Эчтәлеккә күчү

Вергилий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вергилий latin yazuında])
лат. Publius Vergilius Maro[1]
Рәсем
Ватандашлык Борынгы Рим
Римский преномен Публий[d]
Римское родовое имя Вергилий[d]
Римский когномен Maro[d]
Туу датасы 15 октябрь БЭК 70[2][3]
Туу урыны Андес (Мантова), Цизальпийская Галлия[d], Рим республикасы[4][3]
Үлем датасы 21 сентябрь БЭК 19[5][3] (50 яшь)
Үлем урыны Бриндизи, Италия[d], Рим империясе[4][3][1]
Күмелү урыны Parco Virgiliano[d]
Ана Magia Polla[d]
Древнеримский род Vergilia gens[d]
Туган тел латин теле
Язма әсәрләр теле латин теле
Һөнәр төре шагыйрь, язучы
Шәкертләр Cebes[d]
Сексуальная ориентация негетеросексуальность[d][6]
Әсәрләр җыентыгы АКШ Милли сәнгать галереясе[d] һәм Ватикан китапханәсе[d]
Сәнгать юнәлеше поэзия эпохи Августа[d]
Жанр эпос һәм пасторальная поэзия[d]
Йогынтысын кичергән Aulus Furius Antias[d], Һомер һәм Феокрит[d]
Телгә алынган хезмәтләр Илаһи кәмит[d]
Эра Рим империясе
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Virgil
 Вергилий Викиҗыентыкта

Публий Вергилий Марон (лат. Publius Vergilius Maro) — Борынгы Римның иң күренекле шагыйрьләрнең берсе. Эпик поэманың яңа төренә нигез салучы. «Bucolica» һәм «Георгиклар» дигән поэмалары бар. Зур популярлыкны нәкъ «Энеида» эпосы өчен яулый.

Вергилий 70 елда (б. э. к.) Мантуя янында Цизальпий Галлиясендә дөньяга килә, б.э.к. 19 елның 21 сентябрендә Италиянең Брундизий шәһәрендә дөнья куя. Эпикуреизм белән мавыгуына карамастан, ул әлеге фәлсәфә тарафдарларына кушылмаган, аны Платон фәлсәфәсе күбрәк кызыксындырган.

«Bucolica», «Георгиклар», «Энеида» поэмаларыннан башка, Вергилийны әле Culet, Ciris, Moretum һәм Сора авторы дип саныйлар.

Данлыклы булмаган, әмма шактый бай гаиләдә туа, яшь чагында Медиоланга, ә соңрак Италиягә күчеп китә. Вакыйгаларга бай булмаган гомеренең зур өлешен Неапольдә һәм аның тирә-юнендә уздыра, вакыт-вакыт Римда була. Безнең эрака кадәр 50 нче елларда ук шигырьләр яза башлый. Appendix Vergiliana дип аталучы соңыннан дан казанган җыентыгына яшь чагында язган берничә әсәр кергән. Бу әсәрләрнең Вергилийныкы булуы күп тикшеренүчеләрдә бәхәс тудыра. Б.э.к. 39 нчы елда «Буколики» көтүче шигырьләре циклы дөнья күрә, ул зур танылу казана һәм авторын үз чорының иң мәшһүр шагыйренә әверелдерә. Шул ук чорда Вергилий үзенең дусты Квинт Гораций Флакк белән берлектә Гай Цильний Меценат тирәсендә оешкан әдәби түгәрәк әһеле була. Әлеге түгәрәкне соңрак Август исеме алган, Римны гражданнар сугышы хәвеф-хәтәрләреннән коткарган Октавианга караш берләштерә. Б.э.к. 29 нчы елда Публий игенчелек турындагы «Георгики» дидактик эпосын тәмамлый һәм «Энеида» — Рим тарихы чишмә башы турындагы поэманы яза башлый. Бу поэма "Гомерга латинча җавап" итеп карала. Ул әсәрен тәмамларга өлгерми һәм кулъязмасын үлеме алдыннан яндырырга тели. Тик шулай да, «Энеида» нәшер ителә һәм Рим өчен милли эпоска әверелә.

Киләчәк барлык чорлар өчен Римның иң яхшы әдибе буларак таныла. Өч бөек поэманы язучы буларак, юнан Феокритны («Буколики» әсәрен язып), Гесиодны («Георгики» нәшер итеп) һәм Гомерны («Энеида»ны барлыкка китереп) узып китә. Иртә Империя чорында ук аның шигырьләре мәктәп программасына керә, аның тәэсире бөтен латин поэмасы үсеше өчен нигезгә әйләнә. Урта гасырлар һәм Иртә Яңа чорда «Энеида» гамәлдә калган бик сирәк антик язмаларның берсе була: аны укыйлар, эшкәртәләр, пародияләр ясыйлар. Вергилий тылсымчы һәм психопомп репутациясе казана (аеруча, нәкъ аны «Илаһи комедиядә» үзенең теге дөньядагы юл күрсәтүчесе итеп тасвирлый).

«Буколики»ның дүртенче эклогасы урта гасыр комментаторларына Вергилийдә насаралыкны алдан күрүчене, Коткаручы киләчәген фаразлаучыны танырга сәбәп бирә. Яңарыш һәм барокко чорында «Буколики» нигезендә пасторлар әдәбияты үсеш ала, ә «Энеида» Европаның милли әдәбиятларында эпик традиция үсешенә зур тәэсир ясый. Вергилий әсәрләренең сюжетлары опера жанрында һәм сынлы сәнгатьтә киң кулланылалар.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]