Кениядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кениядә ислам latin yazuında])
Ил башкаласы Найроби Җәмигъ мәчете. 1906 елда ачылган
Бөек мәчет хәрабәләре, Геде, Кения
Давуди Боһра(ингл.) мөселман агымы (шигыйлар) вәкиле булган гаилә
Җәмигъ мәчете, Ламу утравы(ингл.), Кения
Риядһа мәчете, Ламу утравы, Кения

Кениядә ислам (ингл. Islam in Kenya, суах. Uislamu nchini Kenya, гарәп. الإسلام في كينيا‎ ) ― азчылык дине. Ил халкының (48 млн кеше, 2019 елга) 11 % ы – мөселманнар (5,2 млн кеше) [1]. Кения яр буена, нигездә, мөселман халкы урнашкан. Ил башкаласы Найробида берничә мәчет бар һәм күп санлы мөселман җәмгыяте яши. Кениядә мөселманнарның күпчелеге ― мөселман халкының 81 % ын тәшкил иткән сөнниләр, 7 % ы ― шигыйлар [2]. Шулай ук шактый санда гыйбадияләр, Коръәнчеләр һәм әхмәдия агымы тарафдарлары бар [3]. Шигыйлар ― Якын Көнчыгыштан һәм Һиндстаннан килгән диңгез сәүдәгәрләре йогынтысында барлыкка килгән исмәгыйлиләр. Бу мөселман шигыйларга илдә якынча 6000―8000 кеше исәпләнгән Давуди Боһра(ингл.) агымы вәкилләре, шулай ук шигый-уникечеләр җәмгыяте карый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суахили яр буена Исламның үтеп керүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд океанының Кения (Суахили) яр буена Ислам якынча VIII гасырда Фарсы култыгыннан чыккан диңгез сәүдәгәрләре йогынтысында үтеп кергән.

Археология табылдыклары X гасырда Манда утравында чәчәк атучы мөселман шәһәре булуы турында сөйли. 1331 елда Суахили яр буенда булган Марокконың мөселман сәяхәтчесе Ибн Баттута (1304―1368/69) биредә яшәүчеләрнең тәкъва мөселманнар булуы һәм аларның агачтан мәчетләр төзүе турында хәбәр иткән.

Кения яр буена килеп җиткән мөселманнар (версия: ширазилар(ингл.) [4]) биредә төпләнә һәм җирле (банту(ингл.)) хатын-кызлары белән никахлаша. Әлеге никахтан Суахили халкы[калыпны мәкаләдән алып куярга] һәм гарәп алынмалары белән чуарланган суахили теле барлыкка килгән.

XV гасырда (1498 елда) Васко да Гама җитәкчелегендә Португалия экспедициясе Кения яр буена килә. XVI гасыр башында португалиялеләр Кения яр буенда күп кенә порт шәһәрләрен яулап ала, аларны Һиндстанга бару юлында тукталу пунктлары итеп файдалана. Португалиялеләрнең хәзерге Кения җирләре булган яр буена хуҗа булуы җирле халыкны исламлаштыруны туктатып тора.

XVII гасыр урталарында Оман солтанлыгы хакимнәре Кениядән португалиялеләрне куып чыгара башлый. 1699 елда Оман имамы Солтан ибн Сәйф португалиялеләрне бөтен яр буеннан куып чыгара. Оман хакимнәре үз наместниклары итеп гарәп чыгышлы җирле халык вәкилләрен билгеләп куйган.

Исламның илнең эчке районнарына таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам күп еллар шәһәр һәм яр буе күренеше булып кала. Исламның ил буенча таралуы тыйнак була һәм суахилига карамаган җирле Африка җәмәгатьчелегенә бернинди йогынты ясамый. Илнең эчке районнарында яшәүче җәмгыятьләрнең күпчелеге исламга көчле каршылык күрсәтә.

Исламның ил буенча таралуына берничә фактор комачаулый: мәсәлән, банту җәмгыятенең төрле диннәргә ышануы һәм торак пунктларның арым-аерым урнашуы, кырыс климат шартлары, масаи(ингл.) кебек усал кабиләләр булу, кабилә җирләре аша үтүнең кырыс кануннары, уңайлы транспорт булмау һ. б. Ислам таралуга комачаулаган башка тискәре факторларга кол сәүдәгәрләренең явызлыгын кертергә була.

1846 елдан башлап Кениядә, башта яр буенда, аннары үзәк районнарда, христиан миссионерлары барлыкка килә. Бу, үз чиратында, шулай ук исламның киң таралуына киртә була. Шулай да Европа илләренең Кениядәге колониаль хакимияте, җирле халык белән элемтә урнаштыру өчен агент итеп мөселман кешеләрен билгеләргә тырышкан, шулай итеп, Ислам дине йогынтысы таралуга ярдәм иткән. Суахили теле сәүдә һәм дин теленә әйләнгән. Яр буе хакимиятләре миссионерларны илнең эчке районнарына җибәрмәсә дә, җирле африкалылар, мөселманнарның дини тормышына кызыгып, ислам динен ирекле кабул иткән.

Нигездә, Кениядә Ислам таралышы 1880―1930 еллар арасында була.

Илнең эчке районнарында беренче мөселман миссионерлары, нигездә, Танганьикалылар булган, мәсәлән, мөгаллим Мтондо (Maalim Mtondo), алар үз миссионерлык эшчәнлеген тимер юл линиясе буенда урнашкан үзәкләрдә – Кибвези, Макинду һәм Найробида алып барган, беренче кечкенә мәчетләр төзегән. Җирле халыктан Хамис Нгиге (Khamis Ngigе) мөселман динен кабул иткән, билгеле вәгазьче булып киткән.

Кениядәге миссионерлык тырышлыгының бер мисалы ― XX гасырның билгеле вәгазьчесе (дәгъватчесе) профессор Мөхәммәт Латиф Ансари(ингл.) эшчәнлеге. Ансари Көньяк Азиядән Кениягә, ерак чит ил шигый җәмгыятьләрендә вәгазь кылу хыялы белән 1950-елларда килә һәм җирле шигый җәмгыятенә аякка басарга ярдәм итә [5][6].

Көнбатыш Кениядә Ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш Кения территориясенә ислам динен 1870―1885 еллар арасында мөселман сәүдәгәрләре китергән. Милләтара сугыш вакытында мөселманнар Мумия юлбашчысына аның дошманнарын җиңәргә булыша. Җавап итеп, Мумия юлбашчысы, аның гаиләсе һәм түрәләре ислам динен кабул итә. Шул вакыттан ислам Көнбатыш Кения районнарына тарала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2019 Kenya Population and Housing Census Volume IV: Distribution of Population by Socio-Economic Characteristics.
  2. Chapter 1: Religious Affiliation. The World’s Muslims: Unity and Diversity. Pew Research Center's Religion & Public Life Project (August 9, 2012).
  3. The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Forum on Religious & Public life (August 9, 2012). әлеге чыганактан 2012-10-24 архивланды. 2021-11-21 тикшерелгән.
  4. Tanzania Ethnic Groups, East Africa Living Encyclopedia, accessed 28 June 2010
  5. Synopsis of the Khoja Shia Ithna Asheri - BILAL OF AFRICA. coej.org. әлеге чыганактан 2015-04-02 архивланды.
  6. Rieck, Andreas (2015). The Shias of Pakistan: An Assertive and Beleaguered Minority (First ed.). p. 83. ISBN 978-0190240967.