Эпикур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эпикур latin yazuında])
Эпикур
Туган телдә исем Эпикур Самослы
Туган б.э.к. 342/341
Самос
Үлгән б.э.к. 271/270
Афиннар
Үлем сәбәбе Нефролитиаз
Күмү урыны Афин
Милләт грек
Ватандашлыгы Борынгы Афиналар[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Ата-ана
Кардәшләр Chaeredemus[d] һәм Aristobulus[d][3]

 Эпикур Викиҗыентыкта

Эпику́р (грек. Επίκουρος; б.э.к. 342/341, Самос — б.э.к. 271/270, Афиннар) — борынгы грек фәлсәфәчесе, Афиннарда эпикуреизмга нигез салучы. Эпикуреизм Аристиппның ләззәтләр этикасы белән Демокритның атомнар турында тәгълиматына нигезләнгән була.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпикур Самос утравында, мәктәп мөгаллиме гаиләсендә туа. Фәлсәфәне үзлегеннән өйрәнеп, балаларга дәресләр бирә башлый. Соңрак үзенең шәкертләре белән бергә Афинага күчә. Афинада ул фәлсәфә мәктәбен оештыра һәм аңа «Бакча» атамасын бирә.

Соңрак Эпикур әтисе янына, Кече Азиядәге Колофон шәһәренә күченә.

Кайбер борынгы авторлар Эпикурны плагиатлыкта гаеплиләр.

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпикур үзенең фәлсәфи тәгълиматын 300гә якын хезмәтендә аңлата. Аның барлык әсәрләре безнең көнгә кадәр сакланмаган. Галимнең мирасын, нигездә, 3 бүлеккә бүлеп өйрәнергә була:

  1. физика (булулык турында)
  2. кануннар (танып белү турында)
  3. этика (әхлакый мәсьәләләр)

Физика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпикур материалист булып формалаша. Аның материалистик мәсләге, беренче чиратта, физика белән кануннар бүлекләрендә урын ала. Ул үз заманы өчен гаять дәрәҗәдә тирән һәм кыю фикерләр исбатлый. Эпикур карашынча, галәм беркем тарафыннан да тудырылмаган һәм һичкем дә аны юк итә алмаячак. Ул — чиксез һәм мәңге. Барлык әйберләрнең нигезен атомнар тәшкил итә. Алар — бүленмәс, үзгәрмәс, юкка чыгарылмас. Эпикур атомнарның формасын, күләмен һәм авырлыгын таный. Болай фикерләү Эпикурны Левкипп белән Демокритка караганда алга китүен күрсәтә.

Фәлсәфә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпикур Әфләтүн һәм Аристотель хезмәтләрен кискен тәнкыйть утына тота. Ул Әфләтүннең идеяләр теориясен, ә Аристотельнең «материяне беренчел этәрүче» дигән тышкы көч турындагы концепциясен кире кага. Алла Эпикур өчен борынгы мифологик калыпта түгел, ул буш аралыкта яши. Аның реаль дөньяга һичнинди катнашы юк. Ул — идеал, ләкин кешеләр тарафыннан моңа хәтле кабул ителгән мифик герой түгел. Җан — материаль, шунлыктан ул үлемгә дучар, чөнки тәннең үлүе җанның үлүе белән бергә, алар — аерылгысыз.

Танып белү теориясендә Эпикур материалистик позициядә торганлыгын күрсәтә. Ул материаль әйберләрнең беренчел, ә алар турындагы белемнең икенчел икәнлеген таный. Ә конкрет предметлар («объект») белән төшенчәләр («субъект») арасында — тоюлар бар. Танып белүдә аларның роле гаять зур.

Этика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпикурның фәлсәфи тәгълиматында этика аеруча мөһим урын алып тора. Эпикур гаделлек, дуслык, акыллылык категорияләрен алга куеп, кешеләр өчен аларның әһәмиятен дәлилли.

Фәлсәфә фәнендә, шулай ук кайбер башка иҗтимагый һәм гуманитар фәннәрдә, эпикурейлык (Эпикур мәктәбе) дигән терминнар кулланыла. Аны еш кына гедонизм (чиксез рәхәтлек, чиксез ләззәтләнү) мәгънәсендә аңлатырга тырышалар. Ләкин Эпикур мәктәбе ул — беренче чиратта, натурфәлсәфәне үзләштерү. Ул мәктәп демократик принципларга корылган булган. Төрле бәхәсләрдә (алар төнге сәгатьләрдә дә бара торган булган) хатын-кызлар, хәтта коллар да катнаша алган. Мондый тәртипләр идарә итүчеләр өчен ят тоелган. Шунлыктан мәктәп өстенә гаепләр, яла ягулар ташлана торган булган.

Йогынты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпикурейлык борынгы греклар кысасында гына калмый, ул башка илләрдә дә хуплау таба. Шундыйлардан бигрәк тә борынгы римлыларны китерергә була. Гомумән, эпикурейлык Рим дәүләтендә VI гасырга хәтле дәвам итә, римлыларның мәдәни тормышында билгеле эз калдыра. Эпикур мәктәбе идеяләре Борынгы Рим шигъриятенә дә йогынты ясый. Аның эзен Гораций, Вергилий, Овидий, Лукиан иҗатларында күреп була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  1. 1,0 1,1 (not translated to la) Prosopographia AtticaBerolinum: 1901.
  2. 2,0 2,1 Любкер Ф. Neocles // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  3. Arnim H. v. Aristobulos 16 // Kategorie:RE:Band II,1 — 1895.