Windows XP

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Windows® XP логотибы
Windows XP
Windows XP эш өстәле
Windows XP, Service Pack 3
Уйлап табучы

Microsoft

ОС гаиләсе

Windows NT

Беренче чыгыш

2001 елның 25 октябре(мәгълүмат)

Соңгы юрама

5.1.2600.5512 Service Pack 3 — 2008 елның 21 апреле [1]

Төшнең төре

гибридлы төш

Интерфейс

Luna

Лицензия

Microsoft EULA

Халәте

Гомуми ярдәм:

Киңәйтелгән ярдәм:

Веб-сәхифә

http://www.microsoft.com

Windows XP (ясаудагы кодлы исеме — Whistler; өчке юрама — Windows NT 5.1) — Microsoft корпорациясенең Windows NT гаиләсенә керүче операцион система . Ул 2001 елның 25 октябрендә чыкты һәм Windows 2000 Professional юрамасының варисы булып тора. XP исеме исә инг. experience - тәҗрибә дигәнне аңлата.

Алдагы Windows 2000 системасыннан аермалы буларак, Windows XP бары тик кулланучы системасы буларак кына кулланыла. Аның сервер аналогы буларак Windows Server 2003 тора. Ләкин Windows Server 2003 Windows XP базасында төзелгән булсада, аның барлык кулланучы интерфейсын үз өченә алып, Windows Server 2003 баребер яңартылган яңа NT 5.2 юрамалы төшне үз өченә ала. Бу төш соңрак Windows XP Professional x64 Edition юрамасында да күренә, моның нәтиҗәсендә әлеге юрама Windows Server 2003 белән үсеше «параллель» үсештә барган дип тә әйтергә мөмкин.

2009 елның 14 апреленнән башлап Microsoft Windows XP'га карата бушлай ярдәм күрсәтүне туктата, хәзер Windows XP'ның барлык кулланучылары Microsoft ка бушлай ярдәм сорап мәрәҗәгать итә алмыйлар. Хәзер алар «киңәйтелгән ярдәм» күрсәтелә — болар димәк барсыда түләүле. Киңәйтелгән ярдәм 2014 елның 8 апреленә кадәр күрсәтелә.

2010 елның декабренә карата Windows XP — дөньядагы иң киң кулланучы операцион система була, ул сәүдә өлешендә 47,2 % тәшкил итә. Бу күрсәткечнең максимумы 76,1 % була һәм ул 2007 елның гыйнварында барлыкка килә[3].

Кулланучының график интерфейсы[үзгәртү]

Royale бизәлешендә яңа башлангыч меню
  • Windows Explorer'да аермалау үтә күренмәле зәңгәр турыпочмаклык белән башкарыла.
  • Эш өстәлендә ярлыктан шәүлә төшә
  • Ярдәмче панель юлкүрсәткечендә урнаштырылган («common tasks»).
  • Билгеләү панелен блоклау ярдәмчесе задач һәм ялгыш үзгәртүдән саклаучы панелләр.
  • «Башлау» менюсында төсле аерамалау, шуның нигезендә яңа урнаштырылган программаларны карарга мөмкин.
  • Меню шәүлә җибәрә( Windows 2000 моны бары тик «тычкан» гына башкара иде)

Операцион системаның система сораулары[үзгәртү]

Windows XP Home и Professional editions операцион системаларының система сораулары:[4]

Минималь Рөхсәт ителгән
Процессор 233 MHz 300 MHz яисә зуррак
Оператив хәтер 64 Мб RAM (кайбер мөмкинчелекләр чикләнгә) 128 Мб RAM яисә зуррак
Видеоадаптер һәм монитор Super VGA (800 x 600) Super VGA (800 x 600) яисә зуррак
HDDда буш урын 1.5 Гб 1.5 Гб яисә зуррак
Оптик саклагычлар CD-ROM (урнаштыру өчен кирәк) CD-ROM яисә DVD-ROM
Кулланучы белән эшләү җайланмалары клавиатура клавиатура һәм тычкан
Башка җиһазлар Тавыш картасы, колонкалар һәм/яисә наушниклар Тавыш картасы, колонкалар һәм/яисә наушниклар

Боларга өстәмә буларак Service Pack 2'не урнаштыру өчен каты дискта 1,8 ГБ буш урын кирәк.[5]


Windows XPга карата критика[үзгәртү]

Үзен тиз эшчәнлеге белән ул Windows Vista һәм Windows 7'дән узуына карамастан, Windows XP'нең (SP1, SP2, SP3) бик зур кимчелекләре дә бар:

  • Урнаштыру барышында кулланучыга идарәче хокуклары белән хисап язмасы теркәргә һәм шуның белән эшләргә тәкъдим ителә, шуның нәтиҗәсендә ул вирусларга бик бирешүчән булып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]