Наилә Әлмиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Әлмиева latin yazuında])
Наилә Әлмиева
Туган телдә исем Әлмиева Наилә Юнис кызы
Туган 1955(1955)
Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Казан шәһәре,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре фольклорчы, этномузыколог
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе

Наилә Әлмиева, Әлмиева Наилә Юнис кызы (1955 ел, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Казан) — музыковед, фольклорчы, этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты[1] , Татарстан (1991 елдан) һәм Санкт-Петербург (2008) Композиторлар берлеге әгъзасы.[2] Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наилә Әлмиева

1955 елда ТАССРның Казан шәһәрендә туа. Инде кечкенәдән бирле татар халык музыкасы, дөньяның төрле халыкларының этник музыкасы белән кызыксына. Иҗади гаиләдә үсә. 1970 елда Казан шәһәренең 7нче санлы музыкаль мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны хәзерге вакытта И.В.Әүхәдиев исеме бирелгән Казан музыка укуханәсенә укырга керә. Аны 1974 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Консерваторияне тәмамлагач, 1979 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының фольклор секторы аспирантурасында белем ала башлый. Аны 1984 елда тәмамлый һәм 1986 елны сәнгать белеме докторы И. И. Земцовский җитәкчелеге астында «Песенная культура татар-кряшен: жанровая система и многоголосие» темасына кандидат диссертациясен яклый.[2]

Шул ук 1984 елда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1994 елда Санкт-Петербург шәһәренә күченеп китә һәм Россия сәнгать тарихы институтының (элеккеге Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының бер бүлеге) фольклор секторында шулай ук фәнни хезмәткәр булып эшли башлый.[3]

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елдан алып 1993 елга кадәр Казан дәүләт консерваториясендә һәм Россиядә беренчеләрдән булып Азия, Африка, Америка, Австралия фольклоры һәм традицион музыкасы турында лекцияләр курсын эшли һәм аларны укый..[3]

Санкт-Петербургка күченгәч 2007 елдан алып 2014 елга кадәр Санкт-Петербург Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында (рус халык җырч сәнгате кафедрасы) "Россия халыкларының музыкаль фольклоры" лекцияләре курсын укый.

Әмма төрле халыклар фольклоры буенча үз эшчәнлеген инде консерваториядә укыганда ук башлап җибәрә. Наилә Альмеева 1978 елдан алып хәзерге вакытта кадәр ел саен Урта Идел буе төбәгенә экспедицияләр уздыра. Бу "сәфәрләрнең" максаты - регионда яшәгән төрки һәм финноугор халыкларының традицион җырлавы шартлары турында уникаль этнологик мәгълүматларны аудио- һәм видеофиксацияләү.[4]

Үзенең язмалары һәм тикшеренүләре нигезендә 2007 елда "Керәшен татар җырлары" исемле антологиянең беренче томы басылып чыга. Бу том үз эченә 1992 һәм 1999 елгы язмаларны ала һәм Питрәч төркеме керәшеннәренең традицион җырларын тасвирлый. Икенче том исә 2013 елда Санкт-Петербург шәһәрендә "Дом" нәшрият йортында 470 битлек альбом буларак басыла. Ул 1986-1987 һәм 2007 елгы тикшеренүләргә нигезләнеп чыгарыла һәм үз эченә кайбыч керәшеннәр группасын ала.[4]

1991 елда Наилә Әлмиева Татарстан Республикасының Композиторлар берлегенә кабул ителә, 2008 елдан Санкт-Петербург Композиторлар берлеге әгъзасы булып тора.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплар:

  • Керәшен татар җырлары. Выпуск 1. Питрәч группасы / И.И. Земцовский редакциясе астында. – Санкт-Петербург–Казан, 2007. – 316 с. + 1 CD.
  • Керәшен татар җырлары. Выпуск 2: Мәлки группасы / И.И. Земцовский редакциясе астында. – Санкт-Петербург: Россия сәнгать тарихы институты, 2012. – 472 с. + 1 DVD.
  • Мошков В. А. Идел-Кама көйләре (М. Кондратьев һәм Н. Альмеева редакциясе астында).

Мәкаләләр:

50 тирәсе мәкалә авторы.

  • Жырлап ачыла кунел (С песней расцветает душа) (О гостевом ритуале кряшен) // Казан утлары. 1985, № 9. на татар. яз.
  • «Симха» – ансамбль еврейской музыки в Казани // Традиционные музыкальные инструменты в современной культуре. Материалы Международной конференции. Санкт-Петербург, 1999. С. 98–99.
  • Календарное пение татар-кряшен и его роль в этнокультурологических реконструкциях // Языки, духовная культура и история тюрков: традиции и современность. Труды международной конференции (июнь 1992 года) в 3-х томах. Казань, 1997. Том 2, с.187–190.
  • Татарский фольклор. Традиционное интонирование на фоне смены музыкальных формаций // Механизм передачи фольклорной традиции. Сб. науч. статей. СПб, 2004. С.143–153.
  • Песенная традиция молькеевских кряшен: к вопросу о динамичном татарско-чувашском пограничье в свете этнической истории // PAX SONORIS / Научный журнал. Вып. VII. Астрахань. 2013. 226 с. – С. 165-172: с нот., фотоилл.
  • Альмеева Н. Ю. Проблемы этнической идентичности обрядового мелоса в контактной зоне Волго-Камья (финно-угры и тюрки) // От Конгресса к Конгрессу. Материалы Второго Всероссийского конгресса фольклористов. Сборник докладов. Том 3 – М.: Гос. респ. центр русского фольклора. 2011 С. 215–222. һ.б.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]