Өхед сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өхед сугышы latin yazuında])
Халид ибн Вәлид походлары

Гарәпстандагы сугышлар
Өхед — Мутах — Таиф — Чокыр сугышы — Худайбия — Хунәйн — Мәккә — Табук

Мөртәтләр белән сугыш
Ямама — Зафар — Домат әл-Җәндәл — Бузакх — Гхамра — Накра

Византия анатолиясенә поход
Тимер күпер — Марашны камау

Өхед сугышы (гар.غزوة أحد, транслит. Ġazwat ʾUḥud) - Һиҗрәтнең өченче елының 3 нче шәүвәл аенда (625, 23 нче март) Мөхәммәт пәйгамбәр җитәкчелегендәге мөселманнар һәм Әбу Суфьян җитәкчелегендәге корәешләр арасында килеп чыккан сугыш. Өхед тавындагы сугыш корәешләнең Бәдер сугышында җиңелүләре өчен реванш булып тора.

Мөшрикләр 3 мең кешедән, шул ук сандагы дөядән һәм 200 аттан торган гаскәр җыялар. 700 сугышчының көбә киеме була. Байрак тотучы итеп Габдед-Дар нәселе сугышчыларын билгелиләр. Гаскәрләр юлга кузгала һәм Мәдинә тирәсенә җитә. Өхед һәм Гәйнәйн таулары янында лагир булып урнашалар. Бу вакыйга 16 нчы шәүвәлдә җомга көнне була.

Мөхәммәд әйгамбәр , корәешләрнең гаскәрләре якынлашуын белгәч, шәһәр тирәсенә күзәтчеләр урнаштыра, ә алар Гәйнәйн һәм Өхед таулары янына килеп туктагач, кешеләрне киңәшмәгә чакыра. Мөхәммәд пәйгамбәр шәһәр җирләреннән китмичә генә сакланырга кирәк дип уйлый, ләкин ул яшьләрнең сүзләре белән килешә һәм ачык җирдә сугышырга карар кыла.

Мөселманнар гаскәре өч төркемгә бүленә: мөһәҗирләр, гәусиләр һәм хәзрәҗиләр. Мөһәҗирләрнең байрагын Мусгәб ибне Гумәйр, гәусиләрнекен - Усәйд ибне Худәйр, ә гәусиләр әләмен - әл-Хәббәб ибнел-Мунзир тотып бара. Габдулла ибне Үбәйй 300 кешесе белән гаскәрләрне ташлап киткәч, мөселман сугышчыларының саны 700 кала.

Мөхәммәд пәйгамбәр Габдулла ибне Җубәйр әл-Әнсари җитәкчелегендә 50 укчыны Өхед тавы битенә урнаштыра. Аларга мөселман гаскәрләренең тылын сакларга һәм, сугышның ничек баруына карамастан, урыннарын ташламаска әмер бирелә.

Гаскәрләр очраша. Мөшрикләрнең байрак тотучысы Тальхә Әбу Тальхә, алга чыгып, мөселманнарны бергә-бер сугышуга яшә. Аңа каршы Зубәйр ибнел-Гәввам чыга һәм җиңүгә ирешә. Шунан соң кайнар сугыш тотына. Корәешләрнең атлы гаскәре белән җитәкчелек итүче Хәлид ибнел-Вәлид өч тапкыр мөселманнарның тылына чыгарга тели, ләкин Өхед тавы битендә урнашкан укчылар моңа юл куймыйлар. Мөселманнар корәешләрнең әләм тотучыларына төп игътибарны юнәлтәләр: алардан 11 кеше үтерелә һәм байрак җиргә төшә. Шуннан соң мөшрикләрне бөтен яклап кысу башлана. Бигрәк тә Әбу Дуҗҗәнә һәм Хәмзә (радыйаллаһу ганһумә) аерылалар. Корәеш гаскәрләре кача, ә мөселманнар аларны эзәрлекли башлый.

Бу вакытта, мөселманарның җиңүләрен күреп, укчыларның күбесе әмерне боза һәм Өхед тавы битеннән төшә башлый. Моның белән Хәлид ибнел-Вәлид файдалана һәм, калган 10 укчыны үтереп, мөселман гаскәрләренең тылына чыга, аларны әйләндереп ала башлый. Качучы мөшрикләр кире борылалар, ә мөселман гаскәрләре кача башлый.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]