Фатыйма
| Фатыйма | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Фатыйма бинт Мөхәммәт ибн Абдуллаһ |
| Әйтелеш | |
| Туган | 605 Мәккә |
| Үлгән | 632 Мәдинә |
| Күмү урыны | Әл-Бакыйг[d] |
| Милләт | гарәп |
| Ватандашлыгы | Хак хәлифәт (Рәшидия хәлифәте) |
| Һөнәре | дини әйдәман |
| Җефет | Гали ибне Әбү Талиб[1][2][3] |
| Балалар | Хәсән, Хөсәен, Зәйнәб бинт Гали, Үмм — Күлсүм, Мүхсин |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Өммегөлсем бинт Мөхәммәт[d], Рөкыя бинт Мөхәммәт, Зәйнәп бинт Мөхәммәт[d], Ибраһим бин Мөхәммәт[d], Касыйм бин Мөхәммәт[d] һәм Габдулла бин Мөхәммәт[d] |
Фатыйма, Фатыйма бинт Мөхәммәт ибн Абдуллаһ (гарәп. فاطمة بنت محمد, якынча 605—633 елларда яшәгән) — Мөхәммәднең Хәдичә исемле беренче хатыныннан туган кызы, дүртенче хәлифә Галинең хатыны, Хәсән һәм Хөсәеннең әнисе. Фатыйма турында сирәтнең (биография) авторлары Фатыйманы иң гыйффәтле, иң камил хатын-кыз итеп сүрәтләгәннәр. Аның турында риваятьләр барлыкка килгән.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең үлеменнән соң яшәп, вафат булган бердәнбер баласы.
Исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фатыйма (гарәп. فطم) — Тәмуг утыннан азат ителүче
- Әз-Зәһрә (гарәп. الزهرة) — Яктыртучы
- Ситдыйка (гарәп. صديقة) — Тугры сүзле
- Кубра (гарәп. كبرى) — Олылыклы
- Мөбәрәкә (гарәп. مباركة) — Бәрәкәтле
- Таһирә (гарәп. طاهرة) — Саф
- Зәкиә (гарәп. زكية) — Гыйффәтле, саф
- Разыя (Разия) (гарәп. راضية) — Алланың биргәненә риза
- Мәрзия (Марзыя) (гарәп. مرضية) — Мактаулы
Атасы белән мөнәсәбәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фатыйма белән атасы бер-берсе өчен бик якын булалар. Мөхәммәт Пәйгамбәр яулардан кайту белән беренче итеп сәләмне Фатиыймага биргән, ә киткәндә иң ахырда аның белән хушлашкан[4].
Фатыймадан башка кыяфәте, җитдилеге, кыланмышы белән Пәйгамбәргә шул кадәр дә охшаган башка бер кемне дә белмим. Фатыйма килеп җитүгә Аллаһ Рәсүле аңа каршы барып, үбеп ала да үз урынына утырта торган иде. Рәсүлуллаһ өйгә килеп кергәндә Фатима аңа каршы барып, үбеп ала да үз урынына утырта торган иде.— Сәхих Тирмизи, т.2, б.319
Балачагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фатыйма Мөхәммәт Пәйгамбәргә рисаләт игәннең бишенче (кайбер чыганакларда — беренче) елында Мәккәдә дөньяга килгән. Бу чакта кураешлар мөселманнарны бик кыерсыта башлаган була. Хәдичәне (р.г.) тулгак тота башлагач, хезмәтчеләре аңа ярдәм итми, чыгып китәләр. Аңа сабыен ялгыз кабул итәргә туры килә.
Утрак гарәпләр үзләрендә таралган төрле авырулардан саклар өчен сабыйларын башлангыч еллары тәрбияләргә һәм гарәпчә дөрес сөйләшергә өйрәтер өчен күчмәннәргә бирә торган булалар. Фатыйманы исә Хәдичә үзе генә тәрбияләгән.
Кураешлар мөселманнар белән икътисади бәйләнешләрне өзәләр, азык-төлеккә, сәүдәгә юлны ябалар. Мөселманнар 3 ел ач яши.
Коръән иңә башлауның 10 нчы елында Фатыйманың анасы белән мөселманнарны саклап торган Әбү Талиб бабасы вафат була. Моннан соң мөэминнәрнең хәле бик начарая, Фатыйма атасын эзәрлекләүләрнең һәм кимсетүләрнең шаһиты була.
Кияүгә чыгуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фатима җитлеккән чагында, аны күренекле, бай кешеләр сората. Сәхәбәләр арасыннан Әбу Бәкер һәм Гомәр дә мондый ниятләре барлыгын белдерә. Әмма Мөхәммәт Пәйгамбәр кызының ризалыгын алып, аны ике туган абыйсы Гали ибне Әбү Талибка бирә. Бу 622 яки 623 елда була.
Фатыйма өчен кияү 480 (кайчак 500 дип язалар) динар мәһәр түли[5]. Никах, Исламда таләп ителгәнчә, бик гади шартларда үтә.
Алар 10 ел яшәгәч, Фатима бакый дөньяга күчә. Исламда күп хатынлылык рөхсәт ителсә дә, Гали Фатыйма белән яшәгәндә икенче хатын алмый.
Гаиләле чагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бик күп хәдисләр Пәйгамбәр кызын бик эшчән һәм тырыш дип сүрәтли:
...Фатима бодайны үзе ваклап, үзе он ясый, авыр эштән куллары сөялләнеп беткән була. Күн капчык белән ерактан су ташый — җилкәләре чиләнеп бетә. Өендәге бөтен эшне үзе эшли, учак кабыза — кабыза күлмәкләре тузанга, корымга буялып бетә— Сәхих Әбү Дауд, т. 33, «Йокы алдыннан тәсбихләр» бүлеге
Әмма Фатима бик күп вакытын гыйбадәтләргә, намазга багышлый, төннәрен дә намаз укый.
Фатыйманың балалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фатыйманың вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фатима, атасы әйтеп калдырганча, аннан берничә ай гына калып вафат була[6], Һиҗринең 11 елы була. Җирләүгә аны ире Гали ибн Әбү Талиб әзерли. Сәяси сәбәпләр аркасында Гали ибн Әбү Талиб кешегә белдерми җирли, кабере әлегәчә билгеле түгел.
Шигыйлар Фатиманың үлемен шәһит үлеме дип кертә һәм аның истәлегенә Җөмәдел-әүвәл аенда 20 көнлек матәм үткәрә.
Мөхәммәт Пәйгамбәр кызы Фатыйманың рухы күренүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Португалиядә Фотима дигән урын бар. Пиреней ярымутравын гарәпләр яулап алып күчеп килгәч, 9-10 гасырда бер кыз рухы күренә, бу рухны Мөхәммәт Пәйгамбәр кызы Фатыйма дип саныйлар һәм калага да атаманы бу сәбәпле бирәләр.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ислам. Белешмә-сүзлек. Казан, ТКН, 1993
- ↑ Али бен-Аби-Талеб // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. Андреевский — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
- ↑ Али-заде А. Фатима бинт Мухаммад // Исламский энциклопедический словарь — Москва: Ансар, 2007.
- ↑ Али-заде А. Али ибн Абу Талиб // Исламский энциклопедический словарь — Москва: Ансар, 2007.
- ↑ Сахих Абу Дауд, т.26
- ↑ «Булюг Аль-Марам» Ибн Хаджар Аль-'Аскаляни, книга 8, глава 3, № 1029
- ↑ Сахих аль-Бухари, Книга военных походов, гл.47, № 1621