Ливиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ливиядә ислам latin yazuında])
Ливия дәүләт флагы. Флагның яшел төсе илнең дәүләт дине булган исламны символлаштыра

Ливиядә ислам (гарәп. (الإسلام في ليبيا‎ ) ― төп дин, дәүләт дине. Коръән ― Ливиядәге законнарның нигезе. Ил халкының (7 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ислам динен тота, 2,7 % ы ― христианнар (Копт православие(ингл.), католик, англикан чиркәүләре тарафдарлары), 0,3 % ы ― башка диннәр тарафдарлары. Ливия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр[1]. Мөһаҗирләр (бигрәк тә пакистанлылар) арасында аз санлы, дәүләт тарафыннан танылмаган Әхмәдия, шигый, гыйбадия агымнары вәкилләре бар [2] [3][4].

Идрис I(ингл.), Ливия короле (1951—1969), Сәнусиләр тарикате җитәкчесе (1918—1969)
Ливия Җәмәһириясе башлыгы (1969―2011) Мөәммәр Каддафи. 2009 елның 2 феврале
Гамәл Габделнасыйр мәчете бинасы. 1960-еллардагы күренеше

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ливиядә Ислам VIII гасырда гарәп яулаучылары белән бергә барлыкка килә. Яулаучылар сөнни тәгълиматына нигезләнгән ислам алып килә. Ислам һәм гарәп теле тиз берләшеп китә, һәм инде X гасырда ук Ливия халкы гарәп телле һәм мөселман булган илгә әверелә. XI гасырда Согуд Гарәбстаны һәм Мисырдан килгән бәдәви(ингл.) кабиләләренең күпләп бәреп керүеннән соң Ливиядә ислам ныклап урнаша. Бу җирлектә исламга кадәр булган ышануларны гарәпләр алып килгән ислам җиңә.

Суфичылык тарикатьләре Ислам дине ныгып урнашуда һәм Төньяк Африканы XVIII һәм XIX гасырларда колачлаган дини яңарышта мөһим роль уйный.

Ливиядә, Госман империясе христиан миссионерларының бәреп керүенә нәтиҗәле каршылык күрсәтә алмый башлагач, бу эшне Суфичылык тарикатьләре үз өстенә ала. Алар арасында Төньяк Африканың күп кенә районнарына таралган Сәнусия(ингл.) тарикате иң көчлесе һәм нәтиҗәлесе була [5].

Каддафи Ливиясендә ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөәммәр Каддафиның революцион хөкүмәте вазифасына керешкәч, Шәригатьне илнең кануннары нигезе итеп торгызу нияте турында игълан итә. Ливиядә барлар һәм төнге клублар ябыла, тыйнаксыз дип саналырдай күңел ачулар тыела.

1973 елның ноябрендә Яңа хокукый кодекс нәшер ителә, ул Ливиянең барлык суд системасын шәригать нигезендә яңадан карый. Каддафи хөкүмәте кабул иткән законнар арасында берничә төрле җәза: корал кулланып талау оештырган өчен кул һәм аякларны ампутацияләү юлы белән җәзалау, Рамазан аенда уразасын бозган кешеләрне җәзага тарту, зина кылган ирләрне дә, хатын-кызларны да сиксән мәртәбә камчы белән суктыру һ. б. җәзалар каралган була.

Революцион хөкүмәт Ливияне Ислам дөньясы лидеры итү теләген берничә тапкыр раслый. Моннан тыш, Каддафиның башка гарәп дәүләтләре белән сәяси берлек ярдәмендә гарәп милләтен булдыру буенча тырышлыгы да бөек ислам милләтен булдыру теләгенә нигезләнә. Каддафи бу ике төшенчә арасында зур аерма күрми.

Хөкүмәт Ислам институтларына ярдәм итүдә һәм бөтен дөньяда ислам исеменнән прозелитизмны таратуда үз өстенә әйдәп баручы рольне ала. 1970 елда фәләстинлыларга аларның Израильгә каршы көрәшендә ярдәм итү өчен Җиһад фонды оештырыла. Бенгази университетының ислам белеме һәм гарәп теле факультетына бөтен Ислам дөньясы өчен мөселман интеллектуаль лидерларын әзерләү йөкләнә, Ислам миссиясе җәмгыяте Вена һәм Бангкок кебек ерак шәһәрләрдә мәчетләр һәм ислам белем бирү үзәкләрен төзү һәм ремонтлау өчен дәүләт акчаларын куллана. Чит илләрдә, бигрәк тә бөтен Африка буенча Ислам динен тарату һәм бөтен дөньяда мөселманнарга акча белән ярдәм итү өчен хөкүмәт ярдәме белән Ислам чакыруы җәмгыяте (Ад Дауа) оештырыла. 1978 елда илнең төп мәчетләрен символик рәвештә чистарту була [6].

Каддафи бәреп төшерелгәннән соң, кайбер урыннарда яңадан ислам ультраконсерватив агымнары барлыкка килә. 2014 елда Ливиянең көнчыгышы Гыйрак һәм Левант Ислам дәүләте белән бәйле боевиклар контроленә күчкән.

Гамәл Габделнасыйр мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамәл Габделнасыйр мәчете (Әлҗазаир мәйданындагы мәчет) ― 1924-1931 елларда Триполи кафедраль соборы буларак төзелгән, 1970 елда мәчеткә әйләндерелгән бина [7].

1969 елда Ливия Гарәп Республикасы игълан ителгәннән соң, хакимияткә Мөәммәр Каддафи килә. 1970 елның 21 июлендә илдәге Италия милкен конфискацияләү һәм Италия колонистларын илдән куып чыгару турында указ чыгарыла. Конфискацияләнгән милек арасында 1970 елда мәчеткә әйләндерелгән әлеге собор да була [8].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Chivvis, Christopher S.; Martini, Jeffrey (18 March 2014). Libya After Qaddafi: Lessons and Implications for the Future. Rand Corporation. p. 49. ISBN 978-0-8330-8489-7. https://books.google.com/books?id=PUAkAwAAQBAJ&pg=PA49. Retrieved 30 December 2018. 
  2. Pakistani Ahmedis Held (January 16, 2013).
  3. Minority Muslim Groups. Islamopedia Online. әлеге чыганактан 2016-04-15 архивланды. 2021-11-29 тикшерелгән.
  4. Pakistani Ahmedis Held (16 January 2013).
  5. The Sanusis. Federal Research Division of the Library of Congress.
  6. Islam in Revolutionary Libya. Federal Research Division of the Library of Congress.
  7. (2009) «Tripoli Cathedral». New Statesman 138. Проверено 7 August 2017.
  8. Turner, Harold W., author. . — ISBN 978-3-11-080367-9, 3-11-080367-4.