Ләйлә Фазлыева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйлә Фазлыева latin yazuında])
Ләйлә Фазлыева
ТР вице-премьеры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 20 феврале
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Туган 29 май 1975(1975-05-29) (48 яшь)
Кыргызстан
Белем Казан (Идел буе) федераль университеты

Ләйлә Ринат кызы Фазлыева (рус. Лейла Фазлыева яки рус. Фазлыева Лейла Ринатовна, 1975 елның 29 мае, Кыргыз ССР, Чуй өлкәсе, Кант районы, Кант бистәсе) — сәясәтче, 2018 елның 20 февраленнән Татарстан премьер-министры урынбасары. 2014-2018 елларда ТР Президенты ярдәмчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елның 29 маенда Кыргыз ССР Чуй өлкәсе Кант (1998 елдан Ысык-Ата) районы Кант бистәсендә (1985 елдан шәһәр) туган. «Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1997).

1996-2004 елларда Казанның Совет районы 126нчы урта мәктәбе рус теле укытучысы, директор урынбасары.

2004-2007 елларда Казанның Совет районы 15нче мәктәп директоры.

2007-2011 елларда Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары.

2011-2014 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

2014 елның октябреннән 2018 елның 20 февраленә кадәр ТР Президенты ярдәмчесе.

2018 елның 20 февраленнән ТР премьер-министрының социаль өлкәне (мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният) багучы урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 РФ гомуми мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре
  • 2010 РФ Саклану министрлыгының мактау кәгазе
  • 2013 «РФ ЭЭМ эчке гаскәрләренә 200 ел» медале
  • 2014 «Казан шәһәре өчен намуслы хезмәт» билгесе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]