Талия Миңнуллина
Талия Миңнуллина | |
---|---|
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе | |
Вазыйфага керешкән 2014 елның 17 октябре | |
Туган | 24 апрель 1985 (39 яшь) |
Талия Илгиз кызы Миңнуллина (рус. Талия Минуллина яки рус. Минуллина Талия Ильгизовна, 1985 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятеның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе (2014 елның 17 октябреннән).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1985 елның 24 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе Илгиз Миңнуллин РФ ФСБсының ТР буенча идарә башлыгы урынбасары, 2010 елга кадәр ТР буенча ФСКН җитәкчесе булган[1]. Талия Илгиз кызы «Чит ил теле» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетын тәмамлаган (2007). MBA программасы буенча магистрлык курсын (Бөекбритания, 2013), Сколковода һөнәри яңадан әзерләү программасын (2014, Мәскәү) үтә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2007—2010 елларда — Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министрлыгында (2007 елдан Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы): җыелма инвестицион эшчәнлек бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече, әйдәп баручы консультанты, әйдәп баручы киңәшчесе, бүлек мөдире.
2010—2012 елларда — ТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында: квалификацияне күтәрү секторы мөдире, 2012—2014 елларда — дәүләт хезмәте үсеше бүлегенең мөдире.
2014 елның 17 октябреннән — Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе[2].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Талия Илгиз кызы Миңнуллина. 2019 елның 20 октябрь көнендә архивланган. ТР инвестицион үсеш агентлыгы сайты
- Андрей Кузьмин. Интервью без галстука. Талия Минуллина о Президенте РТ, инвестициях и о женщине на Востоке. (YouTube видео, 58:19)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Талия Минуллина. Топ гглавных невест Татарстана. kazanfirst.ru, 07.03.2018(рус.)
- ↑ Миннуллина Талия Ильгизовна. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)