Таҗикстанда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таҗикстанда ислам latin yazuında])
Таҗикстанда ислам
Дәүләт  Таҗикстан
 Таҗикстанда ислам Викиҗыентыкта
Дүшәнбе җәмигъ мәчете

Таҗикстанда ислам (таҗ. Ислом дар Тоҷикистон) — Таҗикстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Таҗикстан халкының (9 млн 537 мең кеше) 96,70 % ы (7 млн 621 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (бөтен дөнья мөселманнарының 0,40 % ы) (2020)[1].

Таҗикстанда мөселманнарның күбесе (90,4 % ы) хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, азчылык (5,6 % ы) шигыйлар. Суфичылык агымы да очрый. Таҗикстанның автономияле төбәге булган Таулы Бадахшанда шигый исламның исмәгыйлия агымы көчле. Ислам динен таҗиклардан һәм Памир халыкларыннан башка, җирле үзбәкләр (ил халкының 15,3 % ы), кыргызлар (1,1 %), казакълар, татарлар тота. Чит илләрдә, беренче чиратта, РФ территориясендә 1 миллионлап таҗик эшли.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саманилар дәүләте (819—999)
Таҗикстанның Таулы Бадахшан автономияле өлкәсе
Исфара шәһәрендә Абдуллахан мәчете

Хәзерге Таҗикстан территориясендә ислам гарәп сәхабәләре белән VII гасырда килгән. Шул вакыттан башлап, мөселман дине илнең мәдәниятенә һәм халык көнкүрешенә зур йогынты ясаган һәм тирән береккән. 100 елдан артык (819—999 елларда) тыныч тормыш белән яшәгән Саманилар дәүләтендә(ингл.) таҗик халкының фәне, сәнгате һәм мәдәнияте югары дәрәҗәгә ирешә. Фарсы шигъриятенә нигез салучы Рудаки (858—941), «Шаһнамә» поэмасы авторы Әбелкасыйм Фирдәүси (930—1020), бөек галим Әл-Бируни (973—1048) һәм бөтен дөньяга танылган галим-энциклопедист Әбугалисина (Авиценна, 980—1037) һ. б. бөекләрне биргән Яңарыш чоры була. Бу чор шулай ук Иран Ислам мәдәниятенә нигез салынган чор булып тора. Таҗик милләтенең атасы булып саналучы әмир Исмәгыйль Самани(ингл.) (892—907) төбәктә мөселманнарның миссионерлык эшчәнлегенә ярдәм итә.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елдан башлап төбәктә дини мәктәпләр ябыла.

1944 елда ССРБ территориясе мөселманнарның дүрт дини идарәсенә бүленгәч, Таҗикстан ССР территориясе үзәге Ташкентта булган Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтенә карый башлый.

Бөек Ватан сугышыннан соң Таҗикстан ССРда мәчетләр саны күп булмаган. 1966 елда Таҗикстанда 18 мәчет теркәлгән булган.

1970-еллар ахырында һәм 1980-еллар башында, Әфганстан сугышы (1979—1989) һәм Иран ислам инкыйлабы(ингл.) (1978—1979) йогынтысында Үзәк Азия республикаларында мөселман дини-милли күтәрелеше күзәтелә. Таҗик яшьләре арасында ваһһабичылык популярлаша.

1988 елда Таҗикстан имамнары Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән аерылып чыгып, Таҗикстан мөселманнары Диния нәзарәтен (Таҗикстан Республикасы мөселманнарының казыйлар идарәсе) (таҗ. Идораи Қозиёти мусулмонони Ҷумҳурии Тоҷикистон) оештыра. Беренче мөфти (югары казый) (таҗ. Қозикалон, 1988—1991, 1993—1998 ) — Хаҗи Әкбәр Тураҗанзадә Таҗикстанда Ватандашлар сугышы(ингл.) башлангач, дәүләтнең рәсми булмаган җитәкчесе булып торган [2].

Шигыйлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

VIIIIX гасырларда Гарәп яуларыннан соң Урта Азиянең ислам динен кабул итүе Памир халыкларына (шугнан, рушан, вахан, язгулям, ишкашим, дарваза һ. б.) кагылмый диярлек. Исламның халык массаларына киң үтеп керүе бары тик XIXII гасырларда гына мөмкин була. Насыйр Хөсрәү(ингл.) (1004—1088) Памир халыклары арасында Исмәгыйлия дини агымын популярлаштыручы булып таныла. Исмәгыйлия памирлыларның рухи мәдәниятендә зур эз калдыра һәм бүгенге көнгә кадәр аларның этник символларының берсе булып тора

Таҗикстанның шигый халкы нигезе булып, шигый исламы варианты булган Исмәгыйлия(ингл.) агымын тотучы Памир халкы тора. Ага-Ханны(ингл.) 49нчы имам итеп саныйлар. Памир исмәгыйлиләренең ватаны Таҗикстанның таулы көнчыгышында урнашкан Таулы Бадахшанда(ингл.), рухи һәм мәдәни башкаласы — Хорог шәһәре[3].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Таҗикстан Ислам үзәге

Ягъкуб Хаҗи мәчете — 2019 елга кадәр Дүшәнбенең җәмигъ мәчете

2009 елда Таҗикстанның Югары җыелышы Хәнәфи мәзһәбендәге сөнни ислам динен дәүләтнең рәсми дине итеп тану өчен тавыш биргән. Сәләфичелек тыелган. Таҗик ирләренә озын сакал йөртү тыелган. 13 мең ирнең сакалын таҗик полициясе көч кулланып кыскарткан[4]. Мөселман киеме белән сәүдә итүче 160 кибет ябылган. Таҗик балаларына гарәп исемнәре кушу тыелган.

Таҗикстанның мөселман руханилары дәүләт хакимиятенең даими контролендә тора. Президент Эмомали Раһмон 2009 елда имзалаган «Дин иреге һәм дини берләшмәләр турындагы закон» дини әдәбиятка цензура ясауны рөхсәт итә, дини йолаларны җәмәгать урыннарында үтәүне чикли һәм дәүләткә дини берләшмәләр эшчәнлеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Торак пунктта 10 мең (1990 елгы канун буенча 15 мең) мөселман булганда гына әлеге торак пунктта мәчет ачарга рөхсәт ителә[5].

Таҗикстанда «Мөселман-кардәшләрнең» эшчәнлеге 2006 елда Югары суд тарафыннан тыелган[6].

19912015 елларда Таҗикстанда легаль һәм рәсми рәвештә ислам оппозициясе фиркасе — Таҗикстан ислам яңарышы фиркасе (таҗ. Ҳизби наҳзати исломии Тоҷикистон) эшләп килгән. 2015 елның сентябрендә Таҗикстан Югары суды тарафыннан әлеге фирка «террорлык оешмасы» дип игълан ителгән. Аның эшчәнлеге Таҗикстан һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы территориясендә тыелган[7].

Рәсми булмаган бәяләүләр буенча, Сүриядә 2 меңнән артык таҗик сугыша.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүшәнбе җәмигъ мәчете

Дүшәнбе җәмигъ мәчетеҮзәк Азиядә иң зур мәчетләрнең берсе[8]. Бер үк вакытта мәчеттә 150 меңгә кадәр кеше намаз укый ала. Мәчет төзелешенә Катар хөкүмәте акчалата ярдәм иткән. Объектны төзү белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Adnan Saffarini компаниясе шөгыльләнә[9]. 2009 елның 5 октябрендә, дөнья хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы имам Әбү Хәнифәнең тууына 1 310 ел тулуны билгеләгәндә, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон мәчет нигезенә беренче ташны сала[10].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]