Малида ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Малида ислам latin yazuında])
ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Җәннә Бөек мәчете(ингл.)
Судан архитектурасы нигезендә төзелгән Мопти провинциясе Кани-Комболе авылы мәчете
Тимбукту шәһәре Сиди Яхъя мәчете. 1440 елда төзелгән
Нионо шәһәренең җамигъ мәчете. 1948 елда төзелгән

Малида ислам (фр. Islam au Mali, гарәп. الإسلام في مالي‎) ― күпчелек дине. Ил халкының (20 млн кеше, 2020 елга) 90 % ы ― мөселманнар (зур күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, аз санда шигыйлар, әхмәдияләр, суфичылык тарафдарлары) [1][2]), 2―5 % ы – христианнар (католиклар, протестантлар), ~5 % ы ― традицион Африка диннәренә ышанучылар[3].

Мали Конституциясе илне дөньяви дәүләт буларак билгели һәм дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны шактый дәрәҗәдә хөрмәт итә. 2012 елда түнтәрелеш вакытында илнең төньяк провинцияләрендә фетнәче-туареглар тарафыннан шәригать кануннары кертелгән булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мали территориясенә ислам дине IX гасырда бәрбәр һәм туарег сәүдәгәрләре белән үтеп керә. Бу эштә суфичылык тәрикатьләрен нигезләүчеләр мөһим роль уйнаган. Тимбукту, Гао һәм Кано кебек шәһәрләр халыкара ислам өйрәтү үзәкләренә әверелгән.

Мали корольләреннән иң билгелесе һәм йогынтылысы Манса Муса (1312―1337) булган, ул Нигерның эре дәүләт-шәһәрләрен (Тимбукту, Гао, Җәннә) кул астына алган. Үз дәүләтеннән читтә, шул исәптән Аурупада, Манса Мусаның даны таралуның иң мөһим сәбәбе ― 1324 елда ул кылган хаҗ. Атка атлаган хакимне төрле мәгълүматлар буенча 60 меңнән алып («Тарих әс-Судан» хроникасы) 80 меңгә кадәр кеше озата барган. Муса Мәккәдән 1325 елда Малигә кайта. Патшаның хаҗ кылуы аның көнчыгыш күршеләре белән сәяси-икътисади элемтәләрен ныгыта, бу гарәп сәүдәгәрләренең һәм фикер ияләренең Көнбатыш Суданга күпләп килүенә юл ачкан[4] [5].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда АКШ Дәүләт департаментының Малида гамәлгә куела торган дин иреге турында еллык хисабы нигезендә, Малида тотыла торган ислам чагыштырмача түземле һәм җирле шартларга җайлаштырылган[6]. Хатын-кызлар икътисади һәм сәяси эшчәнлектә катнаша ала һәм, кагыйдә буларак (туарег хатын-кызларыннан башкалары), бөркәнеп йөрми[6]. Малида Ислам Африканың традицион диннәре элементларын үз эченә алган.

Мөселман күпчелеге белән христиан һәм башка азчылык диннәр тарафдарлары (традицион Африка динен тотучыларны да кертеп) арасындагы мөнәсәбәтләр, киеренкелекнең берничә очрагы булса да, озак вакытлар тотрыклы булган. Еш кына бер гаиләдә төрле дин тотучыларны очратырга мөмкин. Бер дин тарафдарлары, гадәттә, башка диннәрнең дини тантаналарына, бигрәк тә туйларга, чукындыру һәм җеназаларга йөри.

2012 елда илнең төньяк районнарында Азавад(ингл.) бәйсез дәүләте игълан ителеп, фетнәче туареглар тарафыннан шәригать кануннары кертелгәч, башка диндәгеләрне эзәрлекләү очраклары була (элек Тимбуктуда яшәгән 300 христиан, фетнәчеләр 2012 елның 2 апрелендә шәһәрне яулап алганнан соң, илнең көньягына качарга мәҗбүр булган[7]) һәм христианнарны эзәрлекләү индексын билгеләп баручы Open Doors журналында җитди очрак итеп тасвирлана.

Шәригатьне үтәү музыканы тыю, каракларның кулларын яки аякларын кисү, зина кылучыларны ташлар атып кыйнау, тәмәке тартучыларны, алкоголикларны һәм тиешенчә киенмәгән хатын-кызларны халык алдында җәзалауны үз эченә алган.

2012 елда Әл-Кагыйдә белән бәйле активистлар, идолларга (сыннарга) табыну урыны дип, Малиның төньягында ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән берничә борынгы гыйбадәтханәне җимерә [8].

Илнең башкаласы Бамакода(ингл.) Төркия хөкүмәте тарафыннан финансланган Әюб мәчете төзелгән. 2 миллиард долларга бәяләнгән мәчет төзелеше 2012 елда башланган һәм 2013 елда тәмамланган [9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Forum on Religious & Public life (9 August 2012). әлеге чыганактан 2012-10-24 архивланды. 2021-12-04 тикшерелгән.
  2. The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Forum on Religious & Public life (August 9, 2012). әлеге чыганактан 2012-10-24 архивланды. 2021-12-04 тикшерелгән.
  3. International Religious Freedom Report 2008: Mali. State.gov (19 September 2008). Retrieved 4 May 2012.
  4. Цивилизации долины Нигера. Легенды и золото. әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2018-06-21 тикшерелгән.
  5. Назван богатейший человек в истории
  6. 6,0 6,1 Mali country profile. Library of Congress Federal Research Division (January 2005). This article incorporates text from this source, which is in the public domain.
  7. Christians in north of Mali flee Tuareg rebels' control
  8. Rebels burn Timbuktu tomb listed as U.N. World Heritage site. CNN (5 May 2012). әлеге чыганактан 2012-07-13 архивланды. 2021-12-04 тикшерелгән.
  9. Mali's Eyoub Mosque: An Ottoman gem in the heart of Bamako, AA (12 May 2015).