Вәзиристан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәзиристан latin yazuında])
(Вазиристан битеннән юнәлтелде)
Вәзиристан
اسلامی امارات وزیرستان
Байрак
{{{кыска исем}}} байрагы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 2006 елның 14 феврале (Пакистаннан берьяклы бәйсезлек игълан итү)
Идарә итү формасы Әмирлек
Рәсми тел Пушту
Башкала Вана
Эре шәһәрләр Миран-Шах, Вана

Вәзиристан (фар. وزيرستان) – Пакистанның төньяк-көнбатышындагы Әфганстан белән чиктәш танылмаган дәүләт.

Мәйданы – 11 585 км² (шул исәптән якынча 5 000 – төньяк өлеше һәм 6 500 – көньяк). Пакистанның Төньяк һәм Көньк Вазиристан исемле административ берәмлекләрен үз эченә ала.

Халык саны (1998) – 791 087 кеше (шул исәптән 361 246 – төньяк һәм 429 841 – көньяк өлештә), нигездә пуштун кабиләләре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1893 елдан Вәзиристан – әфган хөкүмәтеннән һәм инглизләрдән бәйсез территория.

1947 елда Вәзиристан бәйсез Пакистан составына керә.

2001 елдан Вәзиристанга Талибан хәрәкәте үтеп керә һәм җирле кабилә башлыкларын кысрыклый, 2004 елда хакимиятне үз кулларына төшерәләр.

Ислами Вазиристан дәүләте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елның 14 февралендә Төньяк Вәзиристан территориясенең бәйсезлеге торгызылуы һәм Ислами Вәзиристан дәүләте төзелүе игълан ителә. Пакистан армиясенең үзәк хакимиятне торгызырга тырышуы уңышсызлыкка ирешә һәм яңа дәүләт Көньяк Вәзиристан хисабына җирләррен киңәйтә.

Ислами Вәзиристан дәүләтен бер дәүләт тә кабул итми.

Вәзиристанның армиясе пакистанлы һәм әфганстанлы берничә дистә мең сугышчыдан тора.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://ru.wikipedia.org/wiki/Вазиристан