Шри-Ланкада ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри-Ланкада ислам latin yazuında])
Шри-Ланкада һиндстан мөселманнарының Үл-Әлфәр мәчете. 1909 елда төзелгән

Шри-Ланкада ислам (там. ඉස්ලාම් ශ්රී ලංකා) — Шри-Ланка территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Шри-Ланка халкының (24 млн 413 мең кеше) 9,70  % ы (2 млн 105 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Шри-Ланкада ислам буддачылык һәм һинд диненнән кала өченче урындагы дин. Исламны күбесенчә ларакалла(ингл.) (яки Шри-Ланка маврлары) азчылыгы тота. Шри-Ланка дәүләт байрагындагы яшел төс мөселман азчылыкны гәүдәләндерә. Мөселманнар илнең көнчыгыш провинцияләрендә күпчелекне тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри-Ланка дәүләт байрагындагы яшел төс мөселман азчылыкны гәүдәләндерә
Шри-Ланканың иң борынгы мәчете — Кечималай мәчете
Шри-Ланка провинцияләрендә ислам таралышы картасы (яшел төс белән күрсәтелгән). Халык санындагы өлеш % ларда. 2001 ел

Шри-Ланкага ислам VII гасырда Һинд океанындагы күпчелек сәүдә юлларын кулларында тоткан гарәп сәүдәгәрләре аша килгән. Әлеге сәүдәгәрләр утрауда күпләп урнашып калган. Аларның нәселен утрауда «ларакалла» (там. இலங்கைச் சோனகர்) яки «Шри-Ланка маврлары» дип атаганнар.

XVI гасырда Шри-Ланка Португалия кул астына кергәч, португаллар мөселманнарны эзәрлекләү сәбәпле, маврлар күчеп китәргә мәҗбүр була. Шри-Ланканың төп халкы булган сингал халкының(ингл.) короле Синарат (Senarath) маврларга утрауның Үзәк платосында һәм Көнчыгыш провинцияләрдә урнашырга рөхсәт бирә.


« Мөселманнар — Шри-Ланка халкының аерылгысыз өлеше. Без сингал патшалары чорыннан сингал халкының яклавы һәм мәрхәмәтлелегеннән файдаландык[2]
Шри-Ланка мөселман конгрессы лидеры — Рәүф Хәким (Rauff Hakeem), Шри-Ланка юстиция министры
»

XVII гасырда утрауны Нидерланд кулга төшерә, XVIII гасырда Бөекбритания хуҗа була. Әлеге заманнарда Цейлонга Ява һәм Малай архипелагы утрауларыннан җирле мөселманнар күчеп утыра. Алар ларакалла халкының гореф-гадәтен үзләштерә, шул ук вакытта үзләренең үзенчәлекле ислам йолаларын дә өсти. XIX һәм XX гасырларда утрауга Һиндстан мөселманнары күченгәнче үк, җирле мөселманнар сөнни ислам һәм суфичылык тарафдарлары булган. Утрауның мөселман халкы санын сизелерлек арттырган Көньяк Һиндстан һәм Пакистан мөселманнары шәфигый һәм хәнәфи мәзһәбләрен ныклап урнаштыра.

19832009 елларда сингаллар һәм тамиллар арасында барган Ватандашлар сугышы(ингл.) вакытында мөселманнар зур кыенлык кичерә. Бер генә милләтле дәүләт кору өчен көрәшүче тамиллар мөселманнарны гасырлар буе яшәгән Көнчыгыш провинциядән китәргә мәҗбүр итә. Сугыш тәмамлангач, мөселман гаиләләренең бер өлеше кире кайта, сугыш вакытында җимерелгән мәчетләр төзекләндерелә.

XXI гасыр башында Шри-Ланка мөселманнары арасында сәләфилек(ингл.) һәм ваһһабичылык җәелә. Шул сәбәпле, мөселманнар белән буддачылар арасында бәрелешләр була. Мәсәлән, 2014 елда илнең көньяк-көнбатыш өлкәләрендә мөселманнарга каршы чыгышлар(ингл.) булып уза[3].

2019 елның апрелендә католикларның Пасха бәйрәме вакытында ИГИЛ террорчылары илнең иң зур шәһәре Коломбода һәм тагын берничә шәһәрдә шартлату оештыра.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]