Диалектик материализм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Диалектик материализм яки Диама́т - материянең (онтологик) беренчеллеген раслаучы, һәм аның (материянең) хәрәкәтенең һәм үсешенең 3 төп законын (аста кара) нигезенә салучы фәлсәфи мәктәп.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диамат, систематик белем буларак, Маркс һәм Энгельс хезмәтләрендә эшләнгән. Әмма бу фәлсәфи юнәлешнең формалашуы соңрак та дәвам иткән.
Диалектик материализмның үзәк фикере - капма-каршылыкларның бер-берсенә үтүе һәм бер-берсен тудыруы - борынгы Кытайдагы [[инь һәм [ян]] концепциясенә шактый охшаш. Кайбер Кытай фәлсәфәчеләре, шактый аллегорик формада булса да, диалектик материализмның төп кагыйдәләрен таныганнар дип әйтергә була. Шулай булгач, хәзерге Кытайның диамат фәлсәфәсен коммунистик идеология буларак җиңел тәкъдим итүе гаҗәп түгел.
Диалектиканың төп нигезләре Гегель тарафыннан диалектик идеализм формасында формалашкан һәм Маркс тарафыннан яшь вакытында гегельянлык белән мавыгу вакытында аңлашылган булган.

Кулланылган əдəбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кессиди Ф. Х. Гераклит и диалектический материализм // Вопросы философии. 2009. № 3. С.142-146.
  • Ойзерман Т. И. Диалектический материализм и история философии (историко-философские очерки). Мәскәү: Мысль, 1979 (2-нче басма — 1982, инглиз телендә — Dialectical Materialism and the History of Philosophy: Essays on the History of Philosophy, Мәскәү: Прогресс, 1984).
  • Руткевич М. Н. Диалектический материализм. М., 1973.