Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев |
Туган | 3 февраль 1963 (60 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Сәет |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Гөлнур, бизнесчы |
Балалар | кызлары Сабина (Рачкова), Регина (Гәрәева) |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Васил Шәйхразиев, шулай ук Васил Шәйхразыев[1], Васил Гаяз (Габтелгаяз) улы Шәйхразиев[2] (3 февраль 1963, Сәет, Минзәлә районы, ТАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Россия Һәм Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Яр Чаллы шәһәре мэры (2010—2014), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1963 елның 3 февралендә ТАССР Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы) Сәет авылында туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ЭЭМ югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган (1990).
1981-1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨ) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1980-1981 «Автозаводстрой» төзелеш иарәсендә (Яр Чаллы) монтер.
- 1983-1993 ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, милиция капитаны.
- 1993-1995 «Челныбанк» АКБ хокук идарәсе башлыгы.
- 1995-2003 «“Челны” финанс компаниясе» ЧҖШ (Яр Чаллы) директоры.
- 2003-2004 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковның ярдәмчесе.
- 2004-2005 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
- 2006-2010 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
- 2010-2014 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Яр Чаллы мэры.
- 2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1988 ― «Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләренә 70 ел» медале
- 1991 ― «Мактауга лаек хәрби хезмәт өчен» медале
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2007 ― «Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе»
- 2010 ― «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV РФ бәйгесе җиңүчесе.
- 2013 ― «Дуслык» ордены (РФ)
- 2019 ― «Почет» ордены (РФ) ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен.[3]
- 2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен.[4]
- 2023 ― «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале (Әстерхан өлкәсе )[5]
Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның Әтиләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе (2016 елның мартыннан)[6].
- 2017 елның 3 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Милли Шура рәисе итеп сайланды[7][8].
- 2016-2022 елларда ― Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе[9].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ [1] [2] 2021 елның 19 октябрь көнендә архивланган. [3] [4] 2017 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-30, retrieved 2018-09-30
- ↑ Василь Шайхразиев удостоен “Ордена Почета”. | Всемирный конгресс татар, 29.08.2019
- ↑ Василю Шайхразиеву вручен орден “Дуслык” Всемирный конгресс татар. 4.02.2023
- ↑ Энҗе Габдуллина. Васил Шәйхразыевка «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» медале бирелде. Татар-информ, 27.05.2023
- ↑ «Сөембикә», 2016 ел, 3 (март) саны
- ↑ Татар конгрессының VI корылтае. Азатлык Радиосы, 03.08.2017
- ↑ Национальный совет «Милли шура» возглавил Василь Шайхразиев, а Шаймиев отшутился. БИЗНЕС Online, 03.08.2017(рус.)
- ↑ Марат Җаббаров Шәйхразыев урынына Татарстанның ат үрчетү федерациясе рәисе итеп куелды. Татар-информ, 2.09.2022
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- В.Г. Шәйхразыев Татарстанның эшлекле үзәге сайтында
- В.Г. Шәйхразыев «Чикләрсез татарлар» сайтында
- В. Шәйхразыев, Чаллы мэры. «Татарстан» журналы(үле сылтама)
- "Ялкын" журналының "Лидерлар мәктәбе" проекты кысаларында Васил Шәйхразиев белән әңгәмә
![]() | ||
---|---|---|
Рәфгать Алтынбаев (1991—1999) • Рәшит Хәмәдиев (1999—2003) • Илдар Халиков (2003—2010) • Васыйл Шәйхразиев (2010 — 2014) • Наил Мәһдиев (2014 — х. в. ) | ![]() |
- 3 февраль көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Минзәлә районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Мэрлар
- Юристлар
- Сәяси фирка әгъзалары
- Җәмәгать эшлеклеләре
- Чаллы башлыклары
- Шәхесләр:БТК
- Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Почет ордены кавалерлары
- «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнүчеләр