Ubuntu

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ubuntu latin yazuında])
Ubuntu
Нигезләнү датасы 20 октябрь 2004[1]
Логотип
Сурәт
Атама Ubuntu[2]
... хөрмәтенә аталган убунту[d][1]
Нигезләүче Марк Шаттлворт[1]
Нәрсә нигезендә эшләнгән Debian[3]
Моннан файдаланып эшләнгән Asturix[d], Bodhi Linux[d], Elementary OS[d], KDE neon[d], Linux Lite[d], Linux Mint[d], LXLE[d], Peppermint OS[d], Pinguy OS[d], Pop!_OS[d], Trisquel GNU/Linux-libre, Ubuntu Unity[d], Zorin OS[d] һәм Ubuntu Kylin[d]
Әсәр яки аның атамасы теле берничә тел[d]
Чыгару датасы 20 октябрь 2004
Таратучы ширкәт Microsoft Store[d][4] һәм BitTorrent
Эшләүче Canonical Ltd.[1]
Платформа x86_64[d][5], x86[d][5], ARM[d][5], ppc64[d][5], IBM System/390[d][5] һәм RISC-V[d][6]
Бирелмәләр зурлыгы 2,7 гибибайт[7]
Пакетлар белән идарә итү систимы Dpkg[d][8], Snap[d][9] һәм Advanced Packaging Tool[d][10]
GUI фреймворгы GNOME[11]
Тарату төре санлы йөкләү[d]
Программалау теле C++[12], Си[12], командная оболочка UNIX[d][12] һәм Python
Чыганак кодның саклану урыны code.launchpad.net/ubuntu
Хаталар турында белдерү бите bugs.launchpad.net/ubuntu[13]
Юрама 23.10.1 (16 октябрь 2023)[14],
22.04.4 LTS (22 февраль 2024)[15]
Кулланмага сылтама help.ubuntu.com[2]
Гаммәви ачкыч эзе C598 6B4F 1257 FFA8 6632 CBA7 4618 1433 FBB7 5451[16] һәм 8439 38DF 228D 22F7 B374 2BC0 D94A A3F0 EFE2 1092[16]
Рейтинг ESRB барысы өчен дә[d][4]
Рәсми веб-сайт ubuntu.com(ингл.)
Рәсми блог ubuntu.com/blog(ингл.)[17]
Каналның URL-лы ubuntu.com/blog/feed[17]
Куллану шартларына сылтама ubuntu.com/legal/terms-and-policies(ингл.)[17]
Яшеренлек сәясәте URL-ы ubuntu.com/legal/data-privacy(ингл.)[17]
Һәштәге Ubuntu
Авторлык хокуклары статусы автор хокуклары якланган, хуҗасы тарафыннан иҗтимагый милеккә тапшырылган[d]
Язу төре Ubuntu[d]
Яңарту ысулы Advanced Packaging Tool[d][10]
Alexa урыны 1874[18]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 525 012
IRC каналы irc.freenode.net/ubuntu(ингл.) һәм irc.freenode.net/ubuntu-de(алм.)[19]
Ссылка на платформу коллективного перевода translations.launchpad.net/ubuntu
 Ubuntu Викиҗыентыкта
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Ubuntu логотибы
Ubuntu логотибы


Ubuntu 11.10 (Oneiric Ocelot), Unity эш өстәле
Уйлап табучы

Canonical Ltd / Ubuntu Foundation

ОС гаиләсе

Linux,Unix, GNU

Нигезләнү

Debian

Соңгы юрама

16.10 (Yakkety Yak) — 2016 елның 23 октябре

Тәэмин итү телләре

Күптелле, шулай ук татар теленә дә тәрҗемә ителә[20]

Төшнең төре

Linux модульле төше

Арайөз

Unity

Лицензия

Төрлечә (нигездә GPL)

Халәте

Актив

Веб-сайт

www.ubuntu.com

Ubuntu (зулу «кешелеклелек» [21], «убу́нту» дип әйтелә) — Linux төшен кулланучы операцион система, Debian проектына нигезләнгән. Төп иганәче һәм уйлап табучы — Canonical Компаниясе. Хәзерге вакытта ирекле кулланучылар тарафыннан киң үсеш ала [22].

Күп очракта яңа юраманың дистрибутивлары 6 айга бер чыга һәм саклык яңартулары белән 18 ай дәвамында тәэмин ителә, ә LTS юрамалары[23], мондый юрамалар якынча 2 елга бер чыга һәм 3 ел (сервер юрамалар — 5 ел) дәвамында тәэмин ителә[24].

Ubuntu кайбер программа белән тәэмин ителеше[25] серверлар һәм эш станцияләре өчен чыгарыла. CD- яисә DVD-мәгълүмат йөрткечләр, алар өстәл санакларына LiveCD [26] яисә текстлы урнаштыргыч ярдәмендә урнаштырыла [27]. LiveDVD ярдәмендә урнаштыру барышында күпкә кулайрак мөмкинлекләр бар, мәсәлән, анда урнаштыруны график юл белән генә түгел, «Desktop» юрамасындагы кебек, шулай ук текстлы, «Alternate» юрамасындагы кебек, режимнар кулланырга мөмкин. Урнаштыру системаны яңадан кайтарудан алып, программаның тулысынча локализациясе белән тәмамлана. Дискта шулай ук гамәли программалар пакеты да бар. Шулар белән берлектә i386, amd64, ARM да күзәтелгән.

Барлыкка килү һәм эшләнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ubuntu проектының баштагы чын исеме no-name-yet.com.[28] (тат. әлегә исеме юк)

Ubuntu 11.04 урнаштыру дисклары

Башлангыч этапта Ubuntu (20 октябрь 2004 ел) бары тик Debian-ның бер тамыры гына дип күзаллана. Аның төп функцияләренә яңа чыккан системаларны тикшереп карау гына керә.[29] Башка Debian сабакларыннан аермалы буларак, мәсәлән Xandros, Linspire һәм Libranet (инглизчәдән карагыз), Canonical Debian-ның төп фәлсәфәсен саклап кала һәм Ubuntu өчен ирекле программалы тәэмин ителеш үзенчәлекләрен югалтмый.[30]

Ubuntu җыелмасы күбесенчә Debian-ның эстәбил булмаган пакетлар (unstable) төркеменнән тора. Ubuntu шулай ук аның Advanced Packaging Tool өлешен, пакетлар идарә итү өчен куллана. Ләкин шуңа да карамастан кайбер Ubuntu һәм Debian пакетлары бер-берсенә мәҗбүри рәвештә бәйле түгел. Кайсыбер Ubuntu пакет ясаучылары Debian-да да эшли һәм шуның нигезендә күбесе үзгәрешләр ике ОС өчен дә ясала.

Хәзергесе вакытта Ubuntu Марк Шаттлворт һәм аның Canonical ширкәте нигезендә тәэмин ителә. 2005 елның 8 июлендә Canonical Ubuntu Foundation фонды ясау турында хәбәр итә һәм 10 миллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтә. Фондның төп максаты булып киләсе елларда чыгучы Ubuntu юрамаларын тәэмин итү һәм алга этәрү тора. Ләкин 2009 елга карата фонд һаман да кулланылмаган булып кала. Шаттлворт әйтүенчә бу фонд бары тик гадәттән тыш хәлдә генә кулланачак.[31][32]

Ubuntu-ның 2011 елның апреленнән[33] 11.04 «Natty Narwhal» юрамасыннан башлап, Ubuntu Desktop Edition гадәти булган эш өстәле тирәлеге GNOME Unity белән алмаштырылачак[34][35][36], ә киләсе X.Org Server Wayland белән алмашачак.[37].

Ubuntu-ның бер тармагы булган «Grumpy Groundhog»ка карата да планнар бар. Киләчәктә дә исә ул киләсе юрамаларны үстерү, тикшерү һәм сынап карау урыны булып калыр дип күзаллана. Шуның нигезендә оста кулланучылар һәм җитерштерүчеләр өчен кайбер программаларның эшчәнлеген «минутына кадәр дөреслек» белән тикшерергә ярдәм итәчәк. Ә бу исә кайбер хаталарны иртәрәк табарга ярдәм итәчәк дип тә планлашиырыла[38]

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ubuntu Oneric уйлап табучылар саммиты

Ubuntu гадилеккә һәм эшләү уңайлыгына нигезләнгән. Ул үз өченә киң таралыш алган sudo утилиталарын, шуның ярдәмендә бик куркыныч булган суперкулланучы сессиясен кабызмыйча санак идарәчесе вазыйфаларын башкарарга мөмкин.[39]

Ubuntu, шулай ук киң интернационализацияләшкән, бу исә максималь рәвештә күптөрле телләргә ия булган кулланучыларны җәлеп итә. 5.04 брамасыннан башлап төп кодировка иттереп UTF-8 санала.[40]

Ubuntu эшләсен өчен 256 мегабайт RAM һәм, каты дискка урнаштырганда, дүрт гигабайт буш тирәлек.[41][42][43]

Ubuntu GNOME эш өстәленә нигезләнгән, ул иренкле, гади һәм аңлаешлы интерфейска ия булып тулы көченә заманча технологияләр тәкъдим итә.[44] GNOME-га кергән кушымталардан кала Ubuntu-да өстәмә программа белән тәэмин ителеш каралган, шулай ук боларга OpenOffice.org[45], web-гизгеч Mozilla Firefox керә.[46][47]

6.06 һәм соңрак юрамалардан башлап LiveCD белән берлектә урнаштыручы-CD, икесен бергә, компакт-дискка берләштерә башлыйлар. Бу диск эш өстәлен урнаштырып кулланучыларга үзләренең мөмкинлекләрен тикшереп карарга һәм барлык кушымталар белән тәҗрибәләр ясарга ярдәм итә. Ubuntu-ны каты дискка урнаштыру өчен Ubiquity (тат. барлык асылы) график урнаштыргычы кулланыла. Инсталляция процессы «тере» эш өстәлендә ясалган барлык документларны да саклап кала. Альтернатив урнаштыру debian-installer нәтиҗәсендә башкарыла, ул график ысулга караганда күпкә тирәнрәк кергән идарәчеләр, күп системалар урнаштыручы кулланучылар һәм оператив хәтере 192 мегабайттан да аз булган санаклар өчен кулланыла. Шулай ук дистрибутивка USB Flash-дискка урнаштыру программасы да кертелгән. Ул LiveCD һәм CD кебек барлык мөмкинчелекләргә дә ия. Күбесе очракта бу ысул нетбукларда еш кулланыла.

Релизлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәрбер релиз елга, айга нигезләнгән үзенә бертөрле кодлы исем һәм юрама йөртә. Кодлы исем ике ингглиз сүзеннән тора: бер үк хәрефтән башланучы сыйфаттан һәм хайван исеменнән. 6.06 Dapper Drake (LTS) юрамасыннан тытынып кодлы исемнең беренче хәрефләре латин әлифбасына туры китерелеп үзгәртелә[48]

Махсус тамгаланыш:
ярдәм күрсәтелми бары тиксервер юрамага
гына ярдәм күрсәтелә
ярдәм күрсәтелә хәзерге юрама планлаштырылган / уйлауда
LTS (ингл. Long Term Support) дип тамгаланган релизлары Ubuntu-ның башка бик күп юрамалары белән чагыштырганда Canonical тарафыннан бик озак тәэмин ителә. Пакетларны яңарту мөмкинлеге кулланучылар өчен өч ел дәвамында, ә серверлар өчен биш елга кадәр каралган, шулай ук Canonical шул период чорында түләүле техник ярдәм дә күрсәтә. Яңа LTS юрама чыкканга кадәр әлеге юраманың өлешләре һәрвакыт яңартылып тора һәм һәрбер яңарту үзенең кодлы исеменә лаек була. Мәсәлән, 6.06 Dapper Drake юрамасы өчен ике; 8.04 Hardy Heron өчен тагында күбрәк, якынча ярты елга бер яңартулар чыга. Хәзерге вакытта 8.04 юрамасы өчен дүрт яңарту чыкты, шуның белән бу юрама өчен яңартулар чыгу күзәтелми. Хәзерге вакыттагы LTS релиз булып Ubuntu 10.04 Lucid Lynx тора.[77] Соңгы, хәзерге Ubuntu 10.10 Maverick Meerkat юрамасына Linux 2.6.35 юрамалы төше, GNOME 2.32, Mozilla Firefox 3.6.10, OpenOffice.org 3.2.1, GCC 4.4.4[78] кертелгән Ubuntu һәм аның төрле вариантлары интернеттан йөкләү өчен ясалган һәм бушлай рәвештә Canonical Ltd тарафыннан бирелгән ShipIt ярдәмендә CD-ROM дисклары җибәрелергә мөмкин.[79][80] Бүгенге көндәге иң соңгы юрама Ubuntu 11.10 Oneiric Ocelot. Ул үз эченә 3.0.4 юрамалы Linux төшен, Unity 4.22.0, Mozilla Firefox 7.0.1, LibreOffice 3.4.3, GCC 4.6.1 программаларының яңартмаларыннан тора.[78]

Ubuntu-га нигезләнгән Linux дистрибутивлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ubuntu исемен куллану максатыннан чыгып, Canonical Ubuntu-га нигезләнгән ике төрле дистрибутивны аера:

  • Ubuntu (Ubuntu Derivative Distribution) нигезләнгән дистрибутив: әлеге дистрибутив Ubuntu-дан бик нык аерыла. Ләкин алар арасыннан Canonical тарафыннан рәсми танылган дистрибутивлар билгеле. Калганнары өчен Canonical үзөстендә җаваплылык тотмый.
  • Ubuntu (Ubuntu Remix) җыелмасы: Ubuntu-га нигезләнгән һәм анардан бик үк аерылмаган дистрибутивлар җыелмасы. Аерымлыклар бары тик программалар җыелмасында, аларның урннашуында гына булырга мөмкин. Җыелма статусын рәсми рәвештә алу өчен, ул катгый рәвештә Ubuntu белән тәңгәл килергә тиеш, шулай ук Ubuntu репозитариендагы рәсми пакетлар, дистрибутивның бушлау булуы һ. б. Җыелмалар һәрвакыттада Ubuntu исемен кулланалар һәм аның бары җыелма икәнлеген Remix атамасы гына билгели, мәсәлән: Ubuntu Russian Remix — Ubuntu-ның Россия өчен ясалган бер дистрибутивы.[81].
Юрама Чыгу көне Кодланган исеме Татарча кодлы исеме Ярдәм күрсәтү вакытының бетүе
4.10 20 октябрь 2004[49] Warty Warthog Кыргый дуңгыз 30 апрель 2006
5.04 8 апрель 2005[50] Hoary Hedgehog Чал Керпе 31 октябрь 2006
5.10 13 октябрь 2005[51] Breezy Badger Яшь Баурсык 13 апрель 2007
6.06 LTS 1 июнь 2006[52]
10 август 2006 (6.06.1)[53]
21 гыйнвар 2008 (6.06.2)[54]
Dapper Drake Купшы Үрдәк 14 июль 2009[55] (эш станцияләре өчен)
июнь 2011 (сервер өчен юрама)
6.10 26 октябрь 2006[56] Edgy Eft Сабырсыз Тритон 25 апрель 2008
7.04 19 апрель 2007[57] Feisty Fawn Тәвәккәл Болан 19 октябрь 2008
7.10 18 октябрь 2007[58] Gutsy Gibbon Кыю Гиббон 18 апрель 2009
8.04 LTS 24 апрель 2008[59]
3 июль 2008 (8.04.1)
22 гыйнвар 2009 (8.04.2)[60]
16 июль 2009 (8.04.3) [61]
28 гыйнвар 2010 (8.04.4)
Hardy Heron Чыдамлы Челән апрель 2011 (эш станцияләре өчен)
апрель 2013 (сервер өчен юрама)
8.10 30 октябрь 2008 [62] Intrepid Ibex Йөрәкле Кәҗәмөгез 30 апрель 2010 [63]
9.04 23 апрель 2009 [64] Jaunty Jackalope Өлгер Куян 23 октябрь 2010 [65]
9.10 29 октябрь 2009[66] Karmic Koala [67] Кармик Коала апрель 2011
10.04 LTS 29 апрель 2010[68]
17 август 2010 (10.04.1)[69]
Lucid Lynx Зирәк Селәүсен апрель 2013 (эш станцияләре өчен)
апрель 2015 (сервер өчен юрама)
10.10 10 октябрь 2010 Maverick Meerkat [70] Хөр фикерле Сурикат апрель 2012
11.04 28 апрель 2011 ел[71] Natty Narwhal [72] Нәфис Нарвал октябрь 2012
11.10 октябрь 2011 ел Oneiric Ocelot[73][74] Хыяллы Оцелот апрель 2013
12.04 LTS 26 апрель 2012 ел[75] Precise Pangolin[76] Педантик Панголин апрель 2017
12.10 18 октябрь 2012 ел Quantal Quetzal 16 май 2014
13.04 25 апрель 2013 ел Raring Ringtail 27 гыйнвар 2014
13.10 17 октябрь 2013 ел Saucy Salamander 17 июль 2014
14.04 LTS 17 апрель 2014 ел Trusty Tahr апрель 2019
14.10 23 октябрь 2014 ел Utopic Unicorn Июль 2015
15.04 23 апрель 2015 ел Vivid Vervet Гыйнвар 2016
15.10 22 октябрь 2015 ел Wily Werewolf Июль 2016
16.04 LTS 21 апрель 2016 ел Xenial Xerus Апрель 2021
16.10 13 октябрь 2016 ел Yakkety Yak Июль 2017
Дистрибутив Тасвирлама График киңлеге
Kubuntu KDE эш өстәлендә эшләүче Ubuntu дистрибутивы. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. KDE
Xubuntu Xfce эш өстәлендә эшләүче Ubuntu дистрибутивы (азкөчле санаклар өчен). Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. Xfce
Gobuntu Ubuntu дистрибутивы, үз өченә бары тик ирекле программалар гына ала. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә иде. Хәзерге вакытта әлеге проект туктатылган. Һәрбер кулланучы ирекле рәвештә Restricted һәм Multiverse репозитарийларын сүндерү мөмкинлеге бирелә. GNOME
Edubuntu Уку йортлары өчен. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә.
Ubuntu Studio Медиастудияләр өчен. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. GNOME
Линукс Мәктәп Kubuntu базасындагы дистрибутив, «Мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыру» проекты максатында эшләнә. KDE
CrunchBang Ubuntu системасының минималь үзенчәлекләрен алып, шул ук вакытта бик җиңел эшчәнлелеге белән аерыла Openbox
Aurora ASUS EEE PC өчен ясалган дистрибутив.
Fluxbuntu Fluxbox
Linux Mint Ubuntu дистрибутивына нигезләнгән, ләкин бик нык аерылучы ОС. Үз өченә Flash һәм Java программаларын ала. Төрлеләр
nUbuntu Челтәр иминлеге өчен ясалган дистрибутив.
OpenGEU Ubuntu юрамасы, җиңел Enlightenment тәрәзә эшчәнлеген куллана. Enlightenment DR17
Runtu Россия дистрибутивы. Төрлеләр
Ubuntu Russian Remix Россиядә өй һәм офис өчен ясалган. GNOME
Ulteo Әле ясала гына. KDE
Lubuntu Җиңел дистрибутив, DE нигезләнгән, уйлауда. LXDE
U-lite DE кермәгән дистрибутив, уйлауда. Openbox
Sabily Махсус мөселманнар өчен ясалаган софт. GNOME

Дөньяда кулланышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Программа белән тәэмин ителеш менеджеры

Максат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Canonical ширкәте әйтүе буенча Ubuntu үзенең кулланучыларына тулы көчле азатлыкны һәм ирекне (классик аңлатмада Free Software Foundation) гарантияли. Болар барсыда үз манифестында (җәмәгать офертасы, ингл. «the Ubuntu promise») күрсәтелгән, дөреслектә исә бу GPL лицензиясенә бик нык ошаган. Ләкин шул ук вакытта кайбер релизлар үз эчендә ирекле кулланышта булмаган драйверларны тәшкил итә, ә махсус кибетләрдә лицензион һәм ирекле кулланышта булмаган декодерлар да бар. Мәсәлән, моның хисабына Windows Media форматын китерергә мөмкин.[89]

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Һәрбер Ubuntu дистрибутивлы дискларны почта аша бушлай сорау бирергә мөмкин. Canonical ширкате үз өстенә барлык чыгымнарны, почтага һәм чик буе түләүләренә киткән барлык түләүләрне үз өстенә ала. Яңа релиз чыгуга кадәр дискларны сорау бара, бер ай вакыт өчендә барлык җибәрүләр чыгачак яңа юрама белән тулган була. Почта аша китерү якынча 4 атнадан 6 атнага кадәр бара.[90]
  • Ubuntu 10.10 Maverick Meerkat юрамасы рәсми рәвештә 10.10.10 (2010 елның 10 октябрендә) чыга. 101010 икеле санау системасыннан унарлы санга күчергәндә 42 килеп чыга. 42 саны — ул, икенче грандиоз санакның барлык Галәм киңлегендәге «гомернең, галәмнең һәм башка шундый нәрсәләрнең соравына» каратана төп җавапларның берсе. Адамс Дугласның «Галактика буенча автотукталышлар белән» романында да бу бик ачык сүрәтләнә. Әлеге сорауга җавап санак тарафыннан җиде миллион еллар дәвамында исәпләнә, шуңа да бу җавапны барлык галәмдәге барлык аңлы расалар түземсезлек белән көтеп калалар.

Ләкин шуңа да карамастан 42 санының икенче төрле аңлатмасы да бар. Релизны уйлап табучылар эшне матур көнгә кадәр чыгараыга тырышалар — 10.10.10.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скриншотлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видео[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://www.ubuntu.com/about/about-ubuntu
  2. 2,0 2,1 https://www.ubuntu.com/
  3. https://web.archive.org/web/20160823232119/http://www.ubuntu.com/about/about-ubuntu
  4. 4,0 4,1 https://www.microsoft.com/de-de/p/ubuntu/9nblggh4msv6
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 https://ubuntu.com/community#download
  6. https://www.cnx-software.com/2021/06/28/ubuntu-20-04-21-04-64-bit-risc-v-qemu-hifive-boards/
  7. https://ubuntu.com/download/desktop
  8. https://wiki.ubuntuusers.de/dpkg/
  9. https://wiki.ubuntuusers.de/snap/
  10. 10,0 10,1 https://wiki.ubuntuusers.de/APT/
  11. https://help.ubuntu.com/lts/ubuntu-help/index.html
  12. 12,0 12,1 12,2 https://www.openhub.net/p/ubuntu/analyses/latest/languages_summary
  13. https://help.ubuntu.com/stable/ubuntu-help/report-ubuntu-bug.html.en
  14. Canonical releases Ubuntu 23.10 Mantic Minotaur — 2023.
  15. Łukasz 'sil2100' Zemczak Ubuntu 22.04.4 LTS released — 2024.
  16. 16,0 16,1 How to verify your Ubuntu download
  17. 17,0 17,1 17,2 17,3 https://ubuntu.com/
  18. https://www.alexa.com/siteinfo/ubuntu.com
  19. (unspecified title)
  20. https://launchpad.net/~ubuntu-l10n-tt Ubuntu-ны татарчага тәрҗемә итүчеләр
  21. About the Name(үле сылтама)
  22. Face-to-Face Local Support. Canonical Ltd..
  23. ингл. Long Term Support сүзеннән — «озак вакытлы тәэмин ителеш»не аңлата
  24. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-04-29, retrieved 2010-11-06 
  25. Ubuntu packages. 27 декабрь 2007 ел тикшерелгән.
  26. «Desktop» юрамасы.
  27. «Alternate» юрамасы
  28. Hill, Benjamin Mako (26 ноябрь 2004 ел). Ubuntu is Born. Ubuntu (A GNU/Linux Operating System): Past Present and Future.
  29. Shuttleworth, Mark. What about binary compatibility between distributions?. Edubuntu Wiki.
  30. Ubuntu Philosophy. Ubuntu.com
  31. Mako Hill, Benjamin. Announcing Launch of ($10m) Ubuntu Foundation. Тарату исемлеге ubuntu-announce. 2010-09-12 тикшерелгән.
  32. New Ubuntu Foundation Announced (ингл.), Canonical, Ubuntu.com. 12 сентябрь 2010 тикшерелде. 2014 елның 25 ноябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-11-25, retrieved 2010-12-23 
  33. Natty Release Schedule (ингл.), Canonical, Ubuntu Wiki. 30 октябрь 2010 тикшерелде.
  34. Джоно Бэкон (25 октябрь 2010 ел). Ubuntu 11.04 To Ship Unity. әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды. 2010-11-133 тикшерелгән.
  35. Ubuntu 11.04 дә — GNOME Shell эш өстәле урынына Unity булачак (рус.), OpenNET (25 октябрь 2010 ел). 25 октябрь 2010 тикшерелде.
  36. Евгений Крестников (29 октябрь 2010 ел). Ubuntu 11.04 дә график тышчаны алмаштырачаклар. Компьютерра. әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды. 2010-11-13 тикшерелгән.
  37. Марк Шаттлворт (4 ноябрь 2010 ел). Unity on Wayland. 2010-11-13 тикшерелгән.
  38. Grumpy Groundhog specification. Ubuntu.com
  39. RootSudo. Ubuntu Wiki
  40. HoaryGoals. Ubuntu Wiki. әлеге чыганактан 2006-11-10 архивланды. 2010-12-11 тикшерелгән.
  41. Ubuntu 6.06 Release Notes: Hardware Requirements(ингл.)
  42. Ubuntu 8.10 System Requirements(ингл.)
  43. Ubuntu 9.04 Release Notes: System Requirements 2010 елның 23 май көнендә архивланган.(ингл.)
  44. About GNOME. GNOME.org
  45. Publishing history of “openoffice.org” package in Ubuntu. Launchpad. 2010-11-12 тикшерелгән.
  46. Publishing history of “firefox-3.5” package in Ubuntu. Launchpad. 2010-11-12 тикшерелгән.
  47. Desktop | Ubuntu
  48. DevelopmentCodeNames — Ubuntu Wiki
  49. Ubuntu 4.10 announcement
  50. Ubuntu 5.04 announcement
  51. Ubuntu 5.10 announcement
  52. Ubuntu 6.06 LTS announcement, archived from the original on 2011-08-24, retrieved 2010-11-04 
  53. Ubuntu 6.06.1 LTS announcement
  54. Ubuntu 6.06.2 LTS announcement, archived from the original on 2008-10-02, retrieved 2010-11-04 
  55. Ubuntu 6.06 LTS Desktop Edition reaches end-of-life on July 14, 2009
  56. Ubuntu 6.10 announcement, archived from the original on 2011-08-24, retrieved 2010-11-04 
  57. Информация о релизе Ubuntu 7.04 (Feisty Fawn)
  58. Информация о релизе Ubuntu 7.10 (Gutsy Gibbon)
  59. Ubuntu 8.04 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
  60. Ubuntu 8.04.2 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
  61. Ubuntu 8.04.3 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
  62. Информация о разработке Ubuntu 8.10 (Intrepid Ibex)
  63. Ubuntu 8.10 reaches end-of-life on April 30, 2010
  64. Ubuntu 9.04 (Jaunty Jackalope) турында мәгълүмат
  65. Ubuntu 9.04 reaches end-of-life on October 23, 2010
  66. Ubuntu 9.10 (Karmic Koala) турында мәгълүмат
  67. Introducing the Karmic Koala, our mascot for Ubuntu 9.10
  68. Ubuntu 10.04 (Lucid Lynx) турында мәгълүмат
  69. Ubuntu 10.10 турында мәгълүмат
  70. Shooting for the Perfect 10.10 with Maverick Meerkat
  71. Ubuntu 11.04 турында мәгълүмат
  72. N-imal?
  73. Next after Natty? 2011 елның 9 ноябрь көнендә архивланган. Ubuntu 11.10 өчен исем сайлау. Марк Шаттлвортның мәкаләсенең тәрҗемәсе
  74. Next after Natty? (инг.) Ubuntu 11.10 юрамасының кодлы исемен сайлау
  75. PrecisePangolin — Ubuntu Wiki, archived from the original on 2016-01-27, retrieved 2011-11-03 
  76. P is for… (инг.) Марк Шаттлворт блогындагы язма
  77. UbuCon чорында Ubuntu 10.04 һәм Atlanta Linux Fest.
  78. 78,0 78,1 Distrowatch.com: Ubuntu
  79. Ubuntu Support: ShipIt FAQ 2010 елның 10 апрель көнендә архивланган.(ингл.)
  80. ShipIt changes(ингл.)
  81. Canonical Inc.. Ubuntu Trademark Policy. 2010-05-28 тикшерелгән.
  82. Француз пүлисәсе Linux-ка күчте | Хәбәрләр, archived from the original on 2008-05-04, retrieved 2010-11-04 
  83. French police deal blow to Microsoft (ингл.)
  84. Владимир Крюков: «Ubuntu — операцион системасы вируска бирешми» / ТехноПортал
  85. Mark Shuttleworth " Blog Archive " Absolutely no truth to the rumour…
  86. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-02-20, retrieved 2010-11-04 
  87. Servers/smaug — OpenStreetMap Wiki<
  88. FI: Over a hundred schools using open source
  89. Gerry Carr. Codecs and DVD playback on Ubuntu 8.04 for all users. Canonical Blog. Canonical. 2008-09-18 тикшерелгән.
  90. ShipIt — Ubuntu бушлай дискларына сорау бирү(ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]