Татар халык иҗаты бүлеге (ТӘһСИ)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар халык иҗаты бүлеге (ТӘһСИ) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татар халык авыз иҗаты бүлеге (ТӘһСИ)
Рәсми теле:

татар теле, рус теле

Җитәкчеләр
Бүлек мөдире

Ямалтдинов И.И.

Фәнни хезмәткәрләр

Бакиров М.Х.
Дәүләтшина Л.Х.
Закирова И.Г.
Кыямова Л.Ш.
Мөхәммәтҗанова Л.Х.
Нигматуллина Д.Э.
Садыйкова А.Х.
Яхшисарова Г.Р.

Нигезләү
Нигез салучы

ТӘһСИ

Нигез салу

1939 ел

Татар халык иҗаты бүгеле (1939 елдан алып) - Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында татар халык авыз иҗатын җыюга, туплауга, фәнни өйрәнүгә юнәлтелгән махсус бүлек.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомум фольклористикада кулланылган ысулларга нигезләнеп, бүлек хезмәте өч юнәлештән гыйбарәт:

  • Халык авыз иҗатын теркәү һәм җыю максаты белән даими рәвештә экспедицияләр оештыру;
  • Җыелган мәгълүматны мөхәррирләү, төркемләү һәм махсус тәртип буенча җыйнаштыру;
  • Фәнни ысуллар ярдәмендә җыелган тупланмаларны өйрәнү.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алшартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда ТАССРның язучылар берлеге төзелә һәм аның каршында фольклор секциясе булдырыла. Бу секция тарафыннан 1938 елда бастырылган китап кысаларында татар халык әкиятләре, пролетариат юлбашчылары, Чапаевка багышланган җырлар, "Кызыл партизан" бәете дөнья күрә[1]. Язучылар берлеге якынлыча 2600 мәкаләләр җыела[1].

ТӘһСИ фольклор секторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче экспедиция секторның мөдире Хәмит Ярми тарафыннан 1940 елда "Радлов эзләре буенча" атамасы астында Новосибирск һәм Омск өлкәләренә себер татарлары халык авыз иҗатын теркәү-җыю нияте белән оештырыла.[2][3]

1961 елда халык авыз иҗаты секторы киңәйтелә, беренче татар фольклоры фәннәр докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Хәмит Ярми секторның мөдире булып куела[2]. Сектор төркеменә И.Н.Надиров, Эдуард Касыймов, В.Ф.Павлова, Х.Х.Гатина, М.Л.Шәймөхәммәтов (фольлор белгечләре), Ф.Н.Гыйззәтуллин, Х.Х.Гобәйдуллин (театр белгечләре) һәм Мәхмүт Нигъмәтҗанов (музыка белгече) керәләр[2]. Бу талантлы, хезмәт сөюче төркем ТАССРның бөтен районнарына сәфәр чыга һәм тупланган үрнәкләрне тирәнтен өйрәнүгә керешә. Эзлекле рәвештә өйрәнелгән фольклор даирәсе киңәя бара һәм чит төбәкләрдә яшәүче татарларның фольклорын туплау һәм эшкәртү эше башлана[2].

1961-1972 елларда татар телендә Хәмит Ярми җитәкчелегендә татар халык авыз иҗатына багышланган беренче җыентыклар һәм монографияләр урын ала[2][4]:

  • "Татар халык иҗаты", 1951 ел;
  • "Татар халык әкиятләре", 1946,1956 еллар;
  • "Татар халык җырлары", 1965 ел;
  • «Татар халкының җырлы-биюле уеннары», 1968 ел һ.б.

Күпъеллы һәм эзлекле сектор эшчәнлеге нәтиҗәсендә гаять зур халык авыз иҗатының язма хазинәсе барлыкка килә. Бу җәһәттән фольклор бергечләре алдында яңа гамәли һәм теоретик сораулар барлыкка килә. Татар халык эпосы яңа күзлектән өйрәнелә башлый һәм бу өлкәдә фольклор белгечләче зур алгарышларга ирешәләр. Бу елларда көн кадагына күптомлы татар халык авыз иҗаты җыентыклары сериясен нәшер итү соравы да баса[2].

1972 елда сектор мөдире итеп Илбарис Надиров куела. 1988 елда сектор "бүлек" дәрәҗәсенә күтәрелә. И.Н.Надиров тарафыннан күптомлы җыентыклар сериясен бастыруга багышланган киңәйтелгән план-конспект булдырыла[2]. 1976-1988 елларда сектор тарафыннан бу сериянең 12 томы дөнья күрә[2]. 1989 елда бу проектны тормышка ашыруда иң зур өлеш керткән шәхесләр Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булалар, шулар арасында Хәмит Ярми (вафатыннан соң), Х.Ш.Мәхмутов, Л.Ш.Җамалетдинов, Ф.В.Әхмәтова исемнәре[2][5].

1992 елның сентябреннән бүлек мөдире булып Ф.И.Урманчеев сайлана. Ф.И.Урманчеев тарафыннан күптомлы татар фольклоры җыентыгын рус телендә җыгару соравы күтәрелә[2]. Бүгенге көндә бу җыентыкның ике китабы бастырылган. 1992 елда шулай ук татар халык иҗатын өйрәнүгә багышланган яңа «Фольклор һәм татар халкының этник тарихы» юнәлешенә нигез салына[2]. Бу юнәлештә мәкаләләр, монографияләр иҗат ителә, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләр языла һәм яклана.

Бүлек бүгенге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә бүлек тарафыннан даими рәвештә экспедицияләр, фәнни тикшеренүләр оештырылып бара[6]. Шуннан тыш бүлек ике зур проектны тормышка ашыру турында өмет багълый: 25 томлык "Татар халык иҗаты" һәм 15 томлык «Татарское народное творчество»[6]. Соңгысының 5 томы дөнья күргән[6].

Фәнни хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970-1990 елларда бүлектә аерым халык авыз иҗаты проблемаларына багышланган фәнни хезмәтләр әзерләү һәм нәшер итү эше дәвам итә, түбәндә китерелгән хезмәтләр бастырыла[2]:

  • "Татар фольклор жанрлары" ,1978;
  • "Борынгы татар фольклоры проблемалары", 1984 ел;
  • "Татар фольклорының социаль мотивлары",1986;
  • "Татар халык шигъриятенең бүгенге заманда торышы", 1988;
  • "Татар фольклоры шигърияте", 1991;
  • "Татар фольклоры типологиясе", 1999.

Төрле елларда түбәндә китерелгән монографияләр дә дөнья күргән[2][5][7]:

  • Надиров И.Н. "Халык һәм җыр", 1961;
  • Ярми Хәмит "Татар халкының шигъри авыз иҗаты", 1967;
  • Ягъфәров Р.Ф. "Шигърият чишмәләре", 1985 ел;
  • Мәхмүтов Х.Ш. "Кечкенә дә төш кенә", 1980 ел;
  • Мәхмүтов Х.Ш. «Ел тәүлеге — 12 ай», 1991 ел;
  • Мәхмүтов Х.Ш. «Язылмаган кануннар», 1995 ел;
  • Мәхмүтов Х.Ш. «Афористические жанры татарского фольклора», 1995 ел;
  • Мәхмүтов Х.Ш. «Канатлы сүз — хикмәтле сүз», 1999 ел;
  • Каримуллин А.Г. "Татарский фольклор: Аннотированный указатель литературы (1612-1981); в двух частях", 1993;
  • Садекова А.Х. "Фольклор в эстетике Галимджана Ибрагимова", 1995;
  • Урманчеев Ф.И. "Халык авазы: Татар халык бәетләре тарихыннан очерклар", 1974;
  • Урманчеев Ф.И. "Эпические сказания татарского народа", 1980;
  • Урманчеев Ф.И. "Героический эпос татарского народа",1984;
  • Урманчеев Ф.И. "Дастаннарга лаек замана. Борынгы фольклор һәм хәзерге поэзия", 1990,
  • Урманчеев Ф.И. "По следам белого волка. Ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племен", 1994;
  • Урманчеев Ф.И. "Волшебный клубок. Муса Джалиль и народное творчество", 1995;
  • Урманчеев Ф.И. "Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә", 1997;
  • Урманчеев Ф.И. "Народный эпос. Идегей", 1999.

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Ямалтдинов И. Татарская фольклористика в 20-60х гг. XX в. antat.ru. - Б.32-33
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 Тюрко-татарский мир: отдел народного творчества tataroved.ru
  3. Ямалтдинов И. Татарская фольклористика в 20-60х гг. XX в. antat.ru. - Б.39
  4. Ямалтдинов И. Татарская фольклористика в 20-60х гг. XX в. antat.ru. - Б.68
  5. 5,0 5,1 Ярмөхәммәтов Хәмит Хөснетдин улы gabdullatukay.ru
  6. 6,0 6,1 6,2 Отдел народного творчества antat.ru
  7. Татарская электронная библиотека kitap.net.ru
Татар халык иҗаты
Герб Казани