Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате
Фото
XIX гасыр—XX гасыр башы Азәрбайҗан тарчысы Мәшәди Җәмил Әмиров
Ил Азәрбайҗан
Өлкә Музыка

Commons-logo.svg Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате Викиҗыентыкта

Азербайджан тар уен коралы сәнгате (әзери. Azərbaycan tar ifaçılıq sənəti) — озын муенлы кыллы-чиртмә музыка коралында көйне башкару сәнгате. Тарда башкару, шулай ук аны ясау сәнгате Азәрбайҗанның һәр өлкәсендә дә киң таралган[1]. Бу традициягә бәйле күнекмәләр әзербайҗаннарның мәдәни тәңгәллеген формалаштыруда зур роль уйный[1]. Тар туйларда, бәйрәмнәрдә һәм концертларда халык музыкасын башкарганда киң кулланыла. Бу музыка коралы, нигездә, мугам триосы составында әйдәп баручы инструмент буларак кулланыла; әзербайҗан халык фольклор оркестрлары һәм ансамбльләренең төп инструменты булып тора. Тар азәрбайҗанның музыкаль символы булып санала.[2] Азәрбайҗанның тар музыка уен коралы сәнгате һәм аны ясау осталыгы ЮНЕСКО тарафыннан матди булмаган мәдәни мирас ядкарьләре исемлегенә кертелгән[1][3][4].

XIX гасырның 70 нче елларында музыкант һәм композитор Мирза Садыйк Әсәд углы тарны үзгәртеп кора. «Азәрбайҗан тары» дип аталган яңартылган тар Азәрбайҗан өлкәләрендә XIX гасырның соңгы чирегеннән башлап гаять киң таралыш таба. Яңа азәрбайҗан тары кыска гына вакыт эчендә бөтен Кавказ, Төркия һәм Үзәк Азия сәнгатенә дә үтеп керә.

Азәрбайҗан тары ясалышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Материал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан тары. Азәрбайҗан сәнгатенә багышланган күргәзмә. Франциядәге Коньяк шәһәре музее.
Беренче азәрбайҗан ноталы халык уен кораллары оркестры, 1932 ел.[5]

Тар корпусы бер бөтен агач кисәгеннән чокып ясала. Тар корпусын хәзерләгәндә, кагыйдә буларак, ефәк агачы кулланыла. Тарның грифы һәм башы чикләвек агачыннан ясала. Боргычлары өчен әстерхан чикләвеге яки груша агачы кулланыла. Груша агачыннан ясалган боргычлар атмосфера басымына чыдамрак һәм музыка көйләмен ныграк тота[6].

Муенын ясау өчен чикләвек агачының үзәге кулланыла.[7] Шул ук вакытта, тарның муены бөгелмәсен өчен, агачның ныклыгына зур әһәмият бирелә.[6]

Түтәсен - тут, өрек яки чикләвек агачыннан, терәген нарат агачыннан ясыйлар. Корпусның ачык ягында - декасында (әзери. üz) мембрана буларак мөгезле эре терлекнең (буйволдан тыш) йөрәк мембранасы яки җәен балыгының түше дә сузыла.[8]

Ладлар тәкәнең юка эчәгеннән ясала. Бу уен коралына назлы яңгыраш бирә, дип санала. Соңгы вакытта, ныклык өчен, эчәк кетгут яки капрон җеп белән алмаштырыла һәм бу сәбәптән шундый тарның тавышы тупаслана[8].

Сәид Шушинский ансамбле, 1916 ел

Тарда башкару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мугам башкаручысына тарчы кушылып уйный.

Уйнау вакытында тар күкрәккә якынлаштырылып горизонталь хәлдә тотыла. Аның корпусы уң кул белән күкрәккә таба кысыла. Уң кулның баш һәм имән бармаклары белән кысылган плектр ярдәмендә кыллар тирбәтелә. Гриф сул кулның баш һәм имән бармаклары арасында кысылып тотыла. Шул ук вакытта имән, урта, атсыз бармак ярдәмендә кыллар төрле ладларга кысыла һәм тавышның биеклеге көйләнә[7].

Трельләр һәм плектр сугуының төрле алымнары ярдәмендә тарның төрле техник һәм сәнгати осталыгы күрсәтелә. Хәзерге тәҗрибәдә бердәйләштерелгән башкару штрихлары системасы бар[7]:

  • өст-мизраб (плектр белән өстән сугу);
  • алт-мизраб (астан сугу);
  • өст-алт мизраб (өстән-астан сугу);
  • алт-өст мизраб (астан-өстән сугу);
  • рух мизраб (уңнан сулга сугу);
  • сантур мизраб (өстән-астан-өстән сугу).

Шулай ук өстәмә штрихлар һәм алымнар да кулланыла:

  • лал бармак (кыл буенча бармак белән сугу)
  • дартма сим (вибрато)
  • сөрешдермә бармак (глиссандо)

Озын яңгыраган тавыш алымын уйнаучы плектр белән кылга чиртеп һәм тарны күкрәгенә кысып башкара. Шул вакытта килеп чыга торган пауза хом (әзери. xum) дип атала. Тар партияләре, гадәттә, «до» меццо-сопрано ачкычында языла. Тарның хроматик тавыш рәте 2,5 октавадан гыйбарәт. Уен коралы кече октаваның до тавышыннан алып икенче октаваның соль тавышына кадәр диапазонны колачлый. Уен вакытында ля һәм ля-бемоль тавышларын да алу мөмкин[7].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Craftsmanship and performance art of the Tar, a long-necked string musical instrument. ЮНЕСКО рәсми сайты (2012). әлеге чыганактан 2013-01-17 архивланды.
  2. Танылган музыка эшлеклеләре. Азәрбайҗан мәдәният һәм туризм министрлыгының рәсми сайты. әлеге чыганактан 2013-01-17 архивланды.
  3. Azərbaycan tar ifaçılıq sənəti UNESCO-nun Bəşəriyyətin Qeyri-maddi mədəni irs üzrə Reprezentativ siyahısına daxil edilib
  4. Craftsmanship and performance art of the Tar, a long-necked string musical instrument. Unesco.org. Retrieved on 2018-04-29.
  5. Абасова, Эльмира Узеир Гаджибеков / Под ред. Л. В. Карагичевой. — Баку: Азербайджанское государственное издательство, 1975. — бит 48—49. — 142 б.
  6. 6,0 6,1 Керимов, Меджнун Технология изготовления струнных музыкальных инструментов // Атлас традиционной азербайджанской музыки : сайт.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Керимов, Меджнун Тар // Атлас традиционной азербайджанской музыки : сайт.
  8. 8,0 8,1 Абдуллаева, Саадет (доктор искусствоведения, профессор). Музыкальный инструмент мирового звучания // İRS : журнал.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Silk-film.png Тышкы видеофайллар
Бәхрәм Мансуров
(тар уен коралында соло)
Silk-film.png Мугам «Чахаргях» (1984 елгы язма)
Silk-film.png Дөгаһ мугамы (1960 елгы язма)
Silk-film.png Шур мугамы (1960 елгы язма)
Silk-film.png Баяте-Исфахан мугамы (1983 елгы язма)
Silk-film.png Сәгаһ мугамы (1967 елгы язма)
Silk-film.png Тышкы видеофайллар
Вәмиг Мамәдалиев
(тар уен коралында соло)
Silk-film.png Махур Хинди мугамы (1989 елгы язма)
Silk-film.png Раһаб мугамы (2001 елгы язма)
Silk-film.png Нәва мугамы (1991 елгы язма)
Silk-film.png Тышкы видеофайллар
Элхан Мансуров
(тар уен коралында соло)
Silk-film.png Мугам «Баяты-Шираз»