Debian

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Debian latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Debian-OpenLogo.svg
Debian
Debian-8-desktop-background.png
Debian GNU/Linux 8.0 («Jessie») GNOME эш өстәле белән
Уйлап табучы

Debian проекты

ОС гаиләсе

Unix, GNU, Linux

Беренче чыгыш

16 август 1993

Соңгы юрама

8.1, кодлы исеме — Jessie — 6 июнь 2015

Төшнең төре

Монолит (Linux, FreeBSD, NetBSD), Микро (Hurd)

Арайөз

GNOME, KDE, Xfce һәм LXDE

Лицензия

GNU GPL, һәм башкалар[1]

Халәте

Актуаль

Веб-сайт

www.debian.org

Debian ([ˈdɛbiən] кебек әйтелә) — ачык кодлы ирекле программа белән тәэмин ителештән һәм кайбер ябык кодлардан торучы операцион система. Бүгенгесе көндә Debian GNU/Linux — иң популяр һәм их кирәкле Linux дистрибутивлары рәтенә керә[2], бары аның ярдәмендә генә мондый төрдәге ОС үзенең үсү чорын кичерә[3]. Шула ук башка төшләрдә ясалган дистрибутивлар: Debian GNU/Hurd, Debian GNU/kNetBSD һәм Debian GNU/kFreeBSD. Debian операцион система буларак серверлар өчен һәм эш станцияләре өчен дә кулланыла ала.

Debian башка дистрибутивларга караганда иң күп пакетлар саклагычына 2012 елның 2 февраль көнендә архивланган. ия, аларның барсында да куллану өчен кирәкле программалар, хәтта аларның сан ягыннан түгел, ә тәэмин итүче архитектуралар ягыннан алар: ARM-нан башлап, популяр булган x86 һәм PowerPC, яңа 64-разрядлы AMD, һәм IBM S/390 белән тәмамлана.

Саклагычлар белән эш итү өчен бик күп программалар бар, аларның иң популяры — Advanced Packaging Tool (APT).

Debian бик күп дистрибутивлар өчен башлангыч булып тора (йөздән артык, тулырак Debian аша нигезләнгән дистрибутивлар). Иң танылганнары — Adamantix, Bioknoppix, Dreamlinux, Clusterix, Gnoppix, Knoppix, Ubuntu, Libranet, Linspire, MEPIS, Xandros Desktop OS һәм Maemo.

«Debian» сүзе проектка нигез салучы Ян Мёрдок (Ian Murdock) һәм аның якын дусты (соңрак хатыны, хәзер элеккеге хатыны) Дебра (Debra) баш иңекләреннән килеп чыккан.

Релизлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Debian релизлары өч тармакка бүленә:

  • стабиль (stable), ул үз өченә рәсми дистрибутивка кергән барлык пакетларны ала;
  • тест ясалучы (testing), бу юрамадан стабиль дистрибутив ясала;
  • стабиль булмаган (unstable), бу пакеттан барысы да тест ясалучы релизга күчерелә.

Шула ук эксперименталь(experimental) релиз да була, моңа бик күп үзгәрешләр кичергән пакетлар гына урнаштырыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]