Яр Чаллы филармониясе
Яр Чаллы шәһәр филармониясе | |
![]() филармония бинасы | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Барлыкка килгән | |
Илләр | |
Шәһәр |
423810, Яр Чаллы, Академик Рубаненко урамы, 7 (3/18) |
Тел | |
Набережночелнинская филармония |
Яр Чаллы филармониясе, «Яр Чаллы шәһәре филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе (рус. Муниципальное бюджетное учреждение культуры «Набережночелнинская филармония») ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче дәүләт карамагындагы мәдәният учреждениесе. Гамәлгә куючы (2015 елның 18 сентябреннән) ― Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге.[1]
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филармония буларак 2005 елдан бирле эшли. 2006 елның 6 маенда Россия федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча инспекциясендә рәсми теркәлү узган. [2] Берничә мәртәбә исемен һәм адресын алмаштырган. 2022 елның 16 декабреннән директор ― Нәфисә Исхак кызы Әхмәтшина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2006), 2008 елдан 4нче балалар музыка мәктәбен җитәкләгән [3][4]. 2016 елның сентябреннән – Галина Николаевна Бамбурова[5], аңа кадәр – Александр Алексеевич Серяпин оешма җитәкчесе булган.
Төп эшчәнлек башкару сәнгате өлкәсендә алып барыла. Оешма структурасына әлегә кадәр автошәһәр мәктәпләрендә цирк программалары ― күчмә тамашалар күрсәтү белән шөгыльләнүче цирк труппасы кергән. [4]
Соңгы тапкыр оештыру документлары 2022 елның сентябрендә үзгәртелгән.
Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Филармония 2022 елның ноябреннән Яр Чаллының Чулман проспектында махсус төзелгән яңа бинага күчкән «Мастеровые» рус драма театрының иске бинасына (Академик Рубаненко урамы, 7 (3/18) урнашкан. [6] Анда күчкәнче, оешма күпфатирлы торак йортта (423821, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Татарстан ур., 9нчы йорт, подъезд 33) урнашкан булган. [4]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Муниципальное бюджетное учреждение культуры «Набережночелнинская филармония». 2022 елның 20 декабрь көнендә архивланган. checko.ru
- ↑ МБУК "Набережночелнинская Филармония" Набережные Челны (ИНН 1650127743)
- ↑ МАУДО «Детская музыкальная школа № 4» / Набережные Челны. Управление информационной политики и по связям с общественностью
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Филармонию в бывшем здании «Мастеровых» возглавила основательница «Мизгел». «Вести КАМАЗа», 16.12.2022
- ↑ Галина Бамбурова. ВКонтакте
- ↑ Филармония, которая переехала в старое здание «Мастеровых», оказалась цирком. chelny-biz.ru, 22.11.2022
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||