Равил Әхмәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Әхмәтшин latin yazuında])
Равил Әхмәтшин
Туган 23 апрель 1960(1960-04-23) (63 яшь)
Түбән Абдул, Әлмәт районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы финанс университеты
Һөнәре сәясәтче
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d]

 Равил Әхмәтшин Викиҗыентыкта

Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин (рус. Равиль Ахметшин яки рус. Ахметшин Равиль Калимуллович, 1960 елның 23 апреле, Түбән Абдул авылы, Әлмәт районы, Татарстан АССР, ССРБ) — тәртип саклау органнары эшлеклесе, милиция генерал-майоры, Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле (2010-2020). Татарстан Республикасы хөкүмәтенең вице-премьеры — Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле (2020—2024)[1]. Юридик фәннәр кандидаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Әхмәтшин 1960 елның 23 апрелендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеринар Кәлимулла Әхмәтшин гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга килә[2].

1982 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый; шунда ук икенче югары белем — 1992 елда юридик белем ала. Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс академиясендә укый. 2006 елда Мәскәүдә «Эчке эшләр органнары тарафыннан хокук саклау эшчәнлегендә кулланыла торган Мәгълүматны яклауның җинаять-хокукый һәм криминологик чаралары» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый[3].

1982 елдан 1984 елга кадәр — ВЛКСМның Казан шәһәре Бауман райкомының комсомол оешмалары бүлеге мөдире. 1984—1994 елларда Татарстан АССР Эчке эшләр органнарында урта һәм өлкән җитәкче состав вазыйфаларында хезмәт итә. 1994—1995 елларда Татарстан Республикасы Салым полициясе департаментының оператив хезмәт башлыгы урынбасары — 4 нче оператив хезмәт бүлеге башлыгы. 1995 елдан Татарстан Республикасы Салым полициясе департаментының Казан шәһәре буенча бүлек башлыгы.

2000 елдан 2001 елга кадәр Россия Федерациясе Салым полициясе федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары. 2002—2003 елларда — Россия Салым полициясе федераль хезмәтенең Мәскәү шәһәре буенча идарәсенең идарә башлыгы урынбасары — «Т» идарәсе башлыгы.

2003—2006 елларда — оператив идарә башлыгы, 2006 елда Мәскәү шәһәре Эчке Эшләр идарәсенең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе башлыгы.

2006 елдан 2010 елга кадәр — Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш мәгълүмат-аналитика үзәге башлыгының беренче урынбасары.

2010 елның 12 апреленнән — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле. Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 24 октябрендәге Указы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә[4].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте (2014) — югары профессиональлек, федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлегенә, милләтара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен[5];
  • Дуслык Ордены (2016)[6];
  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2020 елның 21 июле) — ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]