Земфира Сәйдәшева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Земфира Сәйдәшева latin yazuında])
Земфира Сәйдәшева
Туган телдә исем Сәйдәшева Земфира Нурмөхәмәт кызы
Туган 20 май 1938(1938-05-20) (85 яшь)
Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Казан шәһәре,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, музыковед, этномузыколог
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССРның Атказанган сәнгать эшлеклесе,

 Земфира Сәйдәшева Викиҗыентыкта

Земфира Сәйдәшева, Сәйдәшева Земфира Нурмөхәмәт кызы (20 май 1938 ел, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Казан) — педагог, музыковед, этномузыколог, публицист, сәнгать белеме докторы[1], Татарстан Республикасы композиторлар берлеге, Россия композиторлар берлеге, Россия табигый фәннәр академиясе (2007 елдан) һәм Петербург фәннәр һәм сәнгать академиясе (2005 елдан башлап) әгъзасы. Казан дәүләт консерваториясендә татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы профессоры. Татарстан АССРның (1989) һәм Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Земфира Сәйдәшеваның китабы
Земфира Сәйдәшева пианино артында
Земфира Сәйдәшева коллегалары белән

1938 елның 20 маенда ТАССРның Казан шәһәрендә туа. Әтисе күбесенчә чукрак-телсезләр эшләгән аяк киеме комбинаты директоры булган, әнисе балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Апасы һәм ике абыйсы булган.

Земфираның балачагы авыр була, ул әтисез үсә. Барысы да 1937 елның 21 декабре төнендә башлана. Әтисе Нурмөхәмәт артыннан ике кеше киләләр һәм аны алып китәләр, әмма тиздән кайтачагын әйтеп калалар. Ләкин әти кайтмый. Ул вакытта Земфира белән йөкле булган әнисе ирен төрмәләр буенча эзләп йөри һәм, тапкач, тапшырулар йөртә башлый. 1938 елның 16 гыйнварында Земфираның әнисе шулай ук тапшыру алып килә, әмма аны кабул итмиләр, эчке киемле төенчек биреп кайтарып җибәрәләр һәм Нурмөхәмәтнең 10 елга ссылкага җибәрелгәнен хәбәр итәләр. Гаилә әтисез кала, әнисе, "халык дошманы" хатыны булганга, үзенә эш таба алмыйча интегә, алар ярлылыкта үсәләр. Бәхеткә каршы, Нурмөхәмәтнең абыйсы Касыйм Сөлейманов Сәйдәшевләрне авыр хәлдә калдырмый, хатыны белән булдырганча булыша. Әмма хәлләр барыбер яхшылардан булмый, шуңа күрә әнисе Земфираны ясле-интернатка бирергә була.[2]

Еллар үтә, әмма әтисе һаман кайтмый. 1953 ел җитә, Сталин чоры бетә, ил буенча репрессия астына эләккән кешеләр аклана башлыйлар. Шулай ук Земфираның әтисе дә 1957 елда аклана, әмма аклану хәбәре белән бер рәттән әтиләренең берничә ел элек үпкә яман шешеннән үлгән дигән хәбәр килә. Ләкин монсы да дөрес булып чыкмый. Земфира соңрак белгәнчә, аның әтисе репрессия астына эләгә һәм 1938 елның 16 гыйнварында подвалда атып үтерелә, аның мәете Архангел зиратындагы чокырга ыргытыла.[2]

Земфираның шәхси тормышына килгәндә, 1945 елдан алып 1955 елга кадәр ул Казан шәһәренең урта мәктәбендә укый. Параллель рәвештә балалар музыка мәктәбендә фортепиано классы буенча дәресләр ала. 1955 елны хәзерге вакытта И.В.Әүхәдиев исемен өйрткән Казан музыка укуханәсенә укырга керә. Аны 1959 елда тәмамлый һәм 1961 елда Казан дәүләт консерваториясенең теоретик-композитор факультетына укырга керә. Уку белән бер рәттән Казанда һәм Буада балалар музыка мәктәбендә укыта. Консерваторияне 1966 елны тәмамлый һәм 1967 елны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантурысына укырга керә. Аны 1970 елны тәмамлый һәм анда кече фәнни сотрудник булып эшли башлый.[3]

1971 елны профессор һәм музыковед Арнольд Наум улы Сохор (Ленинград шәһәре) җитәкчелеге астында «Традиции фольклора в песенном творчестве татарских композиторов» темасына кандидат диссертациясен яклый. Уңышлы яклаудан соң аны консерваториягә укытырга чакыралар. 1976 елның азагына кадәр ике җирдә бер рәттән эшли, соңрак консерваториядә генә эшләп кала. Башта доцент була, 2000 елдан профессор. 1998 елда Мәскәү шәһәрендә "Песенная культура татар Волго-Камья: эволюция жанрово-стилевых норм в контексте национальной истории" темасына уңышлы рәвештә доктор диссертациясен яклый һәм Казан дәүләт консерваториясе тарихында беренче сәнгать белеме докторы буларак таныла.[1]

2004-2006 елларда, 2008 елда Сара Садыйкова җырларын иң яхшы башкару буенча балалар бәйгесе жюри әгъзасы була. 2009 елда «Тере чишмә» халык музыка сәнгате ачык конкурс-фестивале жюри рәисе.

Кияүдә, ике баласы һәм оныклары бар.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан музыка белгечләре арасында Земфира Нурмөхәмәтовнаның алдынгы урыннарның берсен алып тора. Аның татар музыкасы проблемаларына бәйле беренче язмалары Казан консерваториясендә укыганда ук барлыкка килә. Соңрак ул бу өлкәдәге үз эшчәнлеген педагог буларак дәвам итә: 1972 елдан консерваториядә "Рус халык-музыка иҗаты" курсын алып бара башлый. Аның тарафыннан эшләнгән лекцияләр курсы тирән проблематика белән аерылып тора һәм студентларны үзебезнең фольклористиканың заманча методологиясе белән коралландыра.[4]

Шулай ук Сәйдәшевә Земфира студентларның фольклор-этнографик практикасын башлап җибәрә. Беренче тапкыр Татарстан районнарына ел саен үткәрелә торган сәфәрләрне һәм җыелган материалны нот транскрипцияләү буенча дәресләрне оештыра. Татарларның озын җырларын музыка нотациясе методикасын камилләштерү буенча да ул зур эш алып бара. Аның әлеге методик эшләнмәләрнең беренче нәтиҗәләре "Совет музыкасы" (1977, № 5) журналында "Мелодика и нотация" мәкаләсендә басыла.

Әлбәттә, бу сәфәрләрдә ул үзе дә катнаша һәм үз тәэсирләрен, фикерләрен туплап, республика газеталары битләрендә күп кенә мәкаләләр чыгара.[4]

80-елларның икенче яртысында, илдәге кардиналь үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, Казан консерваториясендә татар фольклоры буенча да мөстәкыйль курс кертү мөмкинлеге барлыкка. Курсны төзү йөген олы энтузиазм белән үз өстенә Земфира Нурмөхәмәтовна ала. Соңрак рус һәм татар фольклоры буенча курслар "Музыкаль этнография" дисциплинасы буларак кушылалар.

2007 елда Татарстанның музыка вузлары өчен аның «Татар музыка этнографиясе» дәреслеге дөнья күрә, 2008 елда «Татар музыкасы: тарих һәм заманчалык» исемле мәкаләләре җыентыгы басылып чыга. Икенчесе үз эченә төрле елларда фәнни җыентыкларда, вакытлы матбугатта (рус һәм татар) басылган мәкаләләр, очерклар, рецензияләр, шулай ук республика, Россия һәм халыкара конференцияләрдә чыгышлар текстлары кертә.[4]

Үз казанышлары өчен 1989 елда Земфира Сәйдәшевага Татарстан АССРның сәнгать эшлеклесе һәм 2002 елда Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәре бирелә.[1]

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Редакцион эш:

  • Композиторы Татарстана. – М.: Композитор, 2009. – 256 с.
  • Габдуллина А.Р. Сара Садыкова: певица и композитор. – Набережные Челны, 2009. – 100 с.[3]

Мәкаләләр:

160 тирәсе мәкалә авторы.

  • Бәхет биргән җирем (о А. Ключареве) // Казан утлары, 1968, № 2.
  • Татар халкынын революцион ќырлары // Казан утлары, 1970, № 4.
  • Җырлар остасы: Салих Сайдашевнын тууыны 70 ел // Казан утлары, 1970, № 12.
  • Дастаннарнын көй үрнәкләре // Татар халык иҗаты. Дастаннар. Казан, 1984.
  • Чын татарча милли көй… / Казан утлары, 2006, № 10. С. 155 – 156.
  • Сайдашева З.Н. Татарская этномузыкология. Перспективы развития // ИКОНИ (Искусство, культура, образование, научные исследования). – 2019. – № 2. – С. 68 – 77. һ.б.

Китаплар:

  • Татарская советская песня. Исследование. Казань, 1984. 216 с.
  • Татарские песни Нурлатского района. Предисловие, составление и редактирование нотных транскрипций. Казань, 2001. 90 с.
  • Песенная культура татар Волго-Камья: эволюция жанрово-стилевых норм в контексте национальной истории. Казань, “Матбугат йорты”, 2002. -170 с.
  • Халкым моңнары. Песни моего народа / Предисловие, редактирование, составление. – Казан, 2007. – 168 с.
  • Татарская музыкальная этнография. Казань, 2007. - 223 с.
  • Татарская музыка: история и современность. Сборник статей. – Казань, 2008. – 208 с.
  • Песни родины Яруллиных (музыкальный фольклор Мамадышского района): (100-летию Фарида Яруллина посвящается) / Казанская консерватория; сост. З. Сайдашева. – Казань, 2014. – 144 с. һ.б.[3]

Шулай ук 30 тирәсе доклад авторы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Россия композиторлар берлеге сайты
  3. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  4. Казан дәүләт консерваториясе сайты
  5. Электронный каталог РНБ - Сайдашева Земфира
  6. Песенная культура татар Волго-Камья: Эволюция жанрово-стилевых норм в контексте нац. истории - тема диссертации и автореферата по ВАК РФ 17.00.02, доктор искусствоведения Сайдашева, Земфира Нурмухаметовна
  7. Газета "Звезда Поволжья"// 12.04.2012

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]