Геннадий Макаров (1952)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Макаров (1952) latin yazuında])
(Геннадий Макаров битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Геннадий Макаров
Г.М.Макаров.jpg
Туган телдә исем Геннадий Михайлович Макаров
Туган 21 март 1952(1952-03-21) (68 яшь)
Әлмәт, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы Русия Федерациясе
Татарстан байрагы Татарстан Җөмһүрияте
Әлма-матер Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты
Һөнәре фольклорчы, музыкант, укытучы
Эш бирүче Казан дәүләт консерваториясе
Балалар Тимур Макаров
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Геннадий Михайлович Макаров (1952 елның 21 марты, Әлмәт шәһәре, ТАССР, РСФСР, ССРБ) - борынгы уен кораллары белгече һәм аларда оста башкаручы[1], фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (2005)[1],Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы[2], ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016)[2][3], Русия композиторлар берлеге әгъзасе.

Г.Макаров татар халыкның төрле төркемнәренең, ягъни керәшеннәр, нагайбәкләр, казан татарларының, халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес[1]. Татар халкының думбыра, кылкубыз, дәф, танбур уен коралларын тергезү өлкәсендә зур хезмәт куйган[2]. Төрки сәнгать өлкәсендә зур белгеч буларак та танылган[2].

Г. М. Макаров

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геннадий Макаров 1952 елның[4] 21 мартында ТАССРның Әлмәт авылында (1952 елның 25 мартыннан штб, 1953 елның 3 ноябреннән шәһәр) дөньяга килә. 1985 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм ТӘһСИгә аспирантурага керә. Казан консерваториясендә 1992 елдан алып эшли.

2004 елда «Идел-Чулман буе татарларының традицион аэрофоннары (Генезис һәм тарихи реконструкция проблемалары)» темасына диссертация яклый[5].

20072016 елларда Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәген җитәкли.

2008 елда доцент дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елда[6] «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленә нигез салуга зур өлеш кертә[1][5].

Г. Макаров Казан консерваториясе каршындагы «Бәрәкәт» борынгы татар уен кораллары ансамбленә нигез сала[1], «Ак калфак» балалар фольклор ансамбленең фәнни җитәкчесе була[5]. Бүгенге көндә Татарстан халыклары Ассамблеясенең Дуслык Йорты каршындагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең керәшеннәр бүлеге җитәкчесе, аның каршында «Балтырган» балалар милли ансамблен булдыра[5].

Г. Макаров фольклор темаларына монографияләр, 70тән артык фәнни мәкалә авторы. Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология бүлегендә укыта[1].

Иҗади хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. З. Монасыйповның «Чал Болгар аһәңнәре — Напевы Древнего Булгара» рапсодиясенең сүзләре Г. М. Макаров тарафыннан язылган.
  • Беренче татарча тулы метражлы «Зөләйха» фильмының фольклор буенча киңәшчесе.
  • С. Юзеевның «Нагайбәкләр юлы: вазифа, җан әрнү һәм дөнья» фильмының (2009) фәнни киңәшчесе.
  • С. Юзеевның «Аһәңне тергезү» фильмының (2008) фәнни киңәшчесе[1]

Аудиоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ак калфак» ансамбле жырлары» / Инструменталь бүлек мөдире - Г.М. Макаров. - Казан: «Дискор», 2006 (CD).
  • «Кадим моннар» / Инструменталь бүлек мөдире - Г.М. Макаров. - Казан: «Барс-медия» (CD, аудиокассета).[1]

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Макаров Г. М. Милли моңнар. Төрки-татар көйләре (Солтан Гәбәши язмалары буенча) - Казан, 2002.
  • Макаров Г. М. Традиционные духовые музыкальные инструменты татар Волго-Камья (Проблемы генезиса и исторической реконструкции) / ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова. - Казань, 2006.
  • Макаров Г. М. Дәрвишләрнең сөхбәтендә. Бәетләр һәм мөнәҗәтләр. - Казан, 2011.

Мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Макаров Г. М. Заметки о песенной традиции татар-нагайбаков (По следам экспедиций) // Традиционная музыка народов Поволжья и Приуралья. Вопросы теории и истории. - Казань, 1989. - С. 90-101.
  • Макаров Г. М. Ислам и некоторые аспекты изучения татарской музыкально-инструментальной культуры // Исламо-христианское пограничье. Итоги и перспективы изучения. - Казань, 1994. - С. 186-196.
  • Макаров Г. М. Формирование древнетюркского инструментария и татарская музыкальная культура (по материалам музыкальной терминологии) // Языки, духовная культура и история тюрков: традиции и современность. Труды международной конференции, Казань, 9-13 июнь 1992 г., Т. 2. - М.: Инсан, 1997. - С. 205-207.
  • Макаров Г. М. Средневековые инструментальные ансамбли татар Поволжья: Опыт рекультурации инструментальных традиций [Электронный ресурс] // Музей музыкальной культуры Азербайджана [сайт]. Музыкальные инструменты тюркских народов: Международный симпозиум (Баку, 16–17 декабря 2010 г.). – URL: http://www.Musicmuseum.az/ru/index.php (дата обращения 29.01.2014).
  • Макаров Г. М. Традиционные музыкальные инструменты кряшен // Искусство кряшен. Каталог выставки «Искусство кряшен» в рамках проекта «Искусство народов Поволжья» – Казань, 2013. - С. 66-69.
  • Макаров Г. М. Музыкальные инструменты нагайбаков Южного Урала первой половины ХХ века // Актуальные проблемы современной музыкальной тюркологии: Материалы международной научно-практической конференции. Алматы, 2018. C. 104-112.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Геннадий Макаров kazancons.ru
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Общественная организация кряшен РТ krshn.addnt.ru
  3. Церемония вручения государственных наград республики прошла на фестивале «Питрау» (рус.), tatar-inform.ru. Тикшерелде июль 17 2016. «Ученый Геннадий Макаров и руководитель ансамбля «Берменчек» Артур Поляков стали заслуженными деятелями республики.»
  4. Геннадий Макаров. ВКонтакте
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 От науки и культуры tuganaylar.ru
  6. Государственный фольклорный ансамбль кряшен "Бермянчек" bermenchek.ru

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык иҗаты
Герб Казани