Намибия
Байрак
| |
Шигарь | Unity, Liberty, Justice ![]() |
---|---|
Башкала | Виндһук |
Халык саны | 2 303 315 (2013) ![]() |
Нигезләнгән | 1990 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 825,615 дүрткел километр |
Координатлар | 23°S 17°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Хаге Гейнгоб |
Хөкүмәт башлыгы | Саара Куугонгельва |
Икътисад | |
ТЭП | $13 245 миллион (2017) ![]() |
Акча берәмлеге | Намибия дуллыры |
Инфеләсә | 7.3% (2016) |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 19% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 3.522 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.647 (2017)[3] |
Яшәү озынлыгы | 64.388 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 60 яшь |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | тип D,[6] BS 546[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[6] |
Телефон коды | +264 |
ISO 3166-1 коды | NA |
ХОК коды | NAM |
Интернет домены | .na |
Нами́бия (ингл. Namibia; 1968 елга кадәр – Көньяк-Көнбатыш Африка) – Африканың көньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Төньякта Ангола һәм Замбия, көнчыгышта Ботсвана, ә көньякта КАҖ белән чиктәш. Көнбатышта Атлантик океан сулары белән юыла. Мәйданы 824,3 мең км². Халык саны 2,1 млн кеше (2009). Башкала – Виндхук шәһәре. Ил белән 5 елга сайланган президент һәм икепалаталы парламент идарә итә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәзерге Намибиягә аурупалылардан иң беренче булып 1484 елда португал диңгезчеләре килеп төшкәннәр. Берничә гасыр дәвамында бу җирләр белән кызыкмаганнар. Фәкать 1802 елдан инглизлар Оранж елгасыннан төньяграк беренче миссияне төзегәннәр. 1878 елда Бөекбритания Уолфиш-Бей әйләнә-тирәсен үз милке дип игълан иткән. 1884 елда Алмания Намибия территориясен Алман Көньяк-Көнбатыш Африкасы (ККА) исеме белән үз протекторатына әйләндергән. Колонизаторлар үз хакимлекне урнаштыруда җирле кабилә башлыкларның үзара дошманлыгыннан файдаланганнар. 1904-1097 елларда гереро һәм нама кабиләләр тарфыннан оештырылган күтәрелеш булып үткән. Ул күтәрелеш рәвештә бастырылган: герероларның 80% өлеше һәм намаларның 50% өлеше юк ителгән, мәзкүр кабиләлрнең җирләре мөсадәрә ителгән.
Беренче бөтендәнья сугышы дәверендә ККАны Көньяк Африка Иттифагы (КАИ) басып алган. Сугыштан соң ул Милләтләр Лигасының мандатлар системасы составына кертелгән. 1920 елда ККА белән идарә итү мандаты КАИга бирелгән.
Административ бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Намибия өлкәләре:
- Каприви
- Эронго
- Хардап
- Карас
- Окаванго
- Кхомас
- Кунене
- Охангвена
- Омахеке
- Омусати
- Ошана
- Ошикото
- Очосондьюпа
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.