Спорт гимнастикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спорт гимнастикасы latin yazuında])
Солт Лейк Ситида гимнастика ярышы

Спорт гимна́стикасыгимнастиканың бер төре. Ул ирләр өчен - ирекле күнегүләрне, таянып сикерүне, снарядларда (аркылы борыс, параллель борыслар, боҗра, ат; хатын-кызлар өчен - төрле биеклектәге борыслар, бүрәнә) күнегүләр ясауны үз эченә ала.

Хәзерге гимнастика буенча күп төрле ярышлар программасына мәҗбүри һәм ирекле программалар керә. Мәҗбүри программа Халыкара гимнастика федерациясе тарафыннан билгеләнә (ул 1881 елда оештырыла), ирекле программа спортчылар тарафыннан аларның авырлыгы һәм композициясенә рәсми таләпләрне исәпкә алып төзелә. Ярыш күнегүләрен башкару 10 баллы система буенча бәяләнә.

Татарстанда гимнастика 1918 елдан «Маккаби», «Сокол» (1 хатын-кызлар, 2 ирләр), «Единение», «Санитас» һ.б. спорт җәмгыятьләрендә үсеш ала, алар аерым гимнастика төрләре буенча күргәзмә массакүләм гимнастик чыгышлар һәм ярышлар оештыралар (ирекле күнегүләр, аркылы борыс, борысларда күнегүләр, сикерү һ.б.).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]