Эчтәлеккә күчү

Сергей Титов исемендәге сквер (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Титов исемендәге сквер (Яр Чаллы) latin yazuında])


Сергей Титов исемендәге сквер
ИлРоссия Россия
Район Яр Чаллының Комсомол районы

Сергей Титов исемендәге сквер (рус. Сквер имени Сергея Титова) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан сквер.
Адрес: Яр Чаллы, Комсомол районы, ЗЯБ бистәсе, Бумажниклар микрорайоны.
Координатлары 55.702755°, 52.332502°.

Скверда С. П. Титов барельефы

2012 елның 15 июнендә ачылган[1]. Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының беренче директоры ТР дәүләт премиясе лауреаты Сергей Павел улы Титов (19322011) исемен йөртә.

Скверны төзүне әлеге катыргы-кәгазь комбинаты эшчеләре тәкъдим иткән. Скверны төзекләндерү комбинат акчасына башкарылган [2].

Яр Чаллының Комсомол районы ЗЯБ бистәсенең 17нче А комплексында (Бумажниклар микрорайоны), Яр Чаллы проспекты 1нче йорт янында, Сергей Титов урамы янәшәсендә урнашкан.

Скверның үзәк өлешендә Сергей Титовның барельефы. Һәйкәлдә кызыл һинд граниты кулланылган. Сквер юлларына брусчатка җәелгән, чәчәк клумбалары утыртылган, эскәмияләр куелган.

  1. Сквер имени Титова.(үле сылтама) chelny.su, 21.06.2012
  2. Сквер имени Титова откроют к Сабантую. «Челнинские известия», 04.05.2012
Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы