Мөхәммәт Гали-паша мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Гали-паша мәчете latin yazuında])
Мәчет
Мөхәммәт Гали-паша мәчете
гарәп. مسجد محمد علي
Muhammad Ali Mosque 1.jpg
Ил Мисыр
Шәһәр Каһирә
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 18301848 еллар
Халәте гамәлдә

Мөхәммәт Гали-паша мәчете (гарәп. مسجد محمد علي‎) — Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә урнашкан борынгы мәчет. 1831 елда Төркия хакимлегеннән баш тартып, Мисыр белән мөстәкыйль идарә итә башлаган Мөхәммәт Гали-паша(ингл.) хөрмәтенә аталган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет Каһирә кальгасы төзелгән биек калкулыкларның берсендә урнашкан. Төзелеш 1830 елда Мөхәммәт Гали-паша идарә иткәндә башлана, 1848 елда Габбәс Һилми-паша идарәсе вакытында тәмамлана.

1831 елда Мөхәммәд Али төрек хакимлегеннән баш тарта һәм Мисыр белән мөстәкыйль идарә итә башлый.

Архитекторы — Боснияле Йосыф.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет төзелешендә, Каһирәдә Мөхәммәт Гали-паша төзеткән башка биналар кебек үк, XVIII гасырда Истанбулда гамәлдә булган барокко һәм рококо стиле кулланылган.

Намаз бүлмәсенең мәйданы — 1600 квадрат метр. Гөмбәзенең диаметры — 21 метр, биеклеге — 52 метр, ике манарасының биеклеге — 82 метр. Калкулыкта урнашканга, мәчет манаралары Каһирәнең теләсә кайсы почмагыннан яхшы күренә.

Мәчет белән Каһирә күренеше

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]