Мөнәҗәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнәҗәт latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөнәҗәт
Фото
Юнәлеш: Казан ханлыгы элитар музыкасы, фольклор
Чыганаклары: Мәҗүси йолалар, Ислам мәдәнияте
Башлану вакыты һәм урыны: X гасыр гомумтөрки әдәбият
Чәчәк ату чоры: XV-XVI йөзләр
Асжанрлар: сыктау
Тугандаш: бәет, робагый, иляһи, газәл, зикер, касыйда
"Раббым Алла, диде Муса" мөнәҗәте З.Сәхәбиева башкаруында

Мөнәҗәт (гарәп. مناجاة‎, "ярлыкауны сорап", "ялвару", "үз-үзең белән сөйләшү") — Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини-интим эчтәлекле әсәр. Мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар.

Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша. Мөнәҗәт — иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог.

Мөнәҗәт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөнәҗәтләр галимнәр тарафыннан төрле төркемнәргә бүленә. Мәсәлән, М.Х.Бакиров фикере буенча мөнәҗәтләрне түбәндәге 7 тема нигезендә төркемнәргә бүлү зарур[1]:

  1. Дин
  2. Яшәү мәгънәсе
  3. Фирак уты (аерылу)
  4. Ялгыз аналарның моң-зары
  5. Ятимнәрнең моң-зары
  6. Картлык
  7. Үлем һәм мәңгелеккә омтылу.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саф дини мөнәҗәтләрдән кала барлык мөнәҗәләргә фаҗигалелек хисе хас. Бу үзенчәлек нигезендә жанрның борынгы мәҗүси сыктау йолаларыннан чыгышы фаразлана[2]. Борынгы сыктау үзенчәлекләре кайтаваз булып кайбер мөнәҗәтләрдә әле дә яңгырый. Шул җәһәттән, Ягъфәров җыентыгында 1961 елда язылып алган түбәндәге сүзләр күзгә чалына:

"Үлекне йорттан алып чыкканда өйдә һәм ишек алдында капкага хәтле елый-елый әйтелә бу мөнәҗәт[3]", – башкаручы Ф. Йосыпова (1891 елда туган), Әстерхан өлкәсе.

Бу мөнәҗәт башкаручының ачыкламасы жанрның мәҗүси чор йолаларын ниндидер дәрәҗәдә саклап калуына дәлил. Идел буе сыктау йолалары турында безгә X гасырның Ибн Фадлан хатирәләре дә мәгълүм.

"Гарәп сәяхәтчесе, галим Ибне Фазлан X гасырда ук Болгар шәһәрендә булып, анда кеше күмгәндә ирләрнең ачы тавыш белән елавын күзәтә, ә коллары үз-үзләрен камчы белән яралар, дип яза[4]", — Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р., XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор.

Жанрның икенче тармагы, ягъни саф дини мөнәҗәтләр, татар җирләрендә Ислам динен кабул итү белән бәйле[5]. Мөнәҗәт күп гасырлар татар язма әдәбияте жанрлары белән үрелеп килә. Ә.Ясәви һәм С.Бакыргани иҗатларында бүгенге көнгә кадәр сакланган мөнәҗәтнең беренче мисаллары урын ала. Ә.Ясәвинең «Мөнәҗәт бедәргяһе казый әл-хаҗат җәллә җәлләлиһу» (Бөекләрнең бөеге каршында аңа үзеңнең ихтыяҗың белән мөнәҗәт әйтү) дигән борынгы әсәре үгет-нәсыйхәт рәвешендә язылган, татарларда таралачак жанрның төп үзенчәлеген тәшкил итә[6].

Татар мөнәҗәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөнәҗәт тәсәүвыф идеяләре белән үрелеп килгән гомумтөрки, соңрак татар шигъриятендә еш очрый. Хәрәзми, Өмми Камал, Мәүлә Колый, Габдерәхим Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Габделҗаббар Кандалый, Мифтахетдин Акмулла иҗатында мөһим урын ала.

XVI гасырның икенче яртысына кадәр мөнәҗәт татар мәдәниятенең "элитар жанрлары[7]" төркеменә керә. Бу жанрлар хан-вәзирләрнең сарайларында мөһим урын били. Бу төркемгә мөнәҗәтләр белән газәл, робагый, зикер, иляһи, касыйдә, бәет жанрлары керә[7]. Казан ханлыгының басып алуыннан соң "элитар жанр"лар халыклаштырыла һәм халык авыз иҗаты тарафларына күчә[8].

XX гасырда Г.Тукайның атаклы "Өзелгән өмид" шигыренең соңгы юллары халык шагыйрьләренең күп кенә мөнәҗәтләрендә кулланган. Шулар арасында: «Әнием кабере янында», «Их атам-анам булса», «Кайгы күлләренә төштем», «Үги бала зары», «Еглыйм каберең өстендә» һ.б.[9]:


« Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, –
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.
Габдулла Тукай, "Өзелгән өмид", 1910 ел
»

Бүгенге көндә мөнәҗәтләр карт кешеләр тарафыннан гына түгел, кайбер яшьләр ансамбльләре тарафыннан да башкарыла. Шул исәптә таныклы "Ак калфак" ансамбле[10].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Ата-ана үпкәсе" мөнәҗәтенең ноталары

Мөнәҗәтләрнең зур өлеше гаруз метрикасына нигезләнгән[11]. Татар шигъриятендә, шул исәптә мөнәҗәтләрдә, киң таралган формулалар - рамәл белән һазәҗ[12]. Кыска һәм озын иҗекләрнең чиратлашуы музыка ритмын үз юнәлешенә буйсындыра[13]. Түбәндә китерелгән мисалның ритмикасы һазәҗ метрикасына нигезләнгән[13]:

U — — — / U — — — / U — — —

Мөнәҗәтләр, бәетләр һәм кайбер башка жанрлар кебек, музыкаль формулага җырлана. Көйләр-формулалар татар музыкасына хас пентатоникага нигезләнәләр[14]. Сыктау жанрыннан калган глиссандолар да очрый[15].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бакиров, Марсель Хәернас улы. Татар фольклоры : югары уку йортлары өчен дәреслек / М. Х. Бакиров. - Казан : Мәгариф, 2008. - Б.329.
  2. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б. 85.
  3. Ягъфәров Р.Ф. Татар халкының мөнәҗәтләре / Р.Ф. Ягъфәров // Татар халык иҗаты : бәетләр.— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983. – С.345.
  4. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.87.
  5. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б. 94.
  6. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.19.
  7. 7,0 7,1 Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 29-40.
  8. Юнусова В.Н. Музыкальные традиции праздника Мавлид у российских мусульман / В.Н.Юнусова // Ежегодный богословский альманах «Мавлид АН-Набий»: №1, 2007, - www. portal-credo.ru.
  9. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.336.
  10. Еникеева А. Татарские мунаджаты - возрождение традиции. islam-today.ru
  11. Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.45.
  12. Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. – С. 146.
  13. 13,0 13,1 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007, - Б.44.
  14. Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.45-46.
  15. Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - Б.45

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык иҗаты
Герб Казани