Гүзәл Төхфәтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Төхфәтова latin yazuında])
(Гүзәл Төхвәтова битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гүзәл Төхфәтова
Г.Ф.Төхфәтова.jpg
Туган телдә исем Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова
Туган 15 август
СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Кайбыч
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре филолог, музей директоры
Сайт Гузель Тухватова

Гүзәл Төхфәтова, Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова (19.. елның 15 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Кайбыч) ― филология фәннәре кандидаты (2011), Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы өлкән укытучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

15 августта ТАССР Буа районы Кайбыч авылында туган.

Казан дәүләт университетын, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлаган. 2011 елда ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы З. З. Рәмиев). Кандидатлык диссертациясе темасы: «Габделгазиз Монасыйпов иҗатында дөнья сурәте» (рус. Художественная картина мира в творчестве Габдулгазиза Мунасыпова)[1].

Казандагы Габдулла Тукай музее директоры[2].

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы өлкән укытучысы[3].

Фәнни кызыксыну өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ХХ йөз башындагы татар әдәбияты. 25 тән артык фәнни һәм популяр фәнни басмалар авторы, региональ һәм халыкара конференцияләрдә катнашучы [2].

Кайбер хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Музыкальные инструменты Национального музея Республики Татарстан. Каталог / Пер. Тухватова Г. Ф. – Казань: Заман, 2007.
  • Тухватова Г. Ф. Из истории изучения романа Габдулгазиза Мунасыпова «Дочь таранчи, или Первая любовь Халима» // Вестник Чувашского университета. Гуманитарные науки. – 2009. – № 4. – С. 325–328.
  • Тухватова Г. Ф. Собственные мотивы Тукая в творчестве Габдельгазиза Монасыпова (Мотивы, свойственные Г. Тукая в произведениях Г. Мунасыповой) // Литературное наследие и текстология (сборник статей). - Казань: Меддок, 2008. - Б. 125–128.
  • Төхвәтова Г. Ф. Г. Монасыйпов иҗатында төрки халыклар тормышы чагылышы (Отражение жизни тюркских народов в творчестве Г. Мунасыпова) // Татарская культура в контексте европейской цивилизации. Материалы Международной научной конференции. – Казань: Ихлас, 2010. – Б. 297–299 .

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Госман Хәбибуллин (1986―1992)
Фәрит Яхин (1993―1999)
Мөҗип Низамиев (2000―2004)
Казандагы Г.Тукай музее директоры
х. в.
Аннары:
?