Sellers 1969[6], North 1975[7] …глобаль бозлануга китерә
4 %—7 % якынрак… Rasool & DeBurgh 1970[8] …һәм океаннар конденсланмаячаклар

Яшәү өлкәсендә планеталарны эзләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнәр өчен яшәү өлкәсендәге планеталар бик кызык булалар, чөнки анда Җирдән читтәге тормыш булуы ихтимал.

Җирдән читтәге тормыш булу ихтималлыгын тасвирлаучы Дрейк тигезләмәсендә тормышка яраклы планеталар саны ne әгъзасы бар, бу кыйммәтне тәҗрибәләрдә табып була. Яшәү өлкәсендәге планеталарны эзләү ne кыйммәтен ачыкларга булыша.

2009 елда Кеплер миссиясе бу максатыннан җибәрелә.

2011 елда яшәү өлкәсендә беренче экзопланета Kepler-22 b табылган.

2015 елда Аккош йолдызлыгының яшәү өлкәсендә Kepler-452b экзопланетасы табыла, аның диаметры Җирнекеннән 60% зуррак, йолдыз тирәли әйләнү периоды 385 тәүлек тәшкил итә.

Тормыш бүтән мөмкинлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшәү өлкәсе тәгълиматы да тәнкыйтьләнә, һәм "күмертуар шовинизмы" дип йөртелә, чөнки анда тик күмер тудыргыч нигезендәге тормыш формалары исәпкә алына.

Икенче яктан планетаның йолдызга якынлыгы тормыш булу өчен төп шарт икәне шик астына куела, чөнки Кояш системасында Аурупа, Титан, Энцелад иярченнәре Кояштан ерак булганга карамастан баш планета (Юпитер яки Сатурн) гравитациясе тәэсиреннән җитәрлек эчке энергиясенә ия.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Planets for Man, Dole & Asimov 1964
  • Hart et al 1978, 1979 Icarus vol.37, 351—35
  • Fogg 1992
  • Kasting et al 1993, Icarus 101, 108—128
  • Budyko 1969
  • Sellers 1969
  • North 1975
  • Rasool & DeBurgh 1970