Эчтәлеккә күчү

Гали ибне Әбү Талиб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали ибне Әбү Талиб latin yazuında])
гарәп. أبُو الحَسَنْ عَلِيُّ بْنُ أَبِيْ طَالِبٍ الهَاشِمِيّ القُرَشِيُّ
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Рәшидия хәлифәте[d]
Титул әмир әл-мөэминин[d]
Кушамат/тәхәллүс أبو تراب
Туу датасы 17 март 599
Туу урыны Мәккә, Хиҗаз[2]
Үлем датасы 29 гыйнвар 661 (61 яшь)
Үлем урыны Күфә, Рәшидия хәлифәте[d][2]
Үлем төре һомицид[d]
Үлем сәбәбе политическое убийство[d]
Кем үтергән Абдуррахман ибн Мулджам[d]
Җирләнгән урыны Мечеть имама Али[d]
Ата Абу Талиб ибн Абд аль-Мутталиб[d][3]
Ана Фатима бинт Асад[d][3]
Кардәш Джумана бинт Абу Талиб[d], Фахита бинт Абу Талиб[d], Акиль ибн Абу Талиб[d], Джафар ибн Абу Талиб[d], Талиб ибн Абу Талиб[d], Rayta bint Abi Talib[d], Taliq ibn Abī Ṭālib[d] һәм Asma bint Abi Talib[d]
Ире яки хатыны Фатыйма[3], Умм аль-Банин[d], Умама бинт Зайнаб[d], Асма бинт Умайс[d], Хавля бинт Джафар[d], Лайла бинт Масуд[d], Ас-Сахба бинт Рабиа[d] һәм Умм Са'ид бинт Урва[d]
Балалар Хасан ибн Али[d][4], Хусейн ибн Али[d][5], Аббас ибн Али[d], Джафар ибн Али[d], Мухаммад ибн аль-Ханафия[d], Зайнаб бинт Али[d][6][3], Умм Кульсум бинт Али[d][3], Хилал ибн Али[d], Умар ибн Али[d], Усман ибн Али[d], Мухсин ибн Али[d][3], Abdullah ibn Ali ibn Abi Talib[d], Abu Bakr ibn Ali[d], Abdullah Al-Asghar bin Ali[d], Ubaidillah bin Ali[d], Хадиджа бин Али[d], Maymouna bint Ali[d], Fatima bint Ali[d], Umama bint Ali[d], Ramla bint Ali[d], Рукайя Машхад[d], Aoun bin Ali[d] һәм Muhammad Asghar ibn Ali[d]
Ыруг Бану Хашим[d] һәм алид[d]
Туган тел классик гарәп теле[d]
Һөнәр төре дәүләт эшлеклесе, казый, Фәкыйһ, мөхәддис, Мөфәссир, хөкемче, шагыйрь, хәлифә
Башкарган вазыйфа хәлифә һәм Imam of Twelver Shiism[d]
Титул префиксы әмир әл-мөэминин[d]
Сугыш Бәдер сугышы, Өхед сугышы, Invasion of Hamra al-Asad[d], Invasion of Banu Nadir[d], Invasion of Badr[d], Invasion of Banu Mustaliq[d], Хәндәкъ сугышы[d], Поход на Бану Курайза[d], Хәйбәр сугышы[d], Expedition of Ali ibn Abi Talib against the Banu Tai[d], Expedition of Ali ibn Abi Talib[d], Expedition of Fidak[d], Expedition of Ali ibn Abi Talib[d], верблюжья битва[d], Сиффинская битва[d] һәм Битва при Нахраване[d]
Эра Sadr al-Islam[d]
Эмблема/тамгасы сурәте
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Кунья Abu al-Hasan[d]
Commons Creator бите Ali
 Гали ибне Әбү Талиб Викиҗыентыкта

Гали ибне Әбү Талиб - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, аның кызы - Фатыйманың ире һәм якын сәхабәсе. Исән чагында ук Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан җәннәт вәгъдә ителгән 10 сәхабәнең берсе була.

Гали әтисенең исеме - Әбу Талиб Габде Мәнәф бин Габдел-Мотталиб бин Хишәм Габде Мәнәф. Әнисе - Фатыйма бинте Асад. Галигә "Әбү-с-сибтәйн" (ике онык әтисе), ягъни Мөхәммәд галәйһиссәләмнең оныклары - әл-Хәсән һәм әл-Хөсәеннең әтисе. Галинең кунияте - Әбүл-Хәсән (Хәсән әтисе). Шулай ук Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа "Әбу Тураб" кушаматын бирә.

Гали - ислам кабул итүче беренче бала. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлек чоры башланганда һәм аннан соң, ул аның өендә яшәгән. Галигә бу вакытта 8 яки 10 яшь була.

Мөселманнар белән Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Һ. 2 елда Бәдер сугышында байрак тотучы буларак катнаша. Ә бәрелеш алдыннан мөшрикләрнең лидерларының берсе Вәлид ибне Мугирә белән бергә-бер сугыша һәм аны җиңә. Әлеге сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа "Аллаһ арысланы" кушаматын бирәләр. Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа икегә бүленгән йөзле кылыч бүләк итә. Шулай ук Бәдердән соң аңа трофей буларак кылыч, калкан һәм бер дөя бирәләр.

Әлеге сугыштан соң Гали Фатыймага - Мөхәммәд галәйһиссәләм кызына өйләнә. Әлеге никахтан 3 малай - Хәсән, Хөсәен һәм Мөхсин, һәм ике кыз - Зәйнәп һәм Өммегөлсем туа.

Һ. 3 елда Өхед сугышында Гали Мөхәммәд галәйһиссәләмне мөшрикләрдән саклый һәм яралана.

Һ. 6 елда Хәйбәр сугышында Гали күп батырлык күрсәтә, һәм мөселманнар оазисны алуга ирешәләр.

Мәккәне алганда (һ. 8) Гали мөселман гаскәренең байрак йөртүчесе була. Шәһәрне алганнан соң, Мөхәмәд гаәлйһиссәләм Гали белән Кәгъбәдәге потларны вата.

Мәккәне алганнан соң, Хәвәзия, Сәкиф һәм башка кайбер кабиләләр мөселманнарга каршы берләшәләр. Хәлиткеч сугышта Гали җиңүгә өлешен кертә.

Гали, Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменә кадәр, аның янында була, аның җеназа эшләре белән шөгыльләнә. Хәлифәт үсешенә зур өлеш кертә. Икенче хәлиф Гомәр, үзе ниндидер сәбәпле Мәдинәне калдырып киткән вакытларында, Галине үзе урынына калдырган. Гали ул вакытта Хәлифәтнең олы казые вазыйфасын үтәгән. Гомәр, үлеме алдыннан, хәлиф урынына алты кандидатны әйтә, алар арасында Гали дә була, ләкин Шурада Госман хәлиф булып сайлана.

Госман хәлифәлеге чорында, Гали шулай ук казый вазыйфасында була. Госманга каршы фетнә күтәрелгәч, ул баш күтәрүчеләр белән сөйләшүләр алып барырга тели, уллары - Хәсән һәм Хөсәенне хәлифне сакларга җибәрә. Госман үтерелүеннән соң, хәлифәттәге хәл кискенләшә. Дәүләтне җитәкләүне Галигә тәкъдим итәләр, һәм ул әлеге тәкъдимне кабул итәргә мәҗбүр була. Шулай итеп һ. 35 елда (656 ел) Гали дүртенче хәлиф була.

  1. Record #34436377, Record #174158790507738850788 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Али бен-Аби-Талеб // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. АндреевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Али-заде А. Али ибн Абу Талиб // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007.
  4. Али-заде А. Хасан ибн Али // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007.
  5. Али-заде А. Хусайн ибн Али // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007.
  6. Али-заде А. Зайнаб бинт Али // Исламский энциклопедический словарьМосква: Ансар, 2007.