Җибутида ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җибутида ислам latin yazuında])
Җибути дәүләт флагы
Ил башкаласы Җибути шәһәрендә Хәмуди мәчете(ингл.)
Борынгы Зейла(ингл.) мәчете. VII гасыр
Ил башкаласында 1500 кешене сыйдыра алучы Әл Садә мәчете. 1940-еллар
Ил башкаласында Салман мәчете(ингл.)

Җибутида ислам (гарәп. الإسلام في جيبوتي‎, фр. Islam à Djibouti) – дәүләт дине. 1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә, илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам. Ил халкы (0, 9 млн, 2016 ел, бәяләү) эчендә мөселманнар ― 94 % (740 000 кеше, 2012 елга), христианнар (католиклар) ― 5 % (7000 кеше, 2006 ел)[1], яһүдләр ― 1 %, индуистлар ― 1 %.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам дине төбәктә бик иртә, б. э. 622 елларында Һиҗрәттән соң, таралыш алган, чөнки эзәрлекләнүче мөселманнар төркеме, Мөхәммәд пәйгамбәр тәкъдиме белән, Кызыл диңгез артында Африка Мөгезендә (Сомали ярымутравы) сыеныр урын таба.

1900 елда, колониаль чор башында, Җибутинең хәзерге территориясендә христианнар булмаган диярлек.

Бәйсезлеккә ирешкәннән соң (1977 елның 23 июне), республика өлешчә Ислам хокукына (шәригать) нигезләнгән хокукый система төзегән.

1992 елда кабул ителгән Җибути Конституциясе исламны бердәнбер дәүләт дине дип таный, шулай ук барлык диндәге гражданнарның тигезлеген (1нче маддә) һәм дин тоту иреген (11нче маддә) күздә тота.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле мөселманнарның күбесе ― Шәфигый мәзһәбе сөнниләре. Суфичылыкның төрле тәрикатьләренә караучы мөселманнар да бар[2]. Илнең һәр шәһәрендә мәчет бар.

2008 елда Дин иреге турында халыкара доклад нигезендә, Җибути мөселманнары башка дингә күчү яки башка диндәгеләр белән никахка керү хокукына ия булса да, икенче дингә күчкән кешеләр үз гаиләсе яки тулаем җәмгыять ягыннан тискәре реакция белән очрашырга мөмкин, һәм алар еш кына ислам диненә кайтуны таләп итә торган басым белән очраша[3].

Гаилә кодексының 23нче маддәсе нигезендә, мөселман булмаган ир-ат ислам динен кабул иткәннән соң гына мөселман хатынына өйләнә ала. Ислам йоласы буенча уздырылмаган никахларны хөкүмәт юридик яктан танымый.

2012 елда Җибути Диннәр эшләре министрлыгына Җибути мәчетләренә, шул исәптән җомга намазы вәгазьләренә катгыйрак күзәтчелек алып барырга хокук бирә торган закон кабул ителә. Министрлык мәчетләрнең эшчәнлеген көйләүче яңа законны имамнарны алыштыру һәм кайбер мәчетләрне вакытлыча ябу өчен файдаланган. Кайбер имамнар хәбәр иткәнчә, алардан вәгазьләрдән соң иминлек хезмәтләре сорау алу фактлары булган. Шулай ук киемен алыштырган иминлек хезмәткәрләренең җомга вәгазьләре эчтәлеген һәм мәчеткә йөрүче кешеләрнең эшчәнлеген күзәтүе турында хәбәрләр бар [4].

2014 елда ил хөкүмәте мәчетләрне дәүләт контроленә алу турындагы законны гамәлгә кертә, ул имамнарның статусын Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы дәүләт хезмәткәрләре итеп, мәчетләрнең милкен һәм башка активларын хөкүмәт милке итеп үзгәртә. Закон мәчетләрдә сәяси эшчәнлекне бетерүгә һәм мәчетләрнең мөлкәтенә һәм эшчәнлегенә катгый дәүләт күзәтчелеген тәэмин итүгә, мәчетләрдә чит ил йогынтысына каршы торуга юнәлтелгән.

Дәүләт мәктәпләре дөньяви булып кала. Илдә ислам эшләре министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан идарә ителә торган 40лап шәхси Ислам мәктәбе бар.

Җибути ― Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы һәм Гарәп илләре лигасы әгъзасы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]