Эчтәлеккә күчү

Шаман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаман latin yazuında])
Себердә шаман, Николаас Витсен рәсеме.
Традицион торак - чаадыр фонында шөлдерле барабан белән Алтай шаман хатыны
Эскимос халкы шаманы
Зимбабведа Шона халкы шаманы

Шама́н (багучы) — Шаманизм дини ышанулары буенча транс вакытында рухлар белән аралашырга һәм сырхауларны дәваларга сәләтле кеше.

Сүзнең килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төшенчә дөньяның күп телләрендә таралган. Бер юрама буенча "шаман" термины Санскрит термины шраманнан (श्रमण śramaṇa) килеп чыккан — сәяхәт итүче дәрвиш, Борынгы Һиндстан вакытындагы рухи хәрәкәт тарафдары - аскет. Буддизм белән бу төшенчә Азия буенча таралган һәм Эвенк теле аша рус һәм көнбатыш телләренә үтеп кергән.[1][2]. Икенче юрама буенча сүзнең тунгус-маньчжур килеп чыгышы бар һәм ул "са" тамырыннан килеп чыккан - белергә, хосусан Эвенк телендә "садэми" - белергә, "савун" - белем, "саман" - белемнәрне яратучы кеше («-ман» — бәйлелек суффиксы, чагыштыручы өчен «асиман» — хатыннарны яратучы)[3]. Шаман дип рухлар тарафыннан сайланган һәм аларның арадашчысы булган, теге яки бу махсус чынлыкны күрергә сәләтле һәм анда сәяхәт итәргә сәләтле кешене атаганнар. Һәр халыкның шаманнар өчен үз атамасы бар, алар шаманның функцияләре һәм категориясенә карап хәтта бер халыкта да аерылып торырга мөмкин:

  • татарларда — багучы яки кам;
  • мариларда — карт;
  • саха (якутларда) — ойуун;
  • эвенкларда — самаан;
  • ненецларда — тадебей;
  • вепсларда — нойд;
  • бурятларда — бэшэгты, боо;
  • чувашларда (сувар) — ырамащ;
  • кетларда — сенин;
  • алтайлыларда — кам;
  • тувалыларда — хам
  • эскимосларда — ангакок, эненылин
  • халха-монголларда бөө.

Төрки сүзе "кам"дан "камлание" сүзе килеп чыккан, ул шаманның йола гамәлен аңлаткан, ул Галәм дөньялары буенча сәяхәтне аңлаткан. Россиягә сүз XVII гасырда Себердә хезмәт иткән рус кешеләрдән килеп кергән. Аннан соң ул Пётр I-нең Себер аша Кытайга рус илчелеге составындагы чит ил кешеләре аша Европага килеп кергән. Сүз киң танылган булган һәм фәндә таралган "шаманизм" төшенчәсе нигезенә яткан. Себер халыклары арасында культ хезмәткәре буларак "шаман" термины, тунгуслардан кала кулланылмый.[4].

Сайлану махсус "шаман авыруы" белән янәшә бара, ул шаманның яңа тормышка күчүенә хезмәт итә һәм үлемне һәм яңа тууны эченә кертүче барлык инициация йолаларын кертә: Аскы Дөньяга төшү, Күккә менү һәм Ходайлар белән аралашу, рухлар белән аралашу, үлгәннәр рухлары белән аралашу һәм шулай ук төрле шаман һәм дини табигатьле серләр. Шаман сырхавы вакытында шаманның төрле дөньялар буенча сәяхәте билгеле мәгънәгә ия - шаман аның ничек төзелгәнен өйрәнә, рухларга һәм Ходайларга юлны өйрәнә, алар аңа соңрак әһәмиятле хезмәтләр күрсәтәчәк. Мондый "сырхау" кеше яшәешенең югары потенцияләренә этәргеч булып тора. Шуңа күрә шаман үз авыруын эчке тормышын җимереп, рухи эзләнү һәм җаваплылыкның югары халәтендә тулырак һәм камилрәк күрү, ишетү һәм яшәү өчен ысулы буларак кичерә.

Шаман инвентаре. Тува (Кызыл), Россия.

«Шаман сырхавы» кешенең шаман булып китүенә шарт булып тормый. Аның дәвамында яки аннан соң рухлардан сабак алу була, ә аннан соң карт остаз-шаманнар тарафыннан. Бу сәләтләргә ия булуның башлангыч нокта гына әһәмияткә ия түгел: кинәт чакыру, мирас итеп тапшыру яки шәхси сайлау; әмма шулай ук кабул итү вакытындагы техника һәм белем. Башка шаманнарның тәҗрибәсе көч бирә һәм сайланганнан соң, кайвакыт үз ихтиярына каршы, шаман үзенең яңа яшәешенә туры килерлек итеп гамәл кыла, үз ритуаль гамәлен эшләп чыгарып бу белемне кешеләр дөньясына алып килеп, җәмгыять ихтыяҗларына туры килерлек итеп яңа белем алып килә. Нәкъ менә чакыруны да кертеп ике кат өйрәтү һәм шаман тарафыннан эшләнеп чыгарылган ысул кабул ителүгә тигез. Кайвакыт кабул ителү публик була һәм автоном ритуал булып тора, кайбер очракларда мондый публик ритуал булмаска да мөмкин.

Шаманнар эшчәнлеге турында фикерләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шаман шөлдерле барабаны. Бурятия
Шаман таягы. Бурятия

Шаман эшләгән төп мәсьәләсе булып җәмгыятьнең психик тулылыгын саклау булган. Архаика кешеләре өчен кабиләдә мондый кешенең булуы бик күпне аңлаткан, чөнки ул аларга шайтаннар һәм "Явыз көч"ләр дә булган дөньяда ялгыз түгел һәм саклаусыз түгеллегенә ышаныч биргән. Һәм аларның Ходайларга мөрәҗәгать итү өчен догалардан һәм корбан бирүләрдән тыш "изге буенча белгечләр", рухларны күрергә сәләтле кешеләр, менеп Күк Ходайлары белән очрашырга сәләтле кешеләр, Тәмугъка төшеп шайтаннар белән көрәшергә сәләтле кешеләр, һәм сырхаулар һәм үлемнәр белән көрәшергә сәләтле кешеләр булуы. Дәва камлавы ысулы пациентның терелергә өмете ышануга әверелерлек итеп төзелгән. Пациентның шаманның аңа сәламәтлелекне кайтаруга ышануга сәләте ритуаллар һәм башка алымнар белән көчлеләндерелгән. Мондый гамәлләр шаман сәяхәтләрен, корбан бирүләрне, һәм камлау вакытындагы уйналган театраль гамәлләрне керткән. Шаман йоласы гел махус тышкы формалауны таләп иткән. Кайвакыт бер гамәл өчен тулы "театр" эшләнгән булган. Махсус ясалган кечкенә өй "шаман" җиренең кечкенә утравын аңлаткан - кечкенә Галәм булган. Шаманның барлык культ әйберләре Галәмнең моделе булган һәм шуңа күрә тирән символик мәгънәгә ия булган. Галәм шаман киемендә ясалган, шөлдерле барабанында һәм бу йолада аеруча мәгънәгә ия булган башка әйберләрендә ясалган. Шаманның тормышы рухлар дөньясында махсус эш башкару белән бәйле - сырхауларны дәвалау, "утны тыю", яңгырны чакыру, үлгәннәр белән әңгәмә кору һәм башкалар. Шаман гамәлләре һәм ритуаллары (камлау) экстатик транс вакытында башкарыла, шуның өчен, кагыйдә буларак, тюнгур (шөлдерле барабан яки барабан, яки шулай ук махсус биюләр яки әфсен укулар булган.

Бурят шаман Бэликто шул җирнең рухларына сый бирә.
Шаман уты могъҗизалы образ рәсемен ясый.

Камлау вакытында шаманның рухы тәненнән чыгып башка дөньялар буенча сәяхәт итә - күккә (өске дөньяга) менә, җир астына (аскы дөньяга) төшә. Шаманның эшчәнлеге шул ук вакытта дәвалау белән бәйләнгән булса да, шаманнарны өшкерүчеләрдән һәм үләнчеләрдән аерып күрсәтәләр, чөнки соңгылары тупланган белемнәре хисабына дәвалый алганнар, ә рух-ярдәмчеләр һәм экстатик күренешләр хисабына түгел. Борынгы ышану буенча, дәвалы үсемлекләрнең теге яки бу "көче" турында белемнәрне кеше ярдәмче рухлардан, яки үләннәрнең һәм агачларның үзләреннән ала алган. Шуңа күрә шаманнар озын дәвер вакытында дәвалы үсемлекләр дәвалы үсемлекләр турында иң файдалы белемнәр сакчылары булган.

Шаман практикасы борынгы сихер белән бәйләнгән, ләкин, аерма шунда ки, сихер үз ихтиярың белән дөньяны ясалма үзгәрешләр кертелүгә юнәлгән, шул ук вакытта шаман табигать көчләренә таяна. Шаман күбрәк табигый көчләр үткәргече булып тора, ә дөньяны үзгәртүче түгел, һәм шаман тарафыннан башкарылган дәвалау, заказ биргән кешенең табигать һәм рухларга туры килерлек итү белән бәйле.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Алексеев Н. А. Шаманизм тюркоязычных народов Сибири (опыт ареального сравнительного исследования)Новосибирск: Наука, Сиб. отделение. 1984.
  • Анохин А. В. Материалы по шаманству у алтайцев. Собранные во время путешествия по Алтаю 1910—1912 гг. по поручению Русского комитета для изучения Средней и Восточной Азии). Монография. Издательство Российской Академии Наук. 1924. Репринтное издание. Горно-Алтайск: Ак Чечек, 1994.
  • Богораз В. Г. К психологии шаманства у народов Северо-Восточной Азии. Богораз В. Г. Этнографическое обозрение. — М., 1910. Т. 84-85. Кн. 1-2.
  • Богораз В. Г. Сказка о Чесоточном шамане «Wapыckalaul [lыmн’ыl]». — Живая старина, год IX, 1899, вып. I I. С. 263—270 (чукотский текст и русский перевод).
  • Богораз В. Г. О так называемом языке духов (шаманском) у различных ветвей эскимосского племени. // Известия Академии Наук, серия VI, т. XIII, 1919, с. 489—495. Переиздание: СПб.: Музей антропологии и этнографии им. Петра Великого (Кунст-камера), 1995. С. 97-104.
  • Грачева Г. Н. Шаманы у нганасан / Н. Грачева // Проблемы истории общественного сознания аборигенов Сибири. Л.? 1981. — С. 69-89.
  • Добжанская О. Шаманская музыка самодийских народов Красноярского края. Норильск, 2008. — 272 с.
  • Егоров А. С. Эмпедокл и проблема греческого шаманизма // Вопросы философии. М., 2007. № 8. С. 97-105.
  • Мифы и шаманизм Алтая / Сост. Владимир Арефьев. Барнаул. Изготовлено по заказу ООО «Пять плюс». 2002.
  • Михайловский В. М. Шаманство (сравнительно-этнографические очерки) / В. М. Михайловский // Этнографическое отделение Московского университета. М., 1892. Вып. 1. − 215 с. 2017 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.
  • Новик Е. С. Обряд и фольклор в сибирском шаманизме. Опыт сопоставления структур. М., 1984.
  • Смоляк А. В. Шаман: личность, функции, мировоззрение (Народы Нижнего Амура). М.: Наука, 1991.
  • Уолш Р. Дух шаманизма. Тексты трансперсональной психологии. М.: изд. Трансперсонального Института. 1996.
  • Харнер, Майкл. Путь шамана. М.: Крон-Пресс, 1996.
  • Элиаде М. Шаманизм: архаические техники экстаза. К.: София, 1998.
  • Michael Harner. Der Weg des Schamanen. München: Ullstein, 2004. S. 247. ISBN 3-548-74042-1
  • Paul Uccusic. Der Schamane in uns. Schamanismus als neue Selbsterfahrung, Hilfe und Heilung Hugendubel Kreuzlingen, ISBN 978-3-7205-2181-9
  • Boileau, Gilles. Wu and Shaman // Bulletin of the School of Oriental and African Studies 65.2 (2002), 350-78.
  • Беседа с шаманом Аяуаскеро 2016 елның 5 март көнендә архивланган. — Перевод статьи Алана Эленбасс из журнала «Reality Sandwich» «Facing Fear: A conversation with an Ayahuascero» от 2010-09-07
  • Родриго Кортес. Толмач. Издательство «Эксмо». Книга о тангутском шамане и истории взаимоотношений России и Китая на рубеже XIX—XX веков.
  • Владимир Серкин. Хохот шамана. Сибирское издательство. Представлены воспоминания общения с магаданским шаманом, книга-разговор.
  • Анхонова Т. Человек с небесной отметиной // Информ Полис, 25 марта 2009 СМИ о Валентине Хагдаеве
  • Торчинов Е. А. Религии мира. Глава 1. Шаманизм 2012 елның 14 май көнендә архивланган.
  1. Eliade Mircea. Shamanism. — Arkana Books, 1989.анг--> — P. 495.
  2. Indo-European Language and Culture: An Introduction by Benjamin W. Fortson, IV (ISBN 1-4443-5968-1)
  3. Василевич Г. М. Русско-эвенкийский словарь. — М., 1948.
  4. В. Е. Арефьев. Введение в туризм: Учебное пособие. — Горно-Алтайск: Изд-во АГУ, 2002. — 282 с.