Суахили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Суахили
Күзәтүдә тора:

Baraza la Kiswahili la Taifa[d]

Сөйләшүчеләр саны:

15 437 390 кеше кеше (2012)[1]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

суа 631

ISO 639-1:

sw

ISO 639-2:

swa

ISO 639-3:

swa

Суахили киң кулланылган территорияләр.

Суахили (kiswahili) — банту телләренең иң киң кулланылган һәм Африка континентындагы төп телләрнең берсе. Этникара аралашу теле буларак суахили теле көнчыгыштан Көнчыгыш һәм Үзәк Африкада Һинд океаны ярларыннан көнбатышта Конго Демократик Республикасының үзәк өлкәләренә кадәр, төньяктан Сомалидан көньяк чиге Мозамбикка кадәр киң территориядә таралган.

Танзания, Кения һәм Угандада суахили дәүләт теле булып тора. Бу тел Руанда, Бурунди, Замбия, Малави, һәм Комор утрауларында (комор теле), Мадагаскарда киң кулланыла. Суахили — Африка союзында эш теле статусын (2004 елдан) алган бердәнбер тел.

Төрле мәгълүмат буенча суахили теле 2,5 — 5 млн кешенең туган теле, тага да 50 — 70 млн кешенең икенче һәм өченче аралашу теле булып тора.

Дж. Гринберг генетик квалификациясе буенча банту телләре нигеро-конголезск гаиләсендәге бенэ-конголезск төркеменә керә.

Хәзерге суахили латин алфавитын куллана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Громова Н. В. Новое в лексике современного языка суахили. М., Изд-во МГУ, 1994.
  • Н. В. Громова, Н. В. Охотина Теоретическая грамматика языка суахили. // Московский государственный университет. Факультет стран Азии и Африки. М.:1995