Әминә бинт Вәһб
| Әминә бинт Вәһб | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | гарәп. آمنة بنت وهب гарәп. آمنة بنت وهب بن عبد مناف[1] |
| Туган | 550-еллар Мәккә, Хиҗаз[1] |
| Үлгән | 575[1] яки 577 Аль-Абва[d], Мәккә провинциясе[d], Согуд Гарәбстаны[2][1] |
| Һөнәре | шагыйрь |
| Җефет | Abdullah bin Abdulmuttalib[d][3][4] |
| Балалар | Мөхәммәт пәйгамбәр |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Al-Aswad ibn Wahb[d] |
Әминә бинт Вәһб (гарәп. آمنة بنت وهب 557, Мәккә — 577, Әл-Әбвә, Мәккә, Хиҗаз) — Мөхәммәд пәйгамбәрнең әнисе һәм Габдуллаһ ибн Габдул-Мутталибның хатыны. Кураешлар кабиләсенең Бәни-Зөһрә токымыннан. Атасы үз ыругының башлыгы булган.[5]
Әминәнең сабые кулга алыну
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әминәгә 14 яшь тулгач, аны кораеш ыругының иң асылларының берсе Габдулла ибн Габдел-Моталипка кияүгә бирәләр. Зөфаф кичәсен мөселманнар рәҗәп аеның башлангыч темасында күренекле бәйрәм итеп билгели һәм «рәгаеб» дип аталган бу кичтә бик күп догалар уку, Аллаһы Тәгаләдән гонаһларны ярлыкауны үтенә, тәүбә итү тиешле санала.
Пәйгамбәрнең биографиясен теркәүчеләрнең хакыйкатькә иң якынч дип саналган авторлардан Ибн Хишамның язмаларында билгеләнүенчә, бала көткәнен белгәч, Әминә хәйләкәр төш күргән. Имеш, ниндидер рух туачак баланың үз милләтенә баш булачагын әйткән һәм аны көнчеләрдән, яман адәмнәрдән сакларга кушкан. Исеме Мөхәммәт булырга тиешлеген белдергән.
Тиздән Пәйгамбәрнең атасы сәүдә эшләре белән Сүриягә юнәлгән, әммә Мәдинәгә җиткәч, каты авырып, 25 кенә яшендә гүр иясе булган [6]
Әйтүләренчә, Мөхәммәт с.г.с әнисе фил елында рәбигел әүвәл аеның ун икесендә, сишәмбе көнендә кулына ала. Улын биләп салгач, әнисе аның бабасы Габдел-Мотталипкә хәбәр иттерә, хәйләкәр төшен сөйләп бирә. Бабасы малайны алып, Кәгбәтуллага юнәлә һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен әйтеп, төштә әйтелгән исемне куша.
Сөекле ирен югалту кайгысы, дөньяга бала китерү авырлыгы, елның үтә коры килүе аркасындагы җафалар яшь хатынны өзлектерә. Бабасы оныгына сөт әнисе эзли башлый[7].
Пәйгамбәрнең сөт анасы Хәлимә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сабыйны Сәгәдия ибне Бәкер ыруынан Хәлимә исемле хатынга тапшыралар, аның балалары Пәйгамбәргә сөттәш туган булып чыга. Менә алар: Габдулла ибн әл-Харис (ягъни, Харис улы), Өнәйсә бинт әл-Хәрис (Харис кызы) һәм аш-Шәйми кушаматлы Сизәм бинт әл-Харис. Исеме «ак йөзле» дигәнне аңлата. Исламда сөттәш балалар якын туган дип исәпләнә һәм үзара өйләнешә дә алмый.
Ибн Хишамның язмаларыннан , баланың кулына ничек килеп юлыкканын Хәлимә болай сөйләп калдырган:
Ул елны илгә ачлык килде һәм без бер нәрсәсез калдык. Сөтем корыды, төннәрен барча ач сабыебызның елавына йоклый алмый чыга идек. Карт дөябез дә югадңы. Ачлыктан котылыр өчен чарасын эзләп, Мәккәгә чыгып киттек. Имезергә бала алып, җан асрарга карар иттек. Мөхәммәттән юлдашларым белән баш тарттык, ә соңыннан атасыз икәнен белгәч, бабасы белән анасы нәрсә бирә ала инде, дип уйладык. Мин аны-моны уйлаганчы, ахирәтләрем Мәккә сабыйларын алып та куйды. Берүзем баласыз калдым, Мөхәммәтне беркем алмады. Кешеләр кайтырга җыенды, буш кул белән кайтмас өчен алдым инде ул сабыйны. Аллаһ бер ярдәмен бирер әле, дип уйладым. Ирем дә хуплады
[8].
Әминәнең вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Улына алты яшь тулганда Әминә аны туганнарына күрсәтер өчен Мәккә белән Мәдинә арасындагы әл-Әбүә дигән җиргә кунакка барган. Шул сәфәреннән Мәккәгә кайтканда каты авырып китеп, вафат булган[9].
Үксез атасыз-анасыз Мөхәммәтне берничә ел бабасы, ул вафат булганнан соң атасының бертуганы караган.
1998 елда сөгүд хакимияте Әминә бинт Вәһәбнең каберен җир белән тигезлиләр һәм икенче җиргә күмәләр[10].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 الزركلي خ. ا. الأعلام: قاموس تراجم لأشهر الرجال والنساء من العرب والمستعربين والمستشرقين — 15 — بيروت: دار العلم للملايين, 2002.
- ↑ https://islamansiklopedisi.org.tr/ebva
- ↑ Али-заде А. Абдуллах ибн Абд аль-Мутталиб // Исламский энциклопедический словарь — Москва: Ансар, 2007.
- ↑ Али-заде А. Амина бинт Вахб // Исламский энциклопедический словарь — Москва: Ансар, 2007.
- ↑ Cook, Michael. Muhammad. — New York: Oxford University Press, 1983. — ISBN 0-19-287605-8.
- ↑ Armstrong, Karen. Muhammad: A Biography of the Prophet. — San Francisco: HarperSanFrancisco, 1993. — ISBN 0-06-250886-5.
- ↑ Muhammad (prophet of Islam). Encyclopædia Britannica. 2014-11-08 тикшерелгән.Калып:Недоступная ссылка
- ↑ Halimah bint Abi Dhuayb. The Oxford Dictionary of Islam. әлеге чыганактан 2022-02-04 архивланган. 2014-11-08 тикшерелгән.
- ↑ Али-заде, 2007
- ↑ Гашков И. (2014-09-17). Мавзолей Мухаммеда обещают не сносить. Независимая газета. 2016-12-11 тикшерелгән.