Корея Халык Демократик Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корея Халык Демократик Җөмһүрияте latin yazuında])
(КХДҖ битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәрия Халык Демократик Җөмһүрияте
Flag of North Korea.svg
Байрак
Emblem of North Korea.svg
Илтамга
Башкала Пхеньян
Халык саны 24 895 480 (2013) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 9 сентябрь 1948 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+09:00
Җәгърафия
Мәйдан 120,540 дүрткел киламитер
Координатлар 40°N 127°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Ким Чен Ын
Хөкүмәт башлыгы Пак Пон Джу
Икътисад
ТЭП 16 283 миллион АКШ дуллыры Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге КХДҖ воны
Туу күрсәткече 1.979 (2014)[1]
Яшәү озынлыгы 71.685 ел (2016)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Электр аергычы төре NEMA 1-15,[3] Europlug,[3] Schuko[3]
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт,[3] 110 вольт[3]
Телефон коды +850
ISO 3166-1 коды KP
ХОК коды PRK
Интернет домены .kp


Корея Халык Демократик Җөмһүрияте (кор. 조선 민주주의 인민 공화국) КХДҖ, Төньяк Кореякөнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта Кытай белән, төньяк-көнчыгышта Русия белән чиктәш. Көньякта Корея Җөмһүрияте белән чикләшә һәм аннан хәрбиләшсездерелгән зона белән аерылып тора. Көнбатышта аны Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе сулары юа. Башкаласы – Пхеньян шәһәре.

КХДҖ 1948 елның 9 сентябрендә, 1948 елның 15 августында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәч, халык демократик җөмһүрияте буларак төзелә. Рәсми идеология булып чучхе идеялары тора, аны төзүчеләре – Ким Ир Сен һәм Ким Чен Ир - «игътибар фокусында кеше торучы фәлсәфи идеология» дип билгелиләр. Хакимият Бөек Җитәкче (рәсми титул) Ким Чен Ын җитәкчелегендәге Корея хезмәт фиркасы кулында.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

# Исем Корейча Үзәк
Башкала (чикһалси, 직할시)
1 Пьоңъяң 평양직할시
Махсус шәһәр (тыкбъолси, 특별시)
2 Расон 라선특별시
Провинцияләр (дo, 도)
3 Көньяк Пьёңан 평안남도 Пьоңсоң
4 Төньяк Пьёңан 평안북도 Синыйҗу
5 Чагаң 자강도 Каңъе
6 Көньяк Һваңһе 황해남도 Һеҗу
7 Төньяк Һваңһе 황해북도 Саривон
8 Каңвон 강원도 Вонсан
9 Көньяк Һамйоң 함경남도 Һамһуң
10 Төньяк Һамйоң 함경북도 Чоңҗин
11 Яңгаң 량강도 Һесан

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КХДҖ — социалистик дәүләт. Гамдәләге Конституция 1972 елның 27 декабрьдә кабул ителгән. Түбәндәге хакимият органнары эш итәләр: Югары халык мәҗлесе һәм аның Даими шурасы, Саклану комитеты, Министралар кабинеты, җирле халык мәҗлесләре һәм халык комитетлары. Президент вазифасы һәм Үзәк халык кәмитите юкка чыгарылган. Аларның вәкаләтләре ЮХМ һәм аның Даими шурасына бүлеп бирелгән һәм өлешчә Министрлар кабинетына тапшырылган. Саклану комитеты рәисе — иң югары дәүләт вазифасы.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп экспорт партнерлары (2014) — Кытай (86%), Һиндстан (2,2%), Пакстан (1,3%), Африка илләре (2,8%), Көньяк Америка илләре (2,1%), Аурупа илләре (2%), Төньяк Америка илләре (1,3%).[8] Экспортлана торган товарлар — күмер брикитлары (экспортның 33%), кием-салым (пәлтәләр, кәчтүмнәр, футболкалар, һ.б.н. — 26%), тимер рудасы (6,2%), моллүсклар (3,7%), чикләвекләр (3,4%), кургаш рудасы (1,7%), чуен (1,7%), изоляцияләнгән чыбыклар (1,3%), көмеш (1,2%).[9]

Төп импорт партнөрлары — Кытай (88%), Таиланд (2,7%), Рәсәй (2,1%), Һиндстан (1,9%), Сингапур (1,2%).[10] Импортлана торган таварлар — машиналар һәм җиһзалар (тапшыру җиһазлары, видеокүрәкләр (видеодисплейлар), санаклар, элетктр трансфрматорлар, суыткычлар, телефоннар, изоляцияләнгән чыбыклар, төзелеш машиналары, һ.б.н. — 19%), тикстил эшләнмәләре (синтетик, трикотаж, ворс тукымалары, ватин, һ.б.н. — 19%), металлар (аккургаш, тышланган тасмасыман тимер, кызган килеш прокатланган тимер, һ.б.н. — 8%), минераль мәхсулатлар (7,2%), транспорт чаралары (6,3%), яшелчәләр (5,4%), химик мәхсулатлар (5,2%), азык-төлек (5,2%), хайван һәм яшелчә мәхсулатлары (3,1%), ташлар һәм пыяла (2,1%), кәгазь (1,8%), аяк һәм баш киемнәре (1,7%).[11]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөкләрнең 90% якыны һәм пасажирларның 80% тимер юллар аша ташыла. Тимер юллар озынлыгы — 5 200 км, автомобил юллар озынлыгы — 25 554 км. Диңгез сәүдә флоты тоннажы 709 мең тонна дедвейт. Диңгез портлары: Вонсан, Чоңҗин, Нампһо, Раҗин һәм Һамһуң. Бердәнбер халыкара аэропорт Пхеньянда урнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
  2. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  4. (миноритар фиркаләр белән)
  5. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). 2013 елның 9 май көнендә тикшерелгән. 2013 елның 9 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  6. North&countryCode=kn&regionCode=eas&rank=48#kn World Population rankings, CIA World Factbook
  7. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Filling Gaps in the Human Development Index. United Nations ESCAP.
  8. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/prk/show/all/2014/
  9. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/prk/all/show/2014/
  10. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/prk/show/all/2014/
  11. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/prk/all/show/2014/