Алмаз Хисаметдинов
Алмаз Хисаметдинов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 21 декабрь 1978 (46 яшь) Алан, Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе[1] |
Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов (рус. Алмаз Хисамутдинов яки рус. Хисамутдинов Алмаз Гаптраупович, 1978 елның 21 декабре, Алан, Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, Мамадыш районы башлыгы урынбасары (2013), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы (2014 елдан). Биология фәннәре кандидаты. 2025 елның 3 апреленнән Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алмаз Хисаметдинов 1978 елның 21 декабрендә Татарстанның Балтач районындагы Алан авылында туа[2]. 1996 елдан 1997 елга кадәр Балтач районының «Алан» совхозында эшли. 2002 елда «Ветеринария, ветеринария табибы» белгечлеге буенча Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.
2002 — 2008 елларда Балтач районының «Игенче» авыл хуҗалыгында баш ветеринар табиб[3]. 2008 елдан «"Тәкәнеш" агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры. 2012 елдан — 2013 елга кадәр «ВАМИН-Татарстан» ачык акционерлык җәмгыятендә генералҗ директор урынбасары — идарә җитәкчесе.
2013 елның апреленнән октябрь аена кадәр Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе; Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Татарстан Мамадыш муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары. 2013 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
2014 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты № УП-5 нче Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Баш ветеринария идарәсе начальнигы итеп билгеләнә.
2018 елның 12 декабрендә Алмаз Хисаметдиновка «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән бүләк тапшырыла[4].
2025 елның 3 апреленнән ― Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы [5][6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы
- Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://guv.tatarstan.ru/nachalnik-glavnogo-upravleniya-veterinarii-kabinet.htm
- ↑ Хисамутдинов Алмаз Гаптраупович
- ↑ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе
- ↑ Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды
- ↑ Алмаз Хисаметдинов – Арча районының яңа җитәкчесе. Илшат Нуриев кая күчә? Интертат, 3.04.2025
- ↑ Арсений Каримов. «Знаем друг друга не понаслышке»: Арский район возглавил Алмаз Хисамутдинов. Татар-информ, 3.04.2025