Җәен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җәен
Silurus glanis 02.jpg
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Silurus glanis Linnaeus, 1758

Яшәү урыны
рәсем

  табигый ареал (төче сулар)

  төче су яткылыклары

  тозлы су ареалы

Саклану статусы
Status iucn3.1 LC tt.svg Куркыныч янамаган төрләр
Югалуы күренми
IUCN 3.1 Least Concern : 40713
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS   164068
NCBI   94993
EOL   224550
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Җәен-альбинос

Җәен (лат. Silurus glanis) — җәенлеләр семьялыгындагы ерткыч балык. Балтыйк, Каспий, Кара һәм Азак диңгезләре бассейннарында таралган. Татарстан территориясендә Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларында яши. Озынлыгы 1,5 м дан, авырлыгы 100 кг нан артык. Җәен 5 метр озынлыкка һәм 300 кг авырлыкка җитәргә мөмкин. Гәүдәсе лайлалы ялангач тире белән капланган, яшькелт-кара төстә; йөзгечләре чәнечкесез, аксыл кайма белән әйләндереп алынган саргылт яки кызгылт төстә. Аналь йөзгечләре озын, арка йөзгече - бик кыска. Башы киң булып яссыланган, үткен тешле, киң авызлы. Өске иренендә бер пар озын, иягендә ике пар кыска мыегы бар. Җәен - өлешләп уылдык чәчүче төр. Уылдыкны соң гына чәчә. Май-июнь ахырында, суның температурасы 19-20 °C булганда, вак сулыкларда сала. Җенси җитлегү ата Җәендә 7-8 яшендә, аналарда 9-10 яшендә була. Абсолют үрчемлелеге 10-12 яшьтә 100 дән 405 мең уылдык бөртегенә кадәр тирбәлә. Балык, бака, эре моллюсклар белән туклана.

Җәен яшәү тирән чоңгылларны, су астында калган күл урыннарында. Җәен балыгы 3-4 ел буе урынын алыштырмыйча бер урында яшәргә мөмкин. Ул 1-1,5 метр тирәнлектәге ләмле, су үләне һәм камышлар каплаган урыннарны ярата. Су өстенә ауган-түнгән агачлар, йөзеп йөрүче камыш утраулары астында якты көнне уздырып, төнлә ауга чыга. Җәен – ерткыч балык, аның суда йөзеп йөрүче кошларга, вак су җәнлекләренә һөҗүм итүе дә билгеле.[1]

Тышкы күренеше белән ялкау, әкрен, сүлпән сыман. Әмма ачыкса, гаҗәп җитез эш итә. Кешегә һөжүм итү очраклары да теркәлгән[2]. Куркыныч балык.Үтә зур җәен бер хатынга ташланган очраклар билгеле. Хатынга табибка мөрәҗәгать итәргә тура килгән[3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Толковый словарь современного башкирского литературного языка. (под. ред З.Г.Ураксина, 2005)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]